16+

Бәхетле булу өчен аерылышып торырга кирәк булган...

Миңа – 35 яшь. Беренче мәхәббәтем белән сигез ел очрашып йөрдек. Ни өчен гаилә кормыйча вакыт сузып йөргәнбездер инде – анысын үзем дә белмим.  

Бәхетле булу өчен аерылышып торырга кирәк булган...

Миңа – 35 яшь. Беренче мәхәббәтем белән сигез ел очрашып йөрдек. Ни өчен гаилә кормыйча вакыт сузып йөргәнбездер инде – анысын үзем дә белмим.  

Мөнәсәбәтләребез аның холкы аркасында авыр барды. Сәерлеге бар иде аның. Әйтик, бәйрәм уртасында кинәт кайтып китә иде. Төн уртасында торып урамда йөреп кайтырга мөмкин. Ләкин бернигә дә карамастан, мин аны яраттым һәм югалтырга теләмәдем. Тик сигез ел очрашып йөргәннән соң, без аерылыштык. Шул авыр холкы аркасында.

Ике ел вакыт үтте дә китте. Күптән түгел без очраклы рәвештә күрештек. Аның да гаиләсе, балалары юк, мин дә кияүдә түгел. Озак уйлап тормадык, өйләнештек. Теге холкының эзе дә калмаган, ул үзгәргән. Тиздән балабыз туачак. Бәхетле булу өчен аерылышып торырга кирәк булган икән бит...

Резидә Д.

Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

11

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading