Айсинә йокысыннан уянды да аяк очына гына басып, аш бүлмәсенә чәй куярга чыгып китте. “Кичә кич партнерлары белән очрашу, җитди сөйләшүләр була дигән иде, чыннан да арыган җанкисәккәем”, – дип уйлап куйды ул изрәп йоклаган иренең бит очыннан үбеп.
Шамиле бераз кызмача да кайтты, анысы күңеленә тиде, әлбәттә. Тик ирләргә кайчак ял итү өчен ансыз да булмый инде. Төнлә бәләкәче уянгач та ирен борчымыйм дип, йокы бүлмәсенә керергә базмады. Ул бит гаилә башлыгы, тормышны үз җилкәсендә өстерәүче! Айсинә ике бала белән өйдә шуның тырышлыгы нәтиҗәсендә рәхәтләнеп ята бит. Барып күргәне юк, әлбәттә, әмма ире икешәр эштә эшлим, ди. Ипотека бурычы, балалар белән хатынны тәэмин итеп тору өчен күп кирәк бит...
Айсинә дә кулыннан килгәннең барысын да эшли. Өйләр ялт иткән, ишек төбендә аяк киеменә ияреп кергән ком бөртеге дә табармын димә! Кергән һәркем: “Сез кемне чакыртып җыештыртасыз, телефонын безгә дә бирегез әле”, – диләр өйдәге тәртип-чисталыкка шаккатып. Авыл кызына әллә ни зур булмаган шәһәр фатирын ялт итеп тору берни түгел бит инде. Вакыты булу белән төрле тәм-томнардан букетлар ясап сата. Иш янына куш бит, әнисе әйтмешли.
Айсинә чәй кайнатып, иренә кичә кичке якта кетердәп торган камырлы тәмле өчпочмаклар пешергән иде. Кич ашар хәлдә түгел иде, шуңа иртәнге чәйгә иренә аларны җылытырга булды. Шамиленең телефоны идәндә ятканын күреп, елмаеп куйды. Чыннан да, арыган берәүләр! Шулчак тавышы сүндерелгән телефон экранында бер-бер артлы хәбәрләр пәйда булды. Анда: “Хәерле иртә, җаным! Аждаһаң янына кайтып җитә алдыңмы? Бүләкләр һәм искиткеч кич өчен рәхмәт!” – диелгән иде.
Айсинә телефон экранында ничек кинәт чыккан булса, шулай кинәт юкка чыккан хәбәрләрне укып бетерде дә, күз аллары караңгыланып урындыкка утырды. Менә сиңа партнер! Ул ире уянганчы телефондагы “сөеклем” дип сакланган номерны үзенә күчереп алды да аны уятырга булды.
Кәефе киткән Айсинәне биленнән кочып алып, мәхәббәт сүзләре яудырган ир берни булмагандай ашап-эчте дә: “Кадерлем, соң кайтам, эш бит! Мин күрше Равил төсле кичке бишкә кадәр эшләп күнекмәгән, миңа үсәргә кирәк! Бу фатирдан котылып, йорт, шәбрәк машина аласым бар. Син патшабикәләр төсле яшиячәксең!” – дип чыгып китте. Үз тормышы белән яшәргә өйрәнеп килгән ир хәтта хатынының кәефе киткәнен дә сизмәде.
Айсинә ваннага кереп, үксеп-үксеп елады да, битләрен юып чыкканнан соң телефонын алып теге – ире телефонында "сөеклем" дип сакланган номерга шалтыратмакчы булды. Җыюын җыйды, кинәт кечкенә Сәмире кычкырып елап җибәргәч, телефонын атып, йокы бүлмәсенә йөгерде. Ә ул уянып караватыннан егылып төшә язган бит. Улының асларын алыштырып, имезеп алганнан соң, аш бүлмәсендә бертуктамый шалтыраган телефонын чыгып алырга булды. Ә анда иренең “сөеклесе” шалтырата! Айсинәнең аяк астыннан җир убылгандай булды. Алырга да, алмаска да белмәде. Ә тегенең туктарга исәбе юк иде. Кабат-кабат шалтырата. Ул тынычлану өчен стаканга салып берничә йотым җылы су эчте дә берни булмагандай коры гына тавыш белән телефонга: “Әйе”, – диде. Трубканың икенче башында:
– О-оо, баҗайка, сине ишетүемә шундый шатмын! Мин Алсу булам. Ә син кем әле, ялгышмасам, Айси или Асияме? – дип, шаркылдап көлгән хатын-кыз тавышы ишетелде.
Айсинә көчкә үзен кулда тотып:
– Минем юләрләр белән аралашып торырга вакытым юк. Сүзегез булса әйтегез дә, булмаса, хушыгыз, – диде.
Сөяркә көлүдән җитдилеккә күчеп:
– О җаным, гафу, сезне слишком тәрбияле дигәннәр иде шул. Тотынып утырыгыз, сезгә яңалыгым бар: мин – ирегезнең сөяркәсе! Так что бездә мәхәббәт, ул – минеке һәм балаларың белән генә тотып калам димә, барып чыкмас! – диде дә, нидер чөмереп куйды. Мескен “баҗайка”сының еламсырау катыш ялваруларын тыңларга ул әзер икәнлеген сиздереп, тамак кырып куйды. Ә Айсинәгә ул вакытта андый тынычлык кайдан килгәндер, үзе дә аңламады. Исе китмәгәндәй генә:
– Нигә белмәскә? Беләм. Шуннан ни? Син беренчесе һәм соңгысы түгел. Хәзер сөяркәсез кеше бар дип белдеңме әллә соң? Минеке дә бар. Бу мизгелне күптән көткән идем, кайчан чыгып китәр дип. Кызганып кына яшәдем. Машина, фатир, бизнес, бакча – барысы да минем исемдә бит. Кырык ягына чыккан ыштансыз ир белән яшәргә риза булсаң, ал! Ә аннары сакланмыйча йоклама инде яме ирем белән, гепатит бит анда, – дигәч, теге хатынның бөтенләй рәте киткәндәй булды.
– Ничек инде? Ул миңа әйтмәде бит? Как он посмел, ыштансыз хәерче! Ул нинди чир соң? Куркынычмы? Үлем белән янамыймы? – дип сорау өстенә сорау яудырды сөяркә.
– “Е” дигәне, иң куркынычы. Канда да ярты елсыз күренми. Ярты елда кеше бөтенләй бетәргә мөмкин. Башка вакытта кеше иренә ябышканда медсправка сорагыз, бәлки озаграк яшәрсез, – диде Айсинә.
– Уф шушы кадәрле дуракка калганым юк иде, кәбахәт! – диде дә элемтәне өзде сөяркә.
Айсинә көчкә тынычланып, Сәитен бакчага илтеп кайтты. Кечкенәсе көне буе көйсезләнеп интектерде. Авыр иде аңа. Әлеге хәлләр аңа кинодагы кебек тоелды. Экран сүнәр дә, ә бу чынбарлык түгел иде дярләр сыман...
Күрше Равил белән бер вакытта кайтырга күнекмәгән ире, ул көнне эшеннән иртәрәк китеп, улын бакчадан алып кайтты. Шамиленең бер кулында улына алган машина тартмасы, икенчесендә бер кочак Айсинә ярата тарган ак лаләләр иде.
Үкенгәне чыраена чыккан ир башын иеп:
– Теләсә ничек кимсет, кычкыр, яңакла... Кичерә алсаң, кичер, – дип, ялварып каршына тезләнде.
Моңа кадәр беркемгә дә кул күтәргәне булмаган Айсинә иренең битенә чалтыратты да хәлсезләнеп урындыкка барыпутырды.
– Яшәп карыйк. Ләкин сиңа авыр булыр... Калганын күз күрер. Миңа башка беркайчанда ак ләлаләр бүләк итмә, яме, – диде. Аның элеккеге нәфис тавышының эзе дә калмаган иде...
Гөлзиннәт.
Комментарийлар
0
0
Бик ошады. Чын тормыштан алынган хэл. Бэлки башкаларга сабак булыр. Уйланырлык нигез бар.
0
0
1
0
😰😰😰
0
0