16+

"Кая бу чаклы ашыйсың, убыр? Кыяфәтеңне күр әле!"

Хөрмәтле укучым, гап-гади тормышчан бер ситуацияне күз алдына китерик әле. Әйтик, җәйге челләдә шабыр тиргә, тузанга батып бәрәңге төбенә өйгәндә, бик нык сусап, телегез аңкауга ябышып өйгә кергәч, хатыныгыздан чүмеч тутырып сап-салкын су бирүен сорыйсыз.

"Кая бу чаклы ашыйсың, убыр? Кыяфәтеңне күр әле!"

Хөрмәтле укучым, гап-гади тормышчан бер ситуацияне күз алдына китерик әле. Әйтик, җәйге челләдә шабыр тиргә, тузанга батып бәрәңге төбенә өйгәндә, бик нык сусап, телегез аңкауга ябышып өйгә кергәч, хатыныгыздан чүмеч тутырып сап-салкын су бирүен сорыйсыз.

Телевизордан сериал карап диванда яткан хәләлегез, үзен экрандагы маҗаралы вакыйгалар эченнән “тартып алганың” өчен сөмсере коелган рәвештә, теләр-теләмәс кенә аш бүлмәсенә уза, шакылдатып су багын ача, озын саплы чүмечен батырып алган сыман була һәм битараф кыяфәттә буш... савытны сезгә суза. 
Бу очракта үз-үзен хөрмәт иткән ир нишләргә тиеш?

Кызу канлысы, катлы-катлы сүгенеп, мәнсез хатынына акаеп карый һәм буш чүмечне җенләнеп идәнгә томырып, ишекне каты бәреп чыгып китә. Ире ут өертеп бакчада авыр эш эшләгәндә өйдә бот күтәреп яткан, чишмәдән су алып кайтып куймаган, бакта су беткәнлеген күргәч тә, аннан гафу үтенеп, җәлт кенә көянтә-чиләген күтәреп суга чыгып чапмаган, башын юләргә салып, көчле затны күрәләтә мыскыл иткән бичәсенең сыртына чүмеч белән кундырса да гаҗәп түгел.

 Бу урында усал хатыныннан изелеп яшәгән җебек “әни малае” булса, бер сүз дәшмичә, башын аска иеп, буш чиләкләрне шалтырата-шалтырата чишмәгә үзе төшәчәк. Һәр очракта да ирләргә буш чүмеч суздылар. Ни өчен су бирмәделәр? Чөнки бак буш иде. Аны мөлдерәмә итеп тутырып куярга тиешле хатынның ялкаулыгы һәм мәнсезлегеннән бигрәк, гаиләдә бер-беренә карата хөрмәт югалудан, иренә карата хисләре суынудан килеп туган битарафлык аркасында, шундый күңелсез хәл килеп чыгуын чамаладыгызмы? 

Бер түбә астында гомер иткәндә, савыт бушлыгы куркыныч түгел, аны су белән тутыру җиңел. Якын кешеңнең яки үзеңнең күңелең буш булса, нишләрсең? Кайчандыр ялкынланып янган кайнар хисләр учагын кайсыгыз өреп сүндерде? Хыянәт юлына басып, ялкынлы учакка чиләкләп салкын су сиптегезме? Көндәлек тормышта килеп чыккан вак-төяк проблемаларны хәл иткәндә, атлаган саен бер-берегезне гаепләп, кирәксә-кирәкмәсә тәнкыйтьләп, кимсетеп, җөйләнеп килгән иске яраларны чукып канатып, самими, ихлас яшьлектәге җылы хисләрегезне айлар-еллар дәвамында тамчылап сүндердегезме? Ничек кенә булмасын, иңне-иңгә куеп, тозлы тирегезне түгеп, хәләл хезмәтегез белән икәүләп корган, оҗмах почмагыдай уртак йортыгызны мәхшәр оясына әверелдерүгә кайсыгыз күбрәк өлеш кертте? 

Гаеп атта да, тәртәдә дә булмый калмагандыр. Руслар юкка гына: “Муж и жена – одна сатана”, – димидер. Тугыз ай буена токсикоздан интегә-интегә, бары тик яхшыга өметләнеп, уртак җан җимешегезне карынында күтәргән, коточкыч газаплар эчендә кырык кылы өзелеп, нарасыйны дөньяга китергән, төн йокылары күрмичә, чебен тимәс чер иткән нәни балагызның көен көйләгән: еласа – юаткан, чирләсә – дәвалаган, имезгән, астын алыштырган, коендырган хатыныгызның фигурасы бозылуын күргәч: “Кая бу чаклы ашыйсың, убыр? Кыяфәтеңне күр әле! Сыра мичкәсе чаклы юанаерга җыенмыйсыңдыр бит?” – дип борыныгызны җыерган вакытта өзелдеме ул нәфис мәхәббәт җебе?

Бәлки ир заты ул сүзләрен биш минуттан ук оныткандыр. Ул яман киная, газиз баласы, яраткан ире өчен җанын ярып бирергә әзер торган яшь хатынның сизгер күңелен яралады бит. “Ирем мине яратмый башлаган. Башкалар белән чуалмыймы икән?” – дигән шикле корт кереп урнашып, җанын эчтән кимерә башлавы бик мөмкин. Бәлки гаилә корабының төбе, көн буе авыр хезмәт башкарып, җитәкчесе тарафыннан хаксызга кимсетелеп, мораль һәм физик яктан изелгән хәлдә, сөмсере коелып эштән кайтып кергән ирне үз өендә якты чырай белән каршылаучы, кайнар аш салып бирүче, ихластан хәлен сорашучы, җылы сүзләр әйтеп юатучы, назлаучы, аны үз көченә ышандыручы булмаган хәерсез кичтә чатнап ярылгандыр. Әллә арагыздан салкын җил үтүгә, теләсә кая борын тыгып, кирәксә-кирәкмәсә акыл өйрәтергә ашкынып торган туган-тумачагыз, яисә чөкердәшеп көн итүегездән яман көнләшкән, алдыгызда юхаланып елмайган, артыгызда гайбәтегезне саткан дус-ишләрегез сәбәпчеме? 

Кайсы гына ситуацияне күз алдына китереп карсак та, гаиләдә җан җылысы, иминлек, бәхет югалуга китергән сәбәпләр бихисап күп кебек тоела. Ир белән хатын үзара килешеп яши алмаганга күрә, гаиләләр күпләп таркала. Узган елда Татарстанда аерылышучылар санының 54 процентка җиткәнен ишеткәч, тәннәрем чемердәде. Ялгыз калган ирләрнең бер өлеше, хәсрәтен аракы белән юа торгач, эчеп кешелектән чыгар, чарасызлыктан үз-үзенә кул салырмы? Парын югалткан хатыннарның кайберсе наркоманга әверелер, бәхет эзләп, ирдән-иргә йөрерме?

Әллә фахишәлек юлын сайлармы? Араларында хәерчелек сазлыгына батучылары очрар, бомжга әверелеп, урамда катып үлүчеләре булуы ихтимал. “Сыңар алкалар”ның бер өлеше, акылына килеп, гаиләле чакта җибәргән ялгышларын анализлап, үз гаебен таныр, киләчәктә аларны төзәтү өчен, үз пары белән янәдән кушылу әмәлен эзләр. Яңа парын табучылары булыр.

Элеккеге хаталарын кабатламыйча, шәхси амбицияләрен йөгәнләп, бер-берсенә яраклашырга омтылып, бер түбә астында көн итеп маташырлар. Әтиледән – әтисез, әниледән – әнисез, ярым ятим хәлдә тилмереп үсүче балалар мәнфәгате турында кем уйлар? Шул балаларның яралы күңелендә нинди хәсрәтле утлар януың, кимсенүле хисләр кайнавын кем күрер, кемнәр аңлар? Үз атасы, үз анасы ташлап киткән сабыйлар, үсмерләр чит-ят үги әти-әниләргә кирәкме соң?

Бәхет ачкычларыбызны эзләп тапканбыз икән, аны югалтмау өчен, хәлдән килгәннең барысын да эшләсәк, үз тиңнәребезгә карата мәрхәмәтлерәк булсак, бергә үткәргән һәр көннең кадерен белсәк иде. 

Хәмидә Гарипова,
Казан.
Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading