16+

"Булгария" кайтавазы: "Кызымның каберенә үзем кереп ятарлык булдым"

Нәкь ун ел элек "Булгария" пассажир теплоходы батты. Санаулы вакыт эчендә су астына киткән гаять зур корабтан чыгу өчен  кешеләргә  нибары өч минут чамасы кирәк булган. Исән калучылар, физик яктан мөмкин булмаса да, башкаларны коткарып кала алмаулары өчен һаман да үз-үзләрен битәрли һәм гаепли.

"Булгария" кайтавазы: "Кызымның каберенә үзем кереп ятарлык булдым"

Нәкь ун ел элек "Булгария" пассажир теплоходы батты. Санаулы вакыт эчендә су астына киткән гаять зур корабтан чыгу өчен  кешеләргә  нибары өч минут чамасы кирәк булган. Исән калучылар, физик яктан мөмкин булмаса да, башкаларны коткарып кала алмаулары өчен һаман да үз-үзләрен битәрли һәм гаепли.

2011 елның 10 июлендә Казан - Болгар - Казан маршруты буенча круиз ясаган "Булгария" ике палубалы пассажир теплоходы кире кайтканда фаҗигагә юлыкты. Чамадан тыш пассажир утырту, экипажның әзерлексезлеге һәм судноның техник яктан шактый җитешсезлекләре аркасында 122 кеше суда батып үлде, алар арасында 28 балигъ булмаган бала да бар. 

Күпләр "Булгария"дә гаиләләре яки шау-шулы компанияләре белән ял иткән. Исән калучылар, физик яктан мөмкин булмаса да, башкаларны коткарып кала алмаулары өчен һаман да үз-үзләрен битәрли һәм гаепли.

Казанның Мәскәү район суды 2014 елның 7 июлендә эшнең биш фигурантына хөкем карары чыгарды. Татарстан Югары суды 2015 елның апрелендә апелляцияне карау нәтиҗәсендә түбәндәге карар чыгарган иде: «Булгария» субарендаторы Светлана Инякинага -  гомуми режимлы колониядә 9,5 елга ирегеннән мәхрүм ителү (шуның 7 елын утырып чыккан) , «Булгария» өлкән ярдәмчесе Рамил Хәмәтовка - 6,5 ел (4 ел да 7 аен төрмәдә утырган), Дәүләт елга буе күзәтчелеге Идел буе идарәсенең Казан линия бүлеге башлыгы Ирек Тимергазиевка - 6 ел (5 ел да 5 аен утырып чыкты), шул ук бүлекнең элеккеге баш дәүләт инспекторы Владислав Семеновка - биш ел (тулы срокны үтәде), Россиянең Кама филиалының өлкән эксперты Якова Ивашов - 5 елга ирегеннән мәхрүм ителде һәм тулы срогын үтәде.

Иделдәге һәлакәт аркасында 12 яшьлек Энҗе һәм 3 яшьлек Мәликә Мифтаховалар әти-әнисез кала. Мәликә әле дә әти-әнисенең ни рәвешле үлгәнен белми. 
— Ятимлекне сизмәсеннәр, кайгырмасыннар өчен, мәрхүм бабайлары Габдулла белән ике кызымны яклап-саклап, язмыш суыкларында туңдырмыйча, ялкыннарында яндырмыйча, какмый-сукмый, җил-яңгырдан саклап үстердем, - ди Балтачта яшәүче Гөлназның әнисе Рәдифә апа. - Илнур белән Гөлназ бик матур, күпләр сокланып туя алмаслык парлар иде. Ике алма шикелле. Бер-берсен тулыландырып, аңлашып, Арчада үз өйләре белән яшәделәр. Гөлназ Арчаның май заводында, Илнур эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйды. 14 ел бергә иңне-иңгә куеп тормыш иттеләр. Илнурның 2011 елда стаж буенча пенсиягә чыгасы елы иде. Ялларында бераз җилкенеп алыйк әле дип,  балаларны миндә калдырып ял итәргә чыгып киттеләр. 

Булгариянең һәлакәткә юлыгуы турында Рәдифә апа телевизор аша ишетә.
- Моны ишеттем дә артыма утырдым да, хушымны җуярлык дәрәҗәгә җиттем, - дип сүзен дәвам итә Рәдифә апа. - Улым янымда иде, балам, җаным, апаң шуның белән чыгып киткән иде. ай, хараплар булды, дидем дә еларга тотындым. Илназ тизрәк машинасына утырды да, шунда чапты. Барып җиткәч, миңа шалтыратты, әни, без монда яр буенда әрле-бирле йөрибез, бөтен кешене дә су астыннан алалар. Аларны фотога төшереп, безгә күрсәтәләр. Әле ярый син анда булмадың, мондагы күренешне күреп, егылып үләр идең, диде. Менә шуларны күргән улым, ике ел дәвамында рәтләп йоклый алмады. Төн уртасында сикерә дә тора, сикерә дә тора, әни, булдыра алмыйм, алар һаман күз алдында дия иде. 

Ике тәүлек буе Илназ апасын һәм җизнәсен эзли, Гөлназ каютасыннан да чыкмаган булган. Ә Илнур палубада булган, теплоход бата башлагач, кешеләр суда чәбәләнә, сикереп котылмакчы була. Суга сикергән ир хатынының исемен атап кычкыра, әмма таба алмый һәм аны эзләп кире суга чума, биредә нәрсәгәдер башы белән бәрелеп, аңын җуя һәм суда батып үлә. Аның үле гәүдәсен фаҗига урыныннан күпкә ерак, елга ярында табып алалар. 
— Илнурны карарлык та, танырлык та түгел иде, кара янган диделәр. Улым шикелле якын күргән киявемне табут белән кайтардылар, - ди Рәдифә апа. - Илнурны туган авылы Арча районы Бирәзә авылында җирләделәр. Ә Гөлназны Балтачта күмдек. Каберенә үзем кереп ятарлык булдым инде... Аяк астымда әйтерсең җир убылды. Гүя, упкынга төшеп киттем. Шулкадәр кинәт булды бит. Бер көн эчендә бар нәрсәм җимерелде. Тормышның яме, кызыгы калмады... 

Кызыннан калган ике оныгын, кызларын үзләренә алдыра Рәдифә апа белән Габдулла абый. Опека хезмәткәрләренә алар, бирмәсәгез дә, җәяүли, өстебездә күтәреп булса да, алып кайтабыз аларны, дигәннәр. 
— Гөлназны күмгәч, бөтен бүлмәгә аның фотоларын элеп куйдым, - ди Рәдифә апа. - Шуларга сәгатьләр буе карап утыра идем. Акырдым да еладым, акырдым да еладым. Туганнарым килеп тынычландырды. Үз-үзеңне кулга ал, хәзер кулыңда ике кечкенә бала, дип орыштылар.

Түзә алмагач, сабыйларга илергәнемне күрсәтмәс өчен, бакчага чыгып бушанып керә идем. Йөрәктәге әрнүне ничек тә басып, газапларны бетереп булмый. Ичмасам, шул ун ел дәвамында бер тапкыр да төшемә дә кермәде. Яра булып кына яши... Берничек төзәлә торган яра түгел ул. Вакыт та дәваламый аны, шулай йөрәктә әрнү булып йөреп, үзем белән китәчәк яра... Кызымны уйламаган минутым да, сәгатем дә, көнем дә юк...

Исеме җисеменә туры килгән диярсең, Гөлназ гөл кебек назлы кыз була. Әнисе янына очып кайтыр да, битеннән үбеп алыр, эч-серләрен сөйләр...
— Ишекне кайгы шакыгач, үз-үзеңә йомыласың, диләр. Алай түгел ул... Мин үзем балаларым юклыгына бик озак ышана алмадым. Теләсә нинди тавышка сикереп тора идем. Урам капкасы шагырдаган саен, Гөлназ кайтып керер дип уйладым, - дип күз яшьләрен тыя алмый Рәдифә апа. 

Хөзер аның истәлеге - ике кызы Энҗе белән Мәликә Рәдифә апаның горурлыгы, таянычы, уң кулы. 
— Балдай татлы минем кызларым, - ди горурланып алар турында апа үзе. - Эңҗе әтисе юлыннан китәргә булды, Казанның юридик институтында дүртенче курста белем ала. Мәликә Балтачта укый. 

Бу дөньядан йолдызлар янына күчкән фәрештәләргә хәзер дога гына кирәк. Рәдифә апа үзе дә намазда, кызы һәм кияве, әле узган ел гына йөрәк өянәгеннән үлеп киткән ире Габдулла рухы өчен догаларын багышлый. Ә янында тормыш дәвам итүен искәртеп, кызы Мәликә сырпалана.

Фото: https://kazanreporter.ru/

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллам сакласын инде берук андый кайгы хэсрэт булмасын бер анага да.

    Мөһим

    loading