16+

«Бала хакына барысына да күз йомып кияүгә чыктым»

Әнисе йөрәк өянәгеннән вафат булган 7 яшьлек Алсу беркемне дә үзенә якын китерми.

«Бала хакына барысына да күз йомып кияүгә чыктым»

Әнисе йөрәк өянәгеннән вафат булган 7 яшьлек Алсу беркемне дә үзенә якын китерми.

Әтисе Фоатны өйләндерергә теләп, туган-тумача, дус-иш әллә кемнәр белән таныштырып карыйлар, берсен дә үз итми сабый. Фоатның да карары катгый - Алсу якын итмәгән хатынга өйләнмим!

Студент вакыт. Шәмәрдәннән электричкага утырып Казанга юл алдык. Урыным бер абый белән бергә туры килде. “Сеңлем, син кайсы уку йортының икенче курсында укыйсың?”, - дип сорамасынмы... Аптырадым, абый, сез мине каян беләсез, дим. “Мин Ветеринария институты доценты Фоат абыең Әкбәров булам. Студентларның йөзенә, аларның үз-үзләрен тотышларына карап ничәнче курста укыганнарын беләм”, - диде шул чакта. 30 елдан соң кабат күрешергә туры килде. Бу хакта үзенә әйткән идем, безнең очрашуны бөтенләй хәтерләми булып чыкты.  

- Фоат абыеңның студентларны үтәли күрә торган сәләте бар иде, - дип сүзгә кушылды гомер иткән хатыны Гөлнур апа. – Хәзер генә бөтенесен онытты, хәтере элеккеге кебек түгел. 

- Фоат абый, бүген иртән нәрсә ашадыгыз, дип сорасагыз, анысына да тиз генә җавап бирә алмыйм инде, - дип көлә Фоат абый үзе. 
Юк, онытмаган, элеккеге шәп хәтере булмаса да, ул бүген дә үзенең студентларын яхшы хәтерли, хәтта холыкларына кадәр исендә. Баксаң, ул аларның йөзенә карап кына түгел, язуларыннан да холыкларын белгән. Авыр холыклы студентларның эшләренә бәя куя алмый интеккән. Берсендә шулай, лекциядән соң бер студентны аның янына килә. “Фоат Галиҗанович, минем эшне карадыгызмы, бишле кирәк иде”, - ди. “Соловьева фамилияле керәшен кызы иде. Сеңлем, холкың бик начар, әллә ничә тапкыр эшеңне тикшерергә утырдым, юк, укый алмыйм. Бу холкыңа бишле түгел, кечкенә генә өчле дә куярлык түгел”, - дигән. Әлеге сөйләшүне ишетеп, башка студентларның да үзләре турында беләселәре килә. Лекция дәфтәрләрендәге язуларына карап, сораган берсенә әйтә. “Исләре китте. Каян беләсез нәкъ шулай, дип аптырадылар”, - дип искә ала ул чорларны галим. 

Студентларын беркайчан да кыен хәлдә калдырмаган Фоат абый. Профсоюз җитәкчесе буларак, авыр тормышта булганнарына финанс яктан ярдәм оештырган, укуга сүлпән караган студентларны “колакларыннан борып” кире парта арасына керткән. 2010 елда мөгалимлек эшен калдырып лаеклы ялга киткән остазларын элеккеге студентлары әле дә онытмый, шалтыратып хәлләрен белеп торалар, бәйрәмнәргә пакет тутырып күчтәнәчен алып киләләр. 

Гомерен ветеринария фәннәренә багышлаган Фоат аганың балачакта бик тә табиб буласы килә. Армия хезмәтеннән кайткач, имтиханнарга кадәр вакыт бар әле дип заводка эшкә урнаша. Янгын чыгып бер иптәше вафат була, башкалар көчле агулану ала. Аларны җылы якка шифаханәгә дәваланырга җибәрәләр. Табиблар организмындагы үзгәрешләрнең гаять четерекле булуын, саф һавада яшәргә, бары тик экологик чиста ризык ашарга гына кирәген әйтә. Күңелдәге өмет уты сүнә. 386 номерлы белешмә белән беркем дә аны медицина өлкәсенә алмаячак. Әмма ярдәм итү теләге сүнми, мал табибы булырга карар кыла. 

- Минем язмышка язылган булган инде ул, - ди хәзер үзе. – Күршебез Асия апа авылга кайткан саен әйтте, синең мал табибы буласың кечкенәдән билгеле инде дия иде.

Сугыштан соңгы авыр еллар. Кышның соңгы көннәренең берсендә күпер төбендә малайлар белән уйнап йөргән чаклары. Күрше Асия апаның Яниль базарыннан каз алып кайтышы. Нәкъ күпер төбенә җиткәч каз кычкырып җибәрә. Уйнап йөргән Фоат: “Асия апа, ата каз бит бу”, - ди. “Булмаганны сөйләмә”, - ди гомер иткән Асия. Ана каз дигәне чыннан да ата каз булып чыга. 

Абзарларындагы сыерның да кайчан бозаулыйсын бала чагыннан ук белгән. Баштарак өйдәгеләр ышанмый. Соңрак Фоатның төгәл әйтүенә алар да аптырый. “Ничек белгәнмендер, сыерны савып, угызына карап төгәл көнен әйтә идем”, - ди. Еллар уза. Фоат ветеринария буенча зур дәрәҗәләргә, мактаулы исемнәргә ирешә. 67 фәнни хезмәт яза. Туберкулездан авырган әтисенә ярдәм итәсе килгән егет, ветеринария өлкәсенә кереп киткәч, нәкъ менә терлекләрдә әлеге авыру хакында өйрәнә. 

80 яшенә җитсә дә 12 сутый бакчасын да гөлт итеп тота әле ул. Бу бакча туганнарының да кадерле урынына әверелгән. Туган авылындагы үзе үскән иске йортны сүтәргә булгач, Фоат ага алып китәргә карар кыла. Бөтенесе аптырый. Нинди зур дәрәҗәгә ирешкән Фоат абыйга иске йорт нигә кирәк? Кирәклеген алар соңрак аңлый. Нәселнең иң өлкән кешесе буларак музей-йорт ясый. Бакчага килгән туганнары бүген иң элек шушы йортка керә, һәр почмагына безнең балачак сеңгән дип балачакларын, яшьлекләрен искә алалар. Бу йорт Әкбәровлар өчен нәсел ядкаре. Ә Фоат абый өчен иң кадерле урын ул туган авылы. 

- Аның кебек туган авылын ярата торган кешеләр сирәк, - ди сеңлесе Гөлнур Мифтахова. – Гомере буе Сәрдегәнем дип яшәде. Берсендә телефоннан сөйләшәбез, әтәч кычкырып җибәрде. Эх, сеңлем, авылның әтәче дә матур итеп кычкыра, шул тавышларга кадәр сагынам бит мин, дип куйды. Кайткан саен су буйларын йөреп килә. Зәрә таулары, Даулы урманнары йөрәгенә бик якын. Аның белемгә омтылуы кечкенәдән канына сеңгән иде. Урта белем алу өчен иртән иртүк торып Балтачка җәяүләп чыгып китте. Шимбә җитсә, Фоат кайтканда буран чыкмаса, кар, яңгыр яумаса гына ярар иде дип әбинең өзгәләнүе истә калган. Тырышты, дәрәҗәләргә иреште, әмма гадилеген, кешелек сыйфатларын югалтмады.     

Шәһәрдә торса да, авыл тормышы аның канында, җанында. Туган-тумачага, өч кызына, үзләренә җитәрлек итеп әле дә балкон тутырып рассадалар үстерә. Инде быел да орлыкларны барлап куйган. Кызлары сәламәтлегең юк дип аны бу шөгыленнән биздерергә тырышса да, гомер иткән хатыны Гөлнур апа аңа тулы ирек биргән. Әтиегез гомер буе эшләде, аңа шөгыль кирәк, булганны кешегә бирүнең авырлыгы юк, үстерсен, каршы килмәгез, ди. 
Алар 44 ел инде бергә. Ә кайчандыр Гөлнур апа Фоат абыйга кияүгә чыгуын үзе дә белми дә кала. 

- Берсендә әтинең дусты Гарифҗан абый шалтырата. Сеңлем, син кая, күрәсе бар иде, ди. Гарифҗан абый, бакчага барырга җыенган идем, дим. Бакчага бардым, артымнан ук килеп тә җитте. Сеңлем, сине алырга килдек, Фоатның фатирына барырга кирәк, - ди. Күршедәге бакчага иптәш кызым да килгән иде. Йөгереп аңа кердем, әйдә, миңа иптәшкә барып кайт әле, дим. Юк, мин эш киеменнән, ди бу. Ул чакта барыбыз да эш киеменнән йөри идек, хәзерге кебек матур итеп киенү юк. Әнисе икебезне бергә мәҗбүриләп диярлек чыгарып җибәрде. Ул вакытта Фоат Мавлютов урамында яши иде. Фатирларына килеп кердек. Кечкенә генә кыз чыкты да яныма килеп утырды. Августның соңгы көне бу, икенче көнне Алсу беренче класска барырга тиеш. Фоат Алсуның формасына яка тегәсем бар, ди. Шунда әйтәсе бит, үзебез тегеп бирәбез, дип, юк, әйтә белмәдек. Шул көнне яка тагып бирмәвем гомерем буена күңелемдә калды. Без киткәч Фоат формага яка теккән. Төн буе бантик бәйләргә өйрәнгән, - дип искә ала ул бүген. 

Урамга чыгалар, иптәш кызы Таня: “Алсу минем яныма килеп тә карамады, синең яннан китмәде дә”, - ди. Ул вакытта Гөлнурның йөргән егете бар, ноябрь аенда кияүгә чыгарга җыенып йөргән мәле. Озак та узмый, Фоат шалтырата, мине командировкага җибәрәләр, Алсу белән кала алмыйсыңмы, ди. Кала. Алсу белән бер атналап торгач, үзенең аның әнисе була алуын аңлый.

 - Мин 27 яшемдә әнисез калдым. Әниемә нибары 48 яшь иде. Әти икенчегә өйләнде. Шул яшемдә дә әни җылысына мохтаҗ идем. Алсуны чит кеше үз баласы кебек якын итә алмас кебек тоелды. Фоатка кияүгә чыгарга булдым, ризалыгымны бирдем. Бу хәлләрне ишетеп, Гарифҗан абый хатыны Мәдинә апа: “Сеңлем, син кемгә чыгасыңны аңлыйсыңмы?”- ди. Гарифҗан абыйның энесенә, дим. “Син аның кем икәнен беләсеңме?”, ди. Әтинең дусты, дим. “Алар бит дус кына түгел, туганнар”, - ди. Безнең инде гариза бирелгән, туйга кешеләр чакырылган. Аптырап калдым. Гарифҗан абый, нишләвең бу, ник мине туганга кияүгә бирәсең, дим. “Элек туганнарны читкә җибәрмәгәннәр әле, якын туганнар түгел сез”, - ди. Юкса мин 30 яшькә җитеп бара торган кыз идем, моны гына үзем дә белергә тиеш. Аллаһы Тәгалә күземне томалагандыр. Бала хакына барысына да күз йомып кияүгә чыктым. 44 ел бергә торабыз, ник бу кеше белән чәчемне бәйләдем икән ди бер тапкыр да үкенгәнем булмады”, - ди. 

Гөлнур апа Казан шәһәрендә хастаханәләр буенча санитария табибы булып эшли. Икесе дә җаваплы эштә. Гаиләдә бер-бер артлы өч кыз үсә. Алсу, Әлфия, Фәридә. “Мин аларның берсен дә аермыйм, алар минем өчен барысы да үземнекеләр”, ди Гөлнур апа. Тик гомер барышында Фоат абыйның яшерен сере барлыкка килә. Эчтән генә малайлы булу теләге белән яна. Әмма Аллаһы Тәгалә аларга бу бәхетне оныклар аша җибәрә. Өч кызы җиде малай онык бүләк итә, бер генә кыз оныклары бар. Онык кына түгел, оныкчыклар сөяргә дә насыйп булган. Анысы да малай. Бүген балаларының уңышларына сөенеп, бәхетле картлык кичереп, оныклары, кызлары турында горурлану хисе белән яшәп ятышлары. Картлык көндә моннан да зур бәхет була алмыйдыр ул. 


 

Язмага реакция белдерегез

56

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Шундый безнең томышыбызны ямьни торган, тормышыбызнын мэгьнэсен курсэтэ торган кешелэр куберэк булсын иде. Сокланырлык кеше икэн Фоат абый

    • аватар Без имени

      0

      0

      Фоат абый белэн Голнур апа мина бик якын кешелэр Гомер буе матур яшилэр. Бик тэрбияле гаилэ.Рэхмэт язучыга, дорес, хак итеп язган)

      • аватар Без имени

        0

        0

        Это наши любимые абыйчик и апаемчик! Мы всегда равняемся на них!!!Живите долго и счастливо примером семейной жизни!!!

        Мөһим

        loading