16+

Безнең Игорьнең җырын «Казан егетләре» башкара

Беркөнне «Казан егетләре» төркеме җырларын тыңлап утырам. «Тик ни бирә әнкәй бездән киткәч, барып күрү аның каберен, әйдә, дуслар, әни исән чакта, белик әле аның кадерен!» Тукта, чү, бу бит безнең Игорьнең «Әни кадере» җыры. Игорь Жидяевский минем сыйныфташым иде, ул башта бу җырның текстын язды, әле кайбер урыннарын бергәләп...

Безнең Игорьнең җырын «Казан егетләре» башкара

Беркөнне «Казан егетләре» төркеме җырларын тыңлап утырам. «Тик ни бирә әнкәй бездән киткәч, барып күрү аның каберен, әйдә, дуслар, әни исән чакта, белик әле аның кадерен!» Тукта, чү, бу бит безнең Игорьнең «Әни кадере» җыры. Игорь Жидяевский минем сыйныфташым иде, ул башта бу җырның текстын язды, әле кайбер урыннарын бергәләп...

Беркөнне «Казан егетләре» төркеме җырларын тыңлап утырам. «Тик ни бирә әнкәй бездән киткәч, барып күрү аның каберен, әйдә, дуслар, әни исән чакта, белик әле аның кадерен!» Тукта, чү, бу бит безнең Игорьнең «Әни кадере» җыры. Игорь Жидяевский минем сыйныфташым иде, ул башта бу җырның текстын язды, әле кайбер урыннарын бергәләп төзәтеп тә утырган идек, аннары көен дә иҗат итте. Авыл клубында, мәктәп сәхнә­сендә еш кына башкара иде ул әсәрне. Бу җыр «Казан егетләре»нә ничек килеп эләккән соң? Игорь бит инде күптән арабызда юк.
Кызыксынып, «Казан егетләре» төркеменә шалтыраттым. Баксаң, Игоребез «Казан егетләре» төркеме егете Илнат Фәрхуллин белән таныш булган икән. Класс­ташым берара Казанда троллейбус йөртүче булып эшләде. Шул чакта эшеннән бер концертта катнашырга кушканнар аңа, бу чарага «Казан егетләре» дә килгән булган. Алар шунда танышып, дуслашып киткәннәр.
- Игорь шундый гади, аралашучан, ихлас егет иде. Аның әнисе Роза апа белән дә бик якын танышлар без, бер очрашуыбыз вакытында Игорь үзе иҗат иткән «Әни кадере» җырын биреп калдырды. Кызганыч, ул җырны үзе үлгәннән соң гына яңгырата алдык, бу җырыбыз аның рухына дога булып барсын, - ди Илнат.
Игорь Казанда озак эшләмәде. «Казан минем өчен түгел, тырышкан кеше авылда да яши ала, кайтам мин, авылда яңа тормыш башлыйм, өйләндем, йорт салам», - дигәне истә аның. Кызганыч, 28 яшьлек егетнең хыяллары тормышка ашмый калды, ул фаҗигале төстә арабыздан китеп барды.
Мәктәп елларыннан ук Игорь актив егет булды. Шигырь яза, җырлый, спектакльләрдә теләп катнаша, дәрте ташып тора. Әнисе белән яши торган йортта кечкенә генә студия дә оештырганнар иде алар. Концертлар куйганда еш кына шунда репетицияләр ясый идек. Берара Игорьнең җырларын «Болгар радиосы»ннан да яңгыраттылар. Ләкин классташым: «Җырчы булу максатым түгел. Бары сагышларымны таратыр өчен генә җырлыйм», - дия иде.
Игорьнең кинәт үлеме барыбызны да тетрәндерде. Балыкка дип киткән була ул. Әмма икенче көнне машинасы белән суга баткан килеш табалар аны. Игорьнең ничек машинасы белән суга төшеп китүен бер Алла белсен! Без - классташлары, улын ялгызы гына тәрбияләгән әнисе Роза апа, Игорьнең хатынын да бу хәбәр кайгыга салды.
Игорьнең фамил­иясе Җидяевский. Әтисе поляк булган аның, әмма ул үзен гел татар, мөселман дип санап йөрде. Язган шигырьләре дә ана телендә иде аның. Үләр алдыннан исемен дә Илнур дип алыштырган булган икән. Роза апа улының үлеме белән әле дә килешә алмый. Онытылып торыр өчен гел ни дә булса эшләргә тырыша ул, хәзер менә улының җырын тыңлап юана. «Казан егетләре» төркеме башкарган «Әни кадере»н нәкъ Игоре җырлый кебек.
Игорь Жидяевскийның «Казан егетләре» башкаруындагы «Әни кадере» җырын «Шәһри Казан» газетасы сайтыннан да тыңларга була.
Сыйныфташлары Игорьне юксына

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading