«Әткәйгә сюрприз ясыйсыбыз килә. 59 ел бик матур гомер кичерүче әткәй белән әнкәй «Шәһри Казан» газетасын озак еллар алдырып, бик яратып укыйлар. Үзләре турында язылган язманы күреп бик тә сөенерләр иде», - дип мөрәҗәгать итте безгә Люзия ханым Вәлиева.
Әти-әнисенә карата әйтелгән җылы сүзләре, күзләренә чыккан мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре, аларны чын күңеленнән сөендерергә теләве бу итагатьле ханымның үзенә дә хөрмәт уятты.
Әткәй белән әнкәй Кайбыч районы Мөрәле авылында гомер кичерә, - дип сөйләде ул. - Шушы көннәрдә әтиебез Низаметдин Фәттаховка 85 яшь тула. Әнкәебез Нәкыягә исә 84 яшь. Әткәйләр гаиләдә биш бала үскән. Әтисе сугышка киткәндә, аңа - ун яшь, ә иң кечкенә энеләренә бер ай була. Әтиләре шул китүдән әйләнеп кайтмый. 1942 елның мартында хәбәрсез югалды дигән хәбәре генә килеп ирешә. Әниләре биш бала белән ялгызы калгач, йорт-җирдәге бөтен эш шушы яшүсмерләр җилкәсенә төшә. Хәер, сугыш чоры балаларының язмышы бертөсле инде - ачлык-ялангачлык, ничек булса да ачтан үлмәскә тырышу. Соңрак, егет булгач, әткәй Тәтеш районында эшләгән, аннан соң Эстониядә урман кисү, таш чыгаруда булган. Соңыннан гомер буе колхозда балта остасы булып эшләде.
Моннан 59 ел элек әткәй белән әнкәй корган гаиләдә биш бала тәрбияләнеп үстек. Хәзерге вакытта безнең кадерлеләребез бик бай һәм бәхетле: аларның тугыз оныгы һәм алты оныкчыгы бар. Бүген алар төп йортта абый-җиңги белән яшиләр. Әткәй мәчеткә йөри, ураза тота.
Аннан соң шуны әйтәсе килә, өлкән яшьтә булуларына карамастан, җәй буе бакчадан керми алар. Көндез телефонга да дәшеп ала торган түгел. Безнең исә барыбызның да тормышлары җитеш, Аллага шөкер. Шулай да әткәй-әнкәй барыбер безгә ярдәм итәргә телиләр, авылга кайткач, үзләре үстергән җиләк-җимеш, яшелчә белән сыйлыйлар, әле шәһәргә дә төяп җибәрәләр. Әткәй сарайда маллар да карарга булыша.
Сәламәтлекләре дә Аллага шөкер. Үз аякларында йөриләр, Коръән ашларын калдырмыйлар, инде моннан соң да урын өсләренә калып, җәфаланып ятарга язмасын. Әткәй белән әнкәйнең тагын бер күркәм холык-фигыльләре турында әйтәсем килә. Безнең нәсел бик зур. Һәм бездә туганлык хисләре бик көчле. Якыннарыбыз авылда яшәгәч, барлык туганнар да җыелышып безгә кайта. Бөтен бәйрәмнәр дә шулай зурлап, гөрләп төп нигездә үтә. Әткәй белән әнкәй бик тә туган җанлы, кунакчыл булганга шулай инде ул. Алар - бөтен нәселне бер йодрыкка туплаучылар.
Үзләренең балаларына теләгән теләкләренең иң зурысы - безнең кебек пар канатлы булып, тормыш иптәшләрегез белән тигезлектә гомер кичерергә язсын, диләр алар. Әнкәй татар хатын-кызларына хас булганча, бик тә сабыр һәм туганчыл. Әткәй исә балаларга һәрвакыт акыллы сүзләрен җиткереп тора, тормыш сабакларын дөрес итеп төшендерә белде. Бервакытта да кул күтәргәне, безгә әшәке сүзләр белән эндәшкәне булмады. Аларның гаиләләренең шулай озын гомерле булуларының сере әнә шундадыр дип уйлыйм, - ди кызлары Люзия апа.
85 яшьләрендә дә җир җимертеп эшләп, һәр туган таңның тәмен, хезмәтнең бәрәкәтен күреп, балалар, оныклар, туганнар җылысын тоеп, алтмыш елга якын тигез гомер кичереп яшәүче Низаметдин абый белән Нәкыя апага сокланмый мөмкин түгел. Алдагы көннәре дә әнә шулай хәерле, бәрәкәтле үтсен дип кенә телисе кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар