16+

«Безнең зур терәгебез булды, терәгебезне югалттык»

«Улым үзен авылда җирләргә дип әйтеп калдырган иде. Киленебез дә моңа каршы булмады. Соңгы юлга озатканда аның йөзен ачып карамадым. Хәер, бик томанлы хәтерлим мин ул мизгелне. «Улым, газизем, бәхил бул ...» – дидем...».

«Безнең зур терәгебез булды, терәгебезне югалттык»

«Улым үзен авылда җирләргә дип әйтеп калдырган иде. Киленебез дә моңа каршы булмады. Соңгы юлга озатканда аның йөзен ачып карамадым. Хәер, бик томанлы хәтерлим мин ул мизгелне. «Улым, газизем, бәхил бул ...» – дидем...».

“Әгәр малай туса, исемне мин сайлыйм, кыз туса - син”
Казанда яшәүче Фирания апа Сибгатованың бу көннәрдә йөрәге сыкрап торса да, безнең белән аралашыр өчен үзендә көч таба алды. Мин аның сабырлыгына, хәсрәткә бирешмичә, көчле рухлы булып калуына чын-чынлап сокландым. Әни кешенең олы хәсрәтен әйтеп-аңлатып бетереп булмый. Улы Марсельгә 19 августта 29 яшь тулган, ә 29 декабрьдә әтисенең туган авылына алып кайтып җирләгәннәр.

Фирания апа тумышы белән Апас районы Сатламыш авылыннан, биредә мәктәпнең сигез сыйныфын тәмамлаганнан соң Казанга китә, тегүче һөнәрен үзләштерә.Тормыш иптәше Карамасар авылы егете Марат белән мәктәп елларыннан ук таныш була. Дуслыклары тора-бара мәхәббәткә әйләнә. Марат 18 яше тулгач армиягә китә. 

— Армиядән хатлар язып аралашып тордык, — дип сүзен башлады Фирания апа. — Аннан кайткач, бер ел да булмады өйләнештек. Фабрикада эшләгәч, миңа тулай торактан бер бүлмә бирделәр. Бер абыем өйләнгән, калган 4 абыемны калдырып кияүгә чыгып куйдым. 19 ноябрь көнне ике яктан да зурлап, өчәр көн туй иттек. Тугыз айдан 1990 елның 19 августында Марселем туды. Марат абыең шунда ук әйтте: “Әгәр малай туса, исемне мин сайлыйм, кыз туса - син”. Казанда Гагарин урамындагы 2нче бала тудыру йортында аваз салды балабыз. Марат Казанда милициядә хезмәт куйды. Марселем 137 балалар бакчасына йөрде. Вахитов районындагы 80нчы урта мәктәптә белем алды. Шуклыгы бар иде үзенең. Әмма беркайчан да тәртибенә кагылышлы зарлар ишетмәдек. Сеңлесе Камилә белән яшь аралары шактый, ун яшь. Улым белән кызым бик тырышлар, кызым минем тирәдә кайнашса, улыбыз әтисе тирәсендә булды. 
“Күзләр генә тидермәсеннәр дия идем”
Марсель Казан автотранспорт техникумын тәмамлый. Аннан соң армия еллары - егет Казанда танк училищесында бер ел хезмәт итә, биредә укчы һөнәрен үзләштерә. 

— Техникумда белем алганда ук инде аның йөргән кызы бар иде, — ди Фирания апа.— Апас ягыннан, Күккүз авылы кызы Алинә. Беренче күрүдә үк ошаттык без аны. Сания кодагыем күпме авырлыклар күреп, берүзе үстергән бала ул. Алинәбез  бик мәрхәмәтле, олы йөрәкле. Улым һәм безнең бәхетебезгә туган бала булгандыр инде ул. Аларның өйләнешү турындагы карарын да бик хупладык. 

Фирания апа озак еллар Вахитов районында 137нче балалар бакчасында хуҗалык мөдире булып эшли. Хәзерге вакытта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының госпиталендә хезмәт куя. Ә Марат абый полициядән лаеклы ялга чыкканнан соң, Россия почтасында машина йөртүче булып эшли. Тату гаилә — бәхетле гаилә, диләр. Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, кадерен белү генә гаиләне бердәм һәм бөтен итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра. Фирания апа һәм Марат абыйның балалары да әти-әниләре кебек бик тырыш, эш сөючән булып үсә. Марсель автомобиль юу станцияләренең берсендә администратор булып хезмәт куя. Кайчак төнне көнгә ялгап эшли, әмма үзенекенә ирешә Марсель - әти-әнисе яшәгән урыннан ерак түгел, “Весна” торак комплексында фатир ала. 

— Балаларыбыз да яныбызда гына, кул сузымында яшәде. Алар өчен куанып туя алмадык.  Бер-берсенең авызына гына карап торды алар. Күзләр генә тидермәсеннәр дип куана идем. "Алинәм" дип кенә торды бит улым. Мобилизация игьлан ителгәч, бу безгә дә кагылыр дип башыма да китермәдем. – ди әңгәмәдәшем.

“Миңа бик нык авыр булачак”
Хәрби комиссариат вәкилләре иртән иртүк Марсельләрнең ишеген кага. Повестка тапшыралар, 23 октябрь көнне Совет районы хәрби комиссариатына килергә кушыла. 

— Улым безгә килеп, повестка тапшырылуы турында хәбәр итте, “Әни, мине озатырга кирәкми”, диде. Мин моңа каршы төштем, “Әни, син мине озата барсаң, миңа бик нык авыр булачак. Мин бит әле кайтам”, диде. Озатырга бары Камилә, Алинә һәм әтисе китте. Хәрби комиссариаттан берничә тапкыр чыгып: “Көтеп утырмагыз, кайтыгыз, ЭКСПОда булам”, дигән. Болар кайтып киткән. Берзаман улым, “Әйберләр кирәк”, дип шалтыратты. Күрәсең, өстән әмер килгәндер, шул ук көнне мобилизациягә эләккән егетләрнең бер төркемен поездга утыртып махсус хәрби операциясе зонасына алып китү турында игълан ителгән. Бу хакта белгәч, бөтен светофорларны бәреп чыгып, без станциягә чаптык. Шаккатмалы, күңелсезлекләрдән Аллаһы Тәгалә саклагандыр. Борисково янындагы станциягә килеп җиттек, кертмиләр, шунда ГИБДД хезмәткәрләре тора. Бер егетнең янына килеп: “Җаным, анда минем улым китеп бара, әйберләремне генә бирим, бер телем ипи булса да”, дип ялындым. Яхшы күңелле булгандыр, кертте. Эшелонга таба чаптым. Тик анда да кертмиләр. “Апа, анда меңләгән кеше, таба алмассыз”, диделәр. Марсельгә шалтыратам, “Әни, бар да бар, берни дә кирәкми”, диде. Поезд кузгалып китте. Алып киттеләр, күрешә алмадык. Әллә нигә бер шалтырата иде Марселем. МХО зонасына килеп җитеп 3 көннән соң 1234 полкның мотоукчылар ротасы составында алгы сызыкка керткәннәр. Луганск ягында хезмәт итте ул. Мин шалтыраткан саен “Әни, борчылма, монда иртәнге, төшке, кичке ашны ашаталар” дип әйтә иде. Ә чынлыкта, алар кырда, су эчәргә дә тилмереп яткан, яңгыр сулары эчкәннәр. Боларны соңрак әтисе сөйләде.

“Мондагылар пыялага әйләнеп беткән”
 Ялга кайткач Марсель тыныч тормышта яшәүчеләрнең кыланмышларына, бер-берсенә карата булган кырыс мөнәсәбәтләренә карап шаккатуын белдерә әнисенә. “Иң яхшы кешеләр анда, ә мондагылар пыялага әйләнеп беткән. Дөньяның рәхәтен күрми, белмиләр”, дип әйтә ул ачынып.

— Бер печенье өчен әрләшеп яталар, ә анда бер телем ипи өчен тилмерәбез, дип гарьләнеп сөйләде. Алгы сызыкта булгач, продукция белән тәэмин итү буенча өзеклекләр булган. Тормышны ярата иде улым. Аның бар ямен күреп, тоеп яшисе килде аның. Үземнең баламны мактап утыра, димәгез, ничек бар шулай дип әйтәм, – бу урында Фирания апа белән икәүләшеп күз яшьләренә күмелдек. Баласы турындагы хатирәләр аның өчен кадерле истәлек бит. — Киленебез Алинә улымның үлеме турында 12нче декабрь көнне үк ишеткән. Әйтмичә түзеп торган, үзе аркылы үткәргән. Авылга кайткан идек, Алинә шалтыратты.  “Авылдан килешли, безгә кереп чыгыгыз әле”, диде. Казанга килгәч, иремнең туганнарына кереп чыктык. Шунда Марат абыегызга кемдер шалтыратты, ул башка бүлмәгә чыгып китте. Кире кергәндә, йөзе нык үзгәргән, ниндидер күңелсез хәбәр алганлыгы сизелде. Мин төпченмәдем, эш белән бәйледер, дип уйладым. Балаларга килеп керсәк, кызым басып тора, кодагыем да шунда, “Чәй эчеп алыйк”, ди, мин әле генә өстәл артынна тордык дип баш тарттым. Барыбыз да залга кердек. Кодагыем: “Бик авыр хәбәребез бар әле безнең”, диде. Марсель турында дип уйламыйм да. Шуннан соң хәбәр иттеләр, аяк астында гүя упкын барлыкка килде, әйтерсең лә, мин очып төшәм, ә үзем урынымда утырып торам. Ирем үзенең танышларына шалтырата башлады. Шундый олы хәсрәт килгән мизгелдә ярдәм иткән аның элекке хезмәттәшләренә, гомумән, кем булышты, барысына да бик зур рәхмәт. Улымны үз җиребезгә кайтара алдык. Марат абыегыз Марселебезнең битен караттырмады, кызым белән алар икәү генә карады. “Нинди матур итеп калган хәтерегездә, шулай истә калсын”, диде. Марселемне соңгы юлга озатырга килгән кеше чиксез булды, аның кадәр машина күргәнем юк иде. Бөтен урам тулды. Марселемне 29 декабрь көнне Апас районы Карамасар авылында җирләдек. Улымның мәңгелек йорты зиратның уртасында, бик матур урында урнашкан. Зиратка кереп, Марселем  белән сөйләшеп чыгам. “Улым, мин еламыйм, минем күңелем елый”, дим аңа. Бер сөенечебез белән уртаклашмый кала алмыйм. Алинәбез икенчегә көмәнле, улыбыз бу хакта белде. Әмма кем булачагын белмәгән иде. Малай булсын иде дип теләде.  Ә оныгыбыз Әмир балалар бакчасына йөри. 3 яшь тә 4 ай аңа. Теле ачыла, без баргач, өзгәләнә, "Китмәгез, монда гына торыгыз", ди. Әтисен нык юксына, фатир ишеге “күзеннән” карап, әтисен көтә. Балалар бакчасында: “Ник башкаларның әтиләре килә, минеке килми”, дип ишеккә төртеп күрсәтә икән. Инде дәү әтисе барып алыр, дип сөйләштек. Алинәбезгә хәлебездән килгәнчә, ярдәм итеп торачакбыз. Алар өчен дип яшибез хәзер. Эх, җаным, һәр бала да тигезлектә үссен иде дә бит. Ләкин без күрәсен кеше күрми. Димәк, түзәргә кирәк. 

“Сез чын ир-ат тәрбияләгәнсез”
Марат абый үзе дә вакытында кайнар ноктада, Россия милициясе сафында Чечня хезмәт иткән. Алгы сызыктагы хәлләрне яхшы белә һәм аңлый. Йөрәге ничаклы сызланса да улының да МХОга китүен тыныч кабул итә. 

— Улым гадел, кешелекле, ярдәмчел иде, — диде Марат абый. — Бер кешегә зыяны тимәде. Марсель белән бергә хезмәт иткән егетләр дә шалтыратып, хәл белеп, аның турында әле дә сөйли. Шундый малай үстергәнгә рәхмәт әйтәләр. Туган көнемне котлап шалтыратканы исемдә, “Әти, сез чын ир-ат тәрбияләгәнсез, шул хакта онытмагыз, яме”, дип әйтте ул. Чын патриот иде улым. Соңгы тапкыр 5 декабрьдә шалтыратты, моңарчы 28 көн алгы сызыкта иде. “Арыгансыздыр инде,” дидем. Улым зарланмыйча, бар да тәртиптә, дип җавап кайтарды. Бер тапкыр үлемнән калган, икенчесе хәлиткеч булган. “Әти, берәр нәрсә булса, Алинә белән Әмирны калдырмагыз”, диде. Начар хәбәр тиз беленә бит ул, танышларым “Марсик” позывнойлы егет һәлак булган, диде.  Безнеке... Улымны соңгы юлга озатканда аннан гафу сорадым, “Сине саклый алмадым, улым”, дип күңелемнән хушлаштым. Безнең зур терәгебез булды, терәгебезне югалттык.


“Менә хәзер әйтәсе иде дә бит аңа”
Марсельнең бертуган сеңлесе Камилә белән дә сөйләшеп алдык без.
— Абыемның юклыгына мин әле дә ышанмыйм, барыбер көтәчәкмен аны. Күземне йомам да ул килеп баса. Безнең яшь арабыз шактый, ун яшь тирәсе. Ләкин шуңа да карамастан, ул минем терәгем, таянычым, канатым булды. Соңгы тапкыр шалтыратуында, аны сагынам дидем, әмма ярартуымны әйтергә өлгерми калдым. Без аның белән бер-беребезне бик нык яратабыз, әмма бу хакта кычкырып йөрмәдек. Менә хәзер әйтәсе иде дә бит аңа. Тиздән Казан медицина көллиятен тәмамлыйм, чыгарылыш кичәсенә килсен дә минем белән горурлансын, дип хыяллана идем. Абыем минем белән булачак, минем йөрәгем түрендә,  иң тирән җирендә, — диде ул. 

Марсельнең әти-әнисе, сеңлесе Лилия, хәләле, улы, барлык туганнары, якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Урыны оҗмахта булсын, мондый хәсрәтләр килмәсен, дөньялар тыныч булсын иде.

Бу бәет Украина җирендә батырларча һәлак булган, шаһит киткән киявебез-улыбыз Марсель рухына багышлана. Марселебез газиз бала, кадерле беренче онык, сөекле тормыш иптәше, кадерле әти, кайгыртучан абый, кешелекле туган, ярдәмчел дус иде.

Марсель бәете

Декабрьнең шомлы иртәсендә,
Кинәт кенә атыш башланды.
Яраланды башым, сизмәдем,
Яшь гомерем шулай өзелде.

Сизмәдем мин болай, тиз булыр дип,
Васыятемне әйтә алмадым.
Хушлашмадым сөеклем белән,
Бәхиллеген сорый алмадым.

Кинәт шунда ыңгырашты каен,
Бөтен җирдә тынлык урнашты.
Тәүге тапкыр сулыш алдым да мин,
Мәңгелеккә йомдым күзләрем.

“Бар да әйбәт минем, кайгырмагыз.
Ходай кушса, тиздән кайтырбыз!
Шалтыратырмын иртәгә дә “, - диеп,
Сөйгәнемә әйттем соң сүзем.

Шалтырамады башка телефоным,
“Исән!”-диеп әйтә алмадым.

Өзелде шул минем яшь гомерләр,
Егерме тугыз яшем тулгачтын.
Тиздән кайтам тагын, диеп киттем,
Исән килеш кайта алмадым.

Әти-әнием! Рәхмәтем зур Сезгә,
Минем өчен өзелеп тордыгыз.
Гозеремне һәрчак үтәдегез,
Фатыйхаләр биреп калдыгыз!

“Әтием!”-диеп, һәрчак якын итеп,
Әйтә итем сиңа һәрвакыт.
Киңәш сорап килдем яннарыңа,
Чын ирләрчә икәү серләштек.

Әнием-бәгърем! Гафу сорап
Яннарыңа кайта алмадым,
Соңга калдым, үтәмәдем гозерең,
Башкаемны саклый алмадым...

Елый-елый кипте күз яшләрең,
Йөрәгеңнән сыркып кан тама.
Кайтмас җиргә китте балакаең,
Бул әнием һәрчак догада.

Күз яшьләрен тыймый дәү әнием,
Көтте шулай минем кайтканны.
Ничә ир-егетне озаттың яу кырына
Марсель оныгың кире кайтмады.

Дәү әтием! Сердәшем син минем
Соңгы арада син бик бирештең,
Хәбәр килгән саен, улым, диеп
Мине көтеп, шулай эндәштең.

Туганкаем, Камилә сеңелкәшем,
Ташлап киттем сине еракка.
Абыем, дип, гел өзелеп тордың,
Беркайчан да мине онытма!

Әти-әнинең терәге син
Кирәк чакта ул да, кыз да бул!
Тырышып укы, һөнәрле бул, сеңелем,
Догалар кыл, зинһар, онытма!

Сөмбелә апам, икенче әнием кебек,
Сабый чактан мине үз иттең.
Бишекләргә салып тирбәттең син
Җырлар җырлап мине юаттың.

Үз балаңдай якын иттең мине,
Үз улыңдай сөеп-яраттың.
Бу тормышның тигезсез якларын
Беренчеләрдән булып аңлаттың.

Сөйгән ярым, минем тормыш гөлем,
Ханбикәм син минем - Алинәм!
Гафу сорап, төшләреңә керәм,
Сөйгән ярым кичер син мине!

Яннарыңа кайтып, назлап-сөеп,
Сагынуымны әйтә алмадым.
Кысып-кысып кочып кочагыма,
Чәчләреңнән үбә алмадым.

Керфек какмый, мине көттең бәгърем,
Дәфтәр-дәфтәр сәлам юлладың.
Догаларың исән йөртте мине,
Кабат кайту насыйп булмады.

Иңнәренә канат җәйде кайгы,
Чәчләреңә чаллар төшерде.
Бирешмә син, сөйгән ярым минем,
Тормыш безне шулай сынады.

Төрек сериалларындагы кебек,
Икебез дә бик пар килдек без.
Нинди генә күзләр аерды соң?
Язмыш безнең белән уйнады?!..

Гафу ит син мине, Алинәм минем,
Ак розалар бүләк итмәдем.
“Сөйдем сине, җаным белән !”-диеп,
Бәхиллегең алып китмәдем.

Балаларым-минем сабыйларым,
Мәхәббәтебезнең татлы җимеше.
“Сакла!”-диеп васыять иттем сиңа,
Алар булып мин дә яшәрмен.

Нәни улым! Әмирем минем!
Өметеңне аклый алмадым.
Нәни кулларыңнан ныклап тотып,
Бакчаларга илтә алмадым...

“Әти-әти!”-диеп мине көттең,
Яннарыңа кайта алмадым.
Күккә чөеп, сөеп туя алмадым,
Соң булса да улым, гафу ит!

Мин ышанам улым, киләчәктә,
Тырыш, батыр егет булырсың.
Әниеңә, нәни туганыңа
Ышанычлы терәк булырсың!

Дәү әтиең-дәү әниеңнәрне
Берүк улым онытып бетермә.
Карт дәү әти-дәү әниеңнәрне дә
Мөмкин булса, кайтып күргәлә.

Хөрмәт ит син, улым, туганнарны,
Камилә апаңны да онытма.
Минем өчен кочып, ярат аны
Кайгыртучан энесе бул аның!

Киттем...киттем..кайтмас җирләргә мин...
Күрешүләр насыйп булмады...
Догалардан калдырмагыз мине
Минем Сезгә соңгы теләгем.

Шаһит булып китте Марселегез,
Ачуланып миңа калмагыз!
Ташламагыз минем гаиләмне,
Мөмкин кадәр ярдәм итегез...

Калды гаиләм, газиз әти-әнием,
Сеңелем калды, дуслар, туганнар.
Туган җирем калды, туган йортым,
Мин атлаган матур сукмаклар.

Мәңгелеккә аерылды юллар,
Чәчәкләргә күмелде каберем.
Дәвамчыларым-минем балаларым,
Җирдә калды минем эзләрем.

Шатлыкларга төренеп чәчәк атсын,
Сез барасы тормыш юллары.
Мин кабызган утлар сүнмәсеннәр,
Балаларым дәвам итсеннәр!

Яңгыр булып җиргә явармын мин,
Кошлар булып тәрәз шакырмын.
Кояш булып ягымлы елмаеп,
Гөлләр булып чәчәк атармын.

Сау булыгыз,гаиләм, әти-әни,
Дус- туганнар бәхил булыгыз!
Яхшы яктан искә төшерегез
Дога кылып искә алыгыз...

 

Марсель улыбызның авыр туфрагы җиңел булсын, караңгы гүрләре якты булсын, айның 14 нче көнендәгечә иман нурлары белән яктыртылсын, рухлары шат булсын! Гаиләсенә, газиз әти- әнисенә, дәү әти-дәү әниләренә, сеңелесенә, барча-барча дус- туганнарына риза бәхил булсын ходаем! Амин!Амин!Амин!

Гөлнур Исмәгыйлева(Мәүлетова), Казан шәһәре
 

Тиз арада республика хәбәрләре белән танышу өчен, республика яңалыкларын иң беренчеләрдән булып белү өчен сезнең барыгызны да “ШК”ның  телеграмм каналында көтеп калабыз. Сылтама: https://t.me/shahrikazan
 

Язмага реакция белдерегез

4

0

26

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    5

    0

    Йөрәк елый. Якыннарына ни хәл итәргә.

    • аватар Без имени

      4

      0

      Эйтеп бетергесез авыр кайгы. Еламыйча укып булмый. Якыннарына сабырлык телим

      • аватар Без имени

        3

        0

        Укып бетереп булмый,жылата котычкыч хэл шундый жэл

        • аватар Без имени

          2

          0

          Фирания, ходай сабырлык бирсен сезгэ. Авыр туфрагы жинел булсын. БИК ачы хэсрэт.

          • аватар Без имени

            1

            0

            Авыр туфраклары жинел булсын,ожмах турлэрендэ булсын урыны,балакайнын

            Мөһим

            loading