16+

«Син бит сукыр Галия, минем өйдә синең хакта шулай әйтәләр...»

Әнием, миңа ипи кисеп бир әле, түгәрәк ипинең кытыршы, кызарып пешкән җирен кис, зур итеп кисеп ал да, чәйгә манып шикәр комы сибәрсең, мин шулай яратам!

«Син бит сукыр Галия, минем өйдә синең хакта шулай әйтәләр...»

Әнием, миңа ипи кисеп бир әле, түгәрәк ипинең кытыршы, кызарып пешкән җирен кис, зур итеп кисеп ал да, чәйгә манып шикәр комы сибәрсең, мин шулай яратам!

Ишектән керешкә мич алдында чыра ярып самовар куеп маташкан әнигә шул сүзләрне тиз-тиз, ашык-пошык яңгыратып өлгердем. Тиз-тиз булмаска бит, мине дус кызым көтеп тора. Күрше кызы Миләүшә миннән ике яшькә олырак, кайвакыт шулай үзе белән уйнарга чакырырга керә иде. Әти-әнисе Рәшит абый белән Гөлнара апа укытучылар, аларда яшәү безнеңчә түгел, культурныерак яшиләр иде. Гөлнара апа матур күлмәк яки кофта, юбка киеп йөргәнен истә калдырганмын, бик килешле шакмаклы пальтосы тәненә ятып, бик матур укытучы образы китереп чыгара иде, матур туфлилар кигән булыр иде. Рәшит абый костюм-чалбар киеп турыбыздан выж-выж узып йөрер иде...

Безнең әнинең эше андый булмагангадыр инде, туфлилардан йөрергә туры килмәде. Аякка кызыл эчле галош киеп кибеткә бара иде, матур чәчәкле яулыгы, күлмәгенең бекләп куйган җиңнәрен урамга чыккач аска хәтле төшереп куюын аңламый идем, яулык белән муен турысын каплап куйганын да төшенеп бетми торган идем. Башкалар нинди генә кием кимәсен, минем әни иң матуры булып күренә иде минем өчен... 

Күрше кызларының киемнәре дә зәвыклырак, кулмәкләренең чәчәкләре дә матуррак була торган иде, киемне һәрвакыт үтүкләп кияләр. Чәчләренә кытыршы, ялтыравыклы заколкалар кыстырып йөргәннәре исемдә. Мин күпме генә сорасам да, ни өчендер резинкадан кала чәч кыстыргычлар алмыйлар иде. Акчабыз җитеп бетмәгән, күрәмсең, артыгын сорарга ярамый иде кебек, әтинең карашыннан курка идем...

– Ашыгам, әни, тизрәк бул. Миләүшә чакырды, аңарга курчак алып кайтканнар, шуны курсәтәм, ди. Әни, акча булгач миңа да алырбыз инде яме?
Әни эштән кайтып кергән генә иде әле, каядыр Шәрбән урманы ягында бозау көтүе көтәләр, арыганлыгы йөзенә чыккан була шул, тик шулай да аның йөзеннән нур бөркелә. Әле тагын серле гадәте бар иде әнинең, өйгә кайткач та алгы якка очларын салындырып бәйләгән яулыгын җәһәт кенә өйдәгечә, миңа ошаганча чәч толымнары астыннан артка табан бәйләп куя торган иде. Шулай бәйләнгән булса, әни өйдә генә була, ул инде шундый шатлыклы вакыт булыр иде. Җәй көне авылда эш бетәрлек түгел, ләчтит сатып утырырга вакыт юк, дия иде әни. Печән чабарга, утын әзерләргә, кер юуны, су ташуны әйтмим дә инде.

Мин алтынчы бала булып дөньяга килгәнмен, зур апам миннән унбиш яшькә олырак, әнинең беренче никахтан тапкан баласы буларак, ни өчендер безнең белән яшәми иде. Аны Шәрбән әбием үстергән, шундый вакытлар булгандыр инде, күрәмсең... 

Әнинең эше күплеген санап бетерерлек түгел, шундый зур гаиләгә ашарга пешерергә, самоварга күмер тутырып чишмә суы салып, чәй кайнатырга, көтүдән кайткан сыерларны каршы алырга, ашарга салып, сыерын савып, сөтне сөт җыючыга илтеп кайтырга, чиләк-көянтәңне асып чишмә суына барырга, мунча ягып куярга, барысы да әнинең көндәлек эше... Абыйлар да икәүләп көне буе болында, ат белән җәй буе көтү көтәләр. Иртәнге татлы йокыларын бүлдереп, тәмле төшләрен күреп бетерергә дә өлгерми калалар. Шунлыктан әнинең үзен гаепләп, күзеннән яшьләрен сөртеп елап алган чакларын күргәнем бар иде. Балалар бит әле, туйганчы йоклый гына да алмыйлар дип кабатлый торган иде мескенем. Иртәдән кичкә кадәр, кояш көндезге эшен бетереп, алсуланып урман артына төшеп яткач кына бозауларын кардага кертеп япканнан соң арып-талып кайтып керәләр дә, юынып, ашап-эчеп клубка чыгып китәләр...

Әни бүген генә эшкә барма инде, ял ит дигәнемә дә карамый шул, бозаулар ашамыйча тора алмый инде. Бик юксына идем әниемне, әни өйдә булмаса, көне буе өйгә кайтасы да килми иде...

...Гөрелдәтеп итек белән самоварны өрдерде дә, өстенә трубасын кигезеп, аның башын казан астына табан юнәлтеп чәй кайнатырга куйды. Төтен, кояш яктысында сызык булып күренеп, өскә таба күтәрелде.
– Көтү керә, – диде әни, миңа ипи кисеп, карашын дүрт яшьлек кызына юнәлдерде, – карап кына йөр, терлек арасына кермә.
- Юк инде, әни, тизрәк инде, минем ашыйсым килә, – дигән арада, әни ипи кисәгенә шикәр комы сибә иде.

Шатлыгымнан ипиемне тотып, сикерә-сикерә ачык ишектән очып чыккандай булдым. Миләүшә дә песоклы ипиен кулына алып ашарга көреште.
Зур капканы мөгезе белән төртеп ачып, кигәвен тешләвенә чыдаша алмаган сыер килеп керде, аның артыннан кара тана котырып кергәнен күреп алгач, баскыч уңаеннан китмичә басып торуыбызны дәвам иттек. Миләүшәгә миңа бәдрәфкә барып килергә кирәклеге турында ымлап әйттем дә, ипиемне баскыч идәненә куеп тиз генә йөгердем., ләкин юлымны әтәч бүлдерде. Ул минем кечкенә икәнемнән файдаланып, үзем дә кабып карарга элгермәгән тәмлүшкәмне эләктереп тә алды, өстенә сипкән шикәр комын коя-коя чукырга да кереште. Миңа инде шул җитә калды. Минем ипи ул, дип артыннан чаптым. Әтәч аран ягына табан бар көченә сыптыртты гына.

Бир минем ипине, дип шапырдашып печән ашап торган сыерлар арасына барып кергәнемне дә сизми калганмын... Күз алларым караңгыланып китте, ярсыган тананың каршыма килеп, акайган күзләрен генә күреп калырга өлгердем.

Шушы көннән тормышым дөньяга икенче төрле караш белән карарга мәҗбүр итте... Нидер өзелде... Шаян, шук, шатлыклы балачак караңгы, рәхимсез, явыз сынауга әверелде. Мөгезен тырпайтып килгән тана мине күтәреп алып һавага чөйде. Ачыргаланып кычкырган тавышка әни чабып чыга. Галия, балакаем дип, йорт уртасында кан эчендә яткан баласына ташлана, күземнән, башымнан шаулап кан акканын күреп, күтәреп урамга алып чыга. Куллары калтырый, нәрсә эшләргә кирәген аңлый алмый, арлы-бирле йөгерә, бала елавына, күз алдында бер кисәк вакыт эчендә нинди хәл килеп чыгуына төшенә алмый урам буйлап сабыен күтәреп чаба-чаба, подвал тавында яшәгән Мәүлихан бабайга барып төртелә.

Элек фельдшер булып эшләү сәбәпле нинди булса да киңәш бирер, бәлки машинасы белән хастаханәгә алып барыр дип өметләнә. Ләкин бикле капкага юлыга, кире кайтуында Гөлнара апа бинт белән яралы башымны чорнап җибәрә. Ат белән әти эштән кайтып җитә, бу котычкыч хәлләргә нишләргә белми, бер-берсенә карашып ашыгыч ярдәм чакырталар һәм мине озак вакыт операцияләр ясап, сул як күземне коткару мөмкин түгел икәнлеге билгеле була...

Олы абыем Ирек, ул көнне булып узган хәлләрне белгәннән соң, аран артына чыгып, кычкырып-кычкырып елаган. Үзенең озын очлы чыбыркысын алып, яраткан сеңелесе өчен борчылып, нигә шулай эшләдең, нигә безнең йөрәгебезне яраладың дип елый-елый кара тананы кыйнаган...

Алда ни булыр, исән калырмы, тормышның авыр баскычын ничек атлап узасы? Киләчәккә нинди планнар корасы? Болар бар да җавапсыз булып, күңелне тырнап тора торган сораулар булып көндәлек тормышка кереп китәләр...

Бер күзе повязка белән капланган, шуклыгы качкан, озак вакыт хастаханәдә ятып, күп операцияләр уздырган һәм бер күзле кыз исеме алып авылга кайтканмын. Иң якын дустым да, саклаучым, яклаучым да әни булды. Кирәгеннән дә артыграк иркәләде. Үртәшүдән, кыерсытудан елап йөгереп кайткан очраклар күп була иде, ул мине кочагына алып, күзләре тулы яшь белән киңәшләрен бирә иде. Никтер сине үртәсәләр, карап торма, катырак әйт дияргә өйрәтмәде. Бернишләп булмый, кызым, безнең күрәчәк шундый, үртәгән кеше бер дә дөрес эшләми, алар үзләре дә белмиләр Аллаһы Тәгаләнең җәзасын ди торган иде. Беркайчан да ачуланышып йөремәде, кешегә авыр сүз әйтмәде, барысына да түзеп, сабыр гына яши бирдек.

Аерым алып ул вакытның кешеләре турында язасым килә, үзе татыган гына аңлый диләрме әле? Кая булса да барырга чыксаң, бармак төртеп күрсәтү читенсендерә иде, күзеңә карап бу кыз сукыр икән дип ярып әйтеп салгач, үзеңне алдан баручылар рәтеннән сызып ташларга, матурлар матур булып калалар инде, миңа барыбер беркем әйләнеп тә карамаячак дип үз-үзеңне кимсетү башлана. Оялчанлык аралашырга комачаулык итә башлый, берәр уен барышында онытылып уйнап кызып кына китәсең. Синең башыңа китереп суккан кебек, җиңүеңне акламыйча, берәрсенең, кит әле моннан сукыр тәре дип әйтүе барлык уй-хисләреңне таратып, барлык хыялларыңны юкка чыгара. Әйткән кеше әйтә дә бетә, ә синең үзәгеңә үтә! Яралый, телгәләп сала... 

Тормыш юлымда уйландырырлык хәлләргә күп тапкыр тап булдым. Каяндыр кайтып барам, комлыкта бала уйнап утыра, тумыштан аякларына баса алмый интегә, авыр хәрәкәтләнә, ул гел бер үзе, уенчыклары да бик күп, тормышлары да әйбәт... Шул бала минем узып барганны күрде дә, син бит сукыр Галия, минем өйдә синең хакта шулай әйтәләр дип, өстәп-өстәп шул сүзләрне кабатлады. Юк, мин бу балага үпкәләмәдем, бары тик аңарга җиңеллек теләп кенә уздым. Әмма бала алдында минем турында шундый сүзләр әйтү ул кешеләрнең авыру икәнлеге турында аңлата. Безнең өйдә кешегә аксак, чулак, сукыр, күзсез дип әйтү тыела, нинди генә булмасын, беренче чиратта кеше ул! Аның бары эчке матурлыгын күрә белергә кирәк!

Тормыш дәвам итә, балачак нинди генә булмасын, балачак инде ул, барлык авырлыкларны җиңәргә өйрәнәсең, үз юлың белән алга барасың... Кызык чаклар да күп булды, кызганычы да җитәрлек җыелды... Дуслар, тирә-күршеләр белән көннәр буе мәш килеп, җәен подвал тавында тәгәрәшеп, су буенда коенып вакыт уза иде. Янымда һәрвакыт апам булыр иде, усалрак малайлардан аралап уздырыр иде, ялгыш әйтелгән сүзгә җавабын да кайтарыр иде. Апам булуына шатлана идем...

Әти кырыслыгы белән аерылып торды, аның белән җиңел генә аңлашып, аралашып булмый кебек иде. Эштән салмыш кайткан вакытлары аеруча авырлыклар китереп чыгара иде. Тикмәгә өйдә тавыш чыгу, әнигә бәйләнү, еш кына кул күтәрүләр дә булмый калмый иде. Ул вакытта шулай тиеш кебек саналган күрәмсең, хатыннар, балалар барын да түзәргә, ватык савыт сабаны җыеп чүплеккә салырга да, айныды дип янәдән матур гына яшәп китәргә кирәк булган. Бу хәлләрнең очы-кырые юктыр сыман иде, күршеләрдә дә шундый ук хәлләр кабатланып торыр иде. Әти кайтканны күру белән нинди хәлдә икәнен аңлыйсың, тавыш чыгасын белеп, алдан ук әзерләнеп, мич артындагы караватка кереп посасың…

Минемчә бездә генә түгел, күп кешене борчырлык проблема булгандыр бу. Әтине һич тә начар дип атарга теләмим, чөнки минем өчен ул күп тырышты. Һәр елны больницага алып бара, барлык көчен, мөмкин кадәр ышанычын югалтмыйча төрле җаен уйлап табарга тырышты. Әмма һәрбер омтылышы нәтиҗәсез өмет булып кына кала барды. Казан, Уфа больницалары калмады, күпме акча түгелде, барысы да өелгән ком чүмәләсе кебек тарала иде дә куя иде...

Галия Мәүлетова
Аксубай, Яңа Кармәт
Фото: freepik.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading