16+

Беренче очраган ир белән йоклый алмыйм бит! Минем дә бала табасым килә

Миңа 25 яшь, тик минем әле бер тапкыр да җитди итеп егетләр белән очрашканым юк.

Беренче очраган ир белән йоклый алмыйм бит! Минем дә бала табасым килә

Миңа 25 яшь, тик минем әле бер тапкыр да җитди итеп егетләр белән очрашканым юк.

Синең кебек вакытта минем ике балам бар иде инде, ди әни. Шаяртып кына әйтсә дә, минем күңелгә тия бу сүзләр. 

Бала табарлык кеше булмагач, нәрсә эшлим инде? Беренче очраган ир белән йоклый алмыйм бит! Минем дә бала табасым, яраткан хатын булып яшисем килә. Инде иптәш кызларымның күбесе гаиләле. Үземне кайчагында карт кыз итеп тә хис итә башлыйм. Клубларга йөргән юк, чөнки анда миңа кызык түгел. Гаилә корырлык егетләр дә клубка йөрми инде хәзерге заманда. Иптәш кызлар белән кафеларга, кинога, театрга баргалыйбыз. Анда исә егетләр гадәттә парлары белән килә. 

Элек әбиләрне димләп кияүгә биргәннәр. Хәзер егете генә түгел, димчесе дә юк бит аның. Мәхәббәтсез, бер белмәгән-күрмәгән кеше белән яшәүләре дә җиңел түгелдер. Тик боларның барысын да әнигә ничек аңлатырга? 

Гүзәл Ш.

Фото: Pixabay.

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    И балакаем-бэхетен тапса ярар иде..

    • аватар Без имени

      3

      0

      Аллаһы! Үз тиңен чыгар юлына һәм бәхетле гомерлек киң ризыклы ныклы никях бир бу балага

      Мөһим

      loading