16+

“Баласын куенына салып җирләдек”

Яман хәл сагалаганын әнисенең йөрәге сизенә, кызына ни кадәр үгет-нәсихәт бирсә дә, гел кире сүз ишетә.

“Баласын куенына салып җирләдек”

Яман хәл сагалаганын әнисенең йөрәге сизенә, кызына ни кадәр үгет-нәсихәт бирсә дә, гел кире сүз ишетә.

Ә көткән һәвеф килә. 2 000 чакрым юл үтәргә чыккан яшьләр, диңгезгә барып та җитмәстән коточкыч фаҗигага юлыга. Лена белән ире Алмаз да, кызы Адилә дә, гаилә дуслары Дмитрий да җан бирә... 

“Бер төенләнә, бер сүтелә...”
Римма ханым белән Зиннур абый Мурзиннар Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында гына түгел, җөмһүриятебез күләмендә данлыклы укытучылар, көчле физик, математиклар. Зиннур абый 4 ел элек дөнья куйган. Ә Римма ханым, 73 яшенә кадәр ике авыл мәктәбендә эшләп йөрде әле, хезмәт камытын салганына да бер еллап кына. Укытучылык стажы 50 елдан артык. Тагын да гаҗәпләндергәне – сигезенче дистәсен вакларга керешсә дә Римма ханым алагаем зур джип машинасын үзе йөртә әле. Шунысын да әйтим, Түбән Тәкәнеш авылында иң матур бакча да Римма апаныкы. 4 теплица куйдырган, помидорның нинди генә сортлары юк! Ул чәчәкләр! Барысын да рәтен белеп утырта, хәсиятләп карый. Дөрес, олы кызы Гөлнара атна саен кайтып әнисенә булыша. Чын авыл кызы булмаса, Римма апа җир эшен болай ук сыртыннан селки алмас иде дә...

–    Чын-чын шәһәр кызы мин! 9 яшемә кадәр Перьм өлкәсенең Кизель шәһәрендә яшәдек тә, шахта шартлап, әти имгәнгәч, Свердловск шәһәренә күчендек. Җир астындагы шахтачыларны айга якын эзләделәр, безнең әти 24 нче көнне генә табылды. Бер тамчы сусыз, ризыксыз... Эшчеләрнең күбесе үлгән иде. Бер исерек метан газын чыгармаган. Әтине айдан артык хастаханәдә ятты. Алар икесе дә Апас ягыннан. Әни Карабай авылыныкы, анда әле дә туганнарыбыз яши, кайтып йөрим. Әти Дәвешнеке. Апас районы күңелемә бик якын. Әнием Мөсфирә 8 ел элек вафат булды, – ди Римма ханым.

Ә бит шәһәр кызы димәссең дә! Бөтен эшнең дә рәтен белә: кирәксә утын яра, хәтта бура бурый, рәссам-бизәүче дә – рәсемнәрне оста ясый, теләсә кайсы киемне үзе кисеп тегә. 

–    Мәктәптән соң минем укыйсым килмәде. Әни 60 тәңкә хезмәт хакы ала иде, шул акчага өчебезне үстерде. Казанга килеп башта бер ел компрессорлар заводында, аннары “Спартак” фабрикасында эшләдем. Әнинең йөрәге түзмәгәндер инде, Казанга килеп тә үгетләде. “Кызым, тыңла сүземне, кер укырга”, – дигәч, белешмәлеремне уку йортына илттем. Имтиханнарны әзерләнмичә дә бишлегә бирдем! Әле беренче елларны да эшли-эшли укыдым. Зиннур белән бер төркемдә идек. Өченче курста укыганда өйләнештек. Диплом алгач, авылга эшкә кайттык. Дөрес, башта ике ел күрше авылда эшләдек. Төп нигезгә дә еш кайтып йөри алмыйбыз, кул сузымы ара югыйсә, машинабыз да юк, юллар да бик начар иде бит ул елларда. Кайнатам: “Читтә чиләнмәгез, үз яныбызга кайтыгыз! Үзем сөйләшәм, икегезгә дә авыл мәктәбендә эш булыр!” – дигәч, кайттык төянеп! Малыбыз – бер чемодан китаплар! – ди әңгәмәдәшем.

Ә авыл җирендә тормыш иткән кешегә кара эшне дә батырып эшлисе. Килен кешенең уңган-булганлыгы да менә шунда күренә инде. 

–    Хәят кайнанам эшкә бик уңган иде. “Әй, шушы чибәрлекләрең булмаса.. Зиннурга эшчән кызлар да бетмәгән иде”, – дип берничә тапкыр әйтте, аны да мин ишетер-ишетмәс кенә итеп. Бер тәртибен күрсәткәч, бөтен эшкә дә өйрәнәсең. Өйдә ул мине бервакытта да мактамады. Ә авыл йөзенә чыкса урам буйлап мактап барыр иде мәрхүмә. Габдрахман кайнатам бик акыллы кеше иде, мин аны әнкәйгә караганда да ныграк яраттым. Ул үзе дә: “Кодагый, Римма белән берәр хәл булса мин бер көн дә тормам, үләм”, – дия иде. Балаларымны да алар үстереште. Әнкәй олыгайгач аягын сындырды. Үзем тәрбияләдем. Берсендә мунчага күтәреп бардым да, урындыкка утыртып, әйбәтләп юдым. Сизәм бит, исе китеп карап тора. “Әнкәй, син мине яратмыйсың инде”, – дим моңа. “Юк, Римма, рәхмәт балакаем. Болай итеп мине үз әнием дә юмады. Син мине соңгы юлга да үзең юып озатырсың”, – диде. Әнкәйнең бу сүзләрен мин мактау дип тә, рәхмәте, соңгы васыяте, олы рәхмәте итеп тә кабул иттем. 91 яшенә кадәр яшәде ул. Васыятен үтәдем, үз кулларым белән юып кәфенләдем, ул әйткәнчә озаттым. Кайнатам 71 яшендә китеп барды. Ул исән чагында үк без Свердловск шәһәренә китәргә җыенган идек әле. Минем фатирым да бар, эш тә таптык. Ике көннән кузгалабыз дигәндә кайнатай үлеп китте. “Мин кем белән калам?” – дип әни безне җибәрмәде, кире сүтелдек. Менә бит ул язмышлар, бер төенләнә, бер сүтелә, дигәндәй, –  ди Римма ханым. 

Елга суы кебек...
Гөлнара, Лена, Марат. Кирәк бит, чын татар гаиләсе ике баласына татар исеме куша, ә берсен руслаштыра! 
–    Минем үз исемем дә Римма түгел. Таныклыгымда Рәшидә дип язылган. Элек бит балалар бакчасына килгәч, тәрбиячеләр исемнәрне үзләренә җайлырак итеп әйтергә тырышканнар. Рәшидә урынына Римма дигәннәр дә шул исем ябышып калган. Әти белән әни ник каршы килмәгәндер? Өйгә дә ияреп кайтан, туганнар арасына да үтеп кергән – гомер буе Римма, диләр үземә, – ди ул. – Бәби тапкач, авыл җирлеге идарәсендә китап бирделәр. “Ике телдә дә матур яңгырасын, әйткәндә бозылмасын”, – дип эзли торгач, Лена исеменә күзем төште. Кайнатам: “Елга исеме”, – дигән иде, хаклы булып чыкты, кызым сулар булып, акты да китте. Бик акыллы иде балакаем, әйбәт билгеләргә генә укыды, мәктәпне медальгә, сәүдә институтын кызыл дипломга тәмамлады. Яратам дип, авыл егетенә кияү чыкты – уңмады. Кызым үзе килеп зарланмаса да, төне буе сугышып чыкканнарын кешедән ишетә идек. Гөлнара кызымның ире – Исмәгыйл кияү дә: “Ник кадерсезләнеп, кыйналып яши соң Лена? Әйтегез инде, кайтсын, ир бетмәгән бит”, – ди иде. Сабырлыгы җиткәнчә түзде дә, аерылып кайтты. Адилә берничә айлык кына иде,  үзебез карадык. Лена чарасызлыктан Казанга эшкә чыгып китте. Алмаз исемле өйләнмәгән егет белән танышты. Алмаз Адиләне бик якын итте, яратты. Ленаның кулын сорарга да берничә тапкыр кайтты. “Алмаз, балалы хатын алма. Синең кебек егеткә кызлар беткәнмени?” – дип тә әйтеп карадым. “Ленаны яратам, аңа гына өйләнәм”, – диде. Матур итеп никах туе үткәрдек. Бик әйбәт яшәп киткәннәр иде дә... Яшьләргә дип җиткергән ике катлы, зур гына йортлары моңсуланып калды, кодагый белән күрешкән саен елашабыз. Аңа да кыен, миңа да.

Матур башланган тормышларына нокта куярга бер ялгышу җитә. Ләкин алар тарафыннан да кылынмый ул ялгышлык, читләр атлап керә алар сукмагына... 

–    Яңа тугызынчы модель жигули машинасы белән дүртәү диңгезгә киттеләр. Безнекеләргә кияүнең Дима исемле дусты да кушылган. Алар икесе дә прокуратурада өлкән тикшерүчеләр булып эшлиләр иде, Диманың әтисе дә 30 ел милициядә эшләгән подполковник. Воронеж өлкәсенә барып кергәч, ягулык салу ноктасына туктаганнар. Шуннан әкерен генә чыгып килгәндә, каршы як юлдан килүче зур гына джип машинасы өсләренә менгән. Йөртүчесенең таныклыгы да булмаган хәтта, машинаның төп хуҗасы артка утырган, икесе дә дөм исерекләр, диде. Алмаз рульдә булган, Лена аның артына утырган – икесенең дә сынмаган җирләре калмаган. Ленаның бөтен сөякләре төртелеп, чыгып тора иде.  Алмаз белән икесен дә машинаны турап алганнар. Кичке сәгать биштә булган хәл, Ростовка барып җитәргә 4 сәгатьлек юл калган, диделәр. Күрәсең, оныгым башын әнисенең алдына куеп йоклап баргандыр, гәүдәсе төзек тә, башы кысылып, изелеп беткән иде. Балакаемның күзләре атылып чыккан. Дима машинадан ук чыгып очкан. Ул исән булган әле. Әгәр дә “Ашыгыч ярдәм” машинасын соңга калып чакыртмасалар,  бәлки исән дә калыр иде. Дима бит юл эшен белеп булмый, дип, эшендәге пистолетын да алган, үзе дә формадан утырып барган. Фаҗига урынына беренче булып килеп җиткән экипажлар алтыннарын, акчаларын “чистарткан”нар, берсен дә безнең кулга кайтармадылар, сорагач та күрмәдек, юк иде диделәр. Диманы бик соңлап хастаханәгә китереп җиткергәннәр. Операция өстәлендә аңга килгән ул. Беренче сүзе итеп пистолеты турында сораган да әтисенә хәбәр бирергә кушкан. Шәфкать туташы шалтыратып әйткән. Ахырдан аңа да бик нык эләккән, диделәр. Дима табиблар кулында өзелгән, коткара алмаганнар. “Римма, безнең балалар юл фаҗигасенә очрап үлгәннәр. Берсе дә исән түгел, танырсыңмы әле...” – дип Диманың әтисе хәбәр бирде. Мәетләрне алып кайтып җиткергәннәрен өч көн көттек. Көтүләрнең авырлыгы... – ди Римма ханым.

 Алмаз белән Диманы – Казанга, ә Лена белән Адиләне Түбән Тәкәнеш зиратына җирлиләр. Бала белән әнисе – бер кабердә. 

–    Икесе бер кабердә – Адиләне әнисе куенына салып җирләдек. Ник алай эшләдекме? Адилә минем янда калгач, әнисен бик сагына иде, балакаем. Әнисе кич җитеп, эштән кайтып керүгә шалтыратам бит, хәлләрен сорашканда Адиләнең күзләреннән мөлдер-мөлдер яшь ага иде. “Кызым, бала каручы тап, зинһар. Акчасын үзем түлим, Адилә бик сагына”, – дигәч, алып китте. Бер ел әнисе янында яшәп калды ул бала. 15 июль көнне аңа 5 яшь тулган иде.  Иң әрнеткәне –җөмһүриятебез башлыгына кадәр барып җитсәк тә, гаепле кеше иректә калды. Исемен күңелем белән кара ташка язып куйдым, кайчан да бер әрнүләрем үзенә атап төшәр... Мәскәүдә абзаң утырмаса, гаделлек юк икән җирдә. Сагышларымны йотып яшим, бик авыр. 21 ел рәттән Коръән ашы үткәрдек. Ел саен аш вакытында ике күбәләк барлыкка килә. Кайлардан очып кайтып керә алар?!. Аш беткәч тә күздән дә югалалар, – ди Римма ханым.

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

23

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading