16+

Бар гомеремне завод белән бәйле булыр дип кем уйлаган?

Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз диләр. Ә хатын-кызга? Ирләрдән бер дә калышмаучы гүзәл затларыбыз бихисап.

Бар гомеремне завод белән бәйле булыр дип кем уйлаган?

Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз диләр. Ә хатын-кызга? Ирләрдән бер дә калышмаучы гүзәл затларыбыз бихисап.

Шундый кешеләрнең берсе белән “Ел хатын-кызы” бәйгесендә очраклы гына таныштык. Бу язмада үзенчәлекле һөнәр иясе, үзгәртеп булмаслык оптимист, ике бала әнисе һәм өч онык әбисе турында сүз кузгатырбыз.  

Миләүшә Котдусова 41 ел Казан мотор төзү берләшмәсендә хезмәт куя. Ул – 6 нчы разрядлы слесарь. Тумышы белән Миләүшә ханым Арча районы Шура авылыннан. Укуны тәмамлап, әңгәмәдәшебез мәктәп бусагасын заводныкына алыштырып куя. 

– Элек тә авылда бөтен кешегә  җитәрлек эш юк иде. Әнинең энесе үзе эшләгән заводка эшкә урнашырга тәкъдим итте. Заводның да, шәһәрнең дә нәрсә икәнен белми идем әле. Бар гомеремне завод белән бәйле булыр дип кем уйлаган? Завод коллективы яшь иде, минем кебек үк кызлар, егетләр булгач, бар күңелем белән бирелеп эшләргә керештем. Беренче хезмәт хакын алгач, уку турында, гомумән, онытылды, – дип сүз башлады Миләүшә ханым.

Заводка килгәч, ул 5 ел шкуркада (детальне кисеп станокта шлифовкалау), 23 ел токарный станокта эшләгән. Бу еллары Миләүшә ханым өчен аеруча кадерле, ул үткәнне сагынып искә ала: “Токарный станокта эшләвем бер мизгел кебек, күз ачып йомганчы үтеп китте. Яшь булганга гомер агышын сизмәгәнменме икән? 12 кыз бер сменада эшли идек. Шундый күңелле вакытлар булды. Җырлый-җырлый, аралашып, рәхәтләнеп эшләдек. Эштән кайткач, бернинди арыганлык та сизелмәде”, – ди ул.

“Беренче вакытта кулларым канап бетә иде”
Миләүшә Котдусованың эш көне иртәнге 7 дә башлана. Бу вакыттан бер генә минутка да соңга калырга ярамый икән, чөнки заводта тәртипне өстен күрәләр. 8 сәгать дәвамында һәркөнне завод эшчеләре бер үк эш белән мәшгуль. Бу -   искиткеч сабыр, түзем кешеләр.
– Заводта һәркемнең үз эше бар. Шул ук двигательне башыннан ахырына кадәр бер генә кеше җыеп чыга алмый. Бу – зур команданың уртак хезмәте. Заводта эшләүчеләр бик сабыр кешеләр, чөнки бу һәркемнең дә кулыннан килми. Көне буе бармак башы кебек кечкенә металл кисәкләрен ышкыйм. Аны үлчәп кирәкле формага китерәм. Металл кисәгеннән 0,6 микрон (1 миллиметр 1 мең микронга тигез) гына ышкып алырга мөмкин. Артык та, ким дә булырга тиеш түгел, чөнки һәр детальнең билгеле формасы, стандарты бар. Без башкарган эшебезне кат-кат махсус җиһазлар ярдәмендә тикшерәбез. Башта миңа да кыен булды. Эштәге кыскартулар сәбәпле күп кенә мастерлар китеп барды. Өйрәтергә дә кеше калмаган иде хәтта. Җитәкчелек махсус мастер чакыртып киттерде. Беренче вакытта кулларым канап бетә иде. Хәзер инде эшне чикләвек шикелле генә ватам. Бу эшне башкарыр өчен тимерне тоярга кирәк, - ди Миләүшә ханым. 

Моңа өстәп, Миләүшә ханымның көн дәвамында борынын керосин, бензин, кислота, спирт исләре “кытыклап” торганын да онытмыйк. “Анысына да күнегәсең”, – дип сер бирми ул.

– Миләүшә ханым, яшьләр заводка киләме?
– Бер вакыт яшьләр бөтенләй күренми башлаган иде. Хәзер, Аллаһка шөкер яшьләр заводка киләләр. Безгә алмашка кеше кирәк бит. Яшьләрне эш рәтенә өйрәтеп калдырабыз. Үземнең беренче мастерым – Гөлсинә апа искә төшә. Аңа бик рәхмәтлемен. Завод – үзе бер тормыш. Монда без бер зур гаилә кебек бергә кайнашабыз. Мин бер җирдән икенче җиргә күчеп йөри торган кеше түгел. Кайда да бер төрле акча бирәләр, алтын белән дә, көмеш белән дә түләмиләр. Эшләп алганыбызга канәгать булып яшибез, - ди ул.

Яшьләр заводка килсә дә, завод өлкән буынсыз да яши алмый икән. Яшьләргә үрнәк булырдай аксакаллар кирәк. Миләүшә ханым күпләр өчен остаз да икән. Бүген дә ике егеткә эш серләренә төшенергә ярдәм иткән. Шунысы кызык: ике укучысының да исеме – Илназ. “Бик әйбәт егетләрем. Барысын да җиренә җиткереп эшлиләр. “Миләүшә апа”, – дип кенә торалар”, - ди әңгәмәдәшебез.

Миләүшә ханым сүзләренчә, 70тә, 65тә булганнар да заводтан китәргә теләмиләр әле. Ата-ана һаман баласын кайгырта, ничек булса да, ярдәм кулын сузырга тырыша. 

Заводта башланган мәхәббәт
Миләүшә апаның эше җиңел булмаса да, ул заводка бик рәхмәтле. Чөнки заводта ул гомерлек ярын, тормыш иптәшен очраткан. Айрат Котдусов та заводта 42 ел эшли икән. Айрат әфәнденең бабасы, әтисе һәм абыйсы да Казан мотор төзү берләшмәсендә хезмәт куйган. Баксаң, бу - бер һөнәри династия! Айрат әфәнде 2 ел Әфганистанда хезмәт итеп, сугыш дәһшәтен дә татыган шәхес. Әңгәмәбезгә кушылып: “Снарядлар йөртүче булып хезмәт иттем. Алдагы машиналарның шартлаганнары әле дә хәтердән чыкмый. Илләребез тыныч булсын иде”, – дип әйтеп куйды. Армиядән кайтканнан соң, Айрат әфәнде дә заводка эшкә урнаша. Котдусовларның мәхәббәт тарихы да нәкъ заводта башлана. 

– Элек заводның яшьләр өчен оештырган чараларында бик актив катнаштык. Чаңгы ярышларына бергә йөрдек, бер сменада эшләдек. Шулай аралашып киттек. Озакка сузмадык, гаилә корырга булдык, – диде Миләүшә ханым. 

– Миләүшә ханым, ни өчен нәкъ Айрат абыйны сайладыгыз соң?
– Бик тыйнак, тәрбияле егет икәненә инандым. Сөйкемле генә елмаеп куя иде, мин дә оялчан булгач, җеннәребез туры килгәндер. Ник сайлаганны әйтә дә алмыйм. Аллаһ Тәгалә тигезлегебездән генә аермасын, - ди ул.

Шушы ук сорауны Айрат әфәндегә дә бирдем. Кыскалыкта-осталык гыйбәрәсен кулланып, ул: “Яраттым и все”, - дип көлеп куйды. Бергә эшкә барып, бергә эштән кайтудан да тәм таба белә торган кешеләргә сокланмый мөмкин түгел. Айрат белән Миләүшә ханым арасында җылы мөнәсәбәтләр назлы карашларыннан күренеп тора. “Үзем генә эшкә барсам сәер кебек тоела”, – дип шаярта алар. Баксаң, алар инде 37 ел бергә гомер итә икән!

– Тормышта хатын-кыз бераз юл куймаса, бергә гомер итү кыенрактыр. Ирем минем улым кебек. Айрат 10 сыйныфны тәмамлаганда әнисе бакыйлыкка күчә, шуннан соң аны сугышка алалар. Күргән авырлыклар турында белгәч, аның өчен күңелем сызланды, шуңа күрә бүрәнә күтәрсә дә, икенче башына йөгереп барып тотындым. Чын күңелемнән яратам, - ди Миләүшә апа.

Миләүшә һәм Айрат Котдусовлар ике кыз тәрбияләп үстерә. Шунысы кызык: Миләүшә ханым 5 ел декрет ялыннан соң да, барыбер заводка тугры кала.
–  Өйдә утырганчы, хезмәттәшләрне күрәсе, эшлисе килде. Декрет ялыннан соң, рәхәтләнеп эшкә чыктым. Аллаһка шөкер, балалар бакчасы йортыбызга якын булды, – ди Миләүшә Котдусова.

Айрат һәм Миләүшә апаның кызлары инде үз гаиләләрен корганнар. Хәзер Котдусовларның 3 оныгы бар. Иң кечесенә 8 ай гына икән. “Кунакка килеп торалар, әби белән бабай инде без, шөкер. Баланың баласы балдан татлы икән шул”, - ди алар. 

Ихлас, гади, тырыш менә шундый булып күңелгә керде Котдусовлар. Тормышлары гел күңелле мизгелләрдән генә тормаса да, алар дөньяның бары якты якларын гына күрә кебек. 

– Заводта эшләүдән зарланмый, чөнки ул безне ашатты, эчертте, киендерде. Авыр елларда да башкаларга хезмәт хакын товар белән биргәндә,  кулыбызга акча бирделәр. Күп түгел иде ул, тик барыбер акча бит! Заводка булган, хөрмәтем шуңа күрә дә зур. Эшне авыр йөк кебек кабул итсәң, барысы да кыен тоелачак. Бәлкем, укыган булсам, медицина белән шөгыльләнер идем. Тик нишләптер, яшь чакта тәвәккәллек җитеп бетмәде. Шулай да, тормышым белән бик канәгать. Мин бик бәхетле кеше, яраткан гаиләм, эшем бар.  Миңа калса тормышта кечкенә генә уңышларга да шатлана белергә кирәктер, - дип йомгаклады Миләүшә Котдусова.

Миләүшә Котдусова фидакарь хезмәте өчен “Атказанган хезмәткәр” медале белән бүләкләнгән. “Ел хатын-кызы” бәйгесендә җиңү яулаган. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Без бик шат сезнен очен Милэушэ апай молодец бэхетле булыгыз тазасау торыгыз Айрат абый б н

    Мөһим

    loading