16+

Элеккеге сөйгәнем дустыма кияүгә чыга

Зәринә белән ямьсез аерылыштык. Танышканда, ул бик чибәр кыз иде, шул матурлыгына кызыктым да инде аның. Ләкин Зәринәне күбрәк белгән саен ялгышуымны ныграк аңладым. Үз гомерендә бер китап та укымаган кеше бит ул. Уртак темалар кимегәннән кими барды.

Элеккеге сөйгәнем дустыма кияүгә чыга

Зәринә белән ямьсез аерылыштык. Танышканда, ул бик чибәр кыз иде, шул матурлыгына кызыктым да инде аның. Ләкин Зәринәне күбрәк белгән саен ялгышуымны ныграк аңладым. Үз гомерендә бер китап та укымаган кеше бит ул. Уртак темалар кимегәннән кими барды.

Без фатир арендалап яшәдек. Өй җыештыруы, ашарга пешерүе ташка үлчим иде. Бервакыт иртән кәһвә эчеп утырганда, үземә мондый хатын теләмәс идем дип уйлап куйдым. Зәринә йокысыннан уянгач, бу хакта үзенә дә әйттем. “Безне бернәрсә дә бәйләми, бергә була алмыйбыз без”, - дидем. Китте тавыш, кычкырыш. Мыскыл итеп теләсә нәрсә әйтте. “Фатирдан китәсең икән, берничә ай түләп тор”, - диде. Мин аны теге өч хәрефкә җибәрдем. Шулай итеп, без аерылыштык.
Берничә атнадан соң Зәринәнең дустым белән очрашып йөргәнен белдем. Шунысы күңелгә тия: ул моны миңа үч итеп эшләде. Без атна саен диярлек дуслар белән җыелабыз, күңел ачабыз. Дустыма ияреп Зәринә дә килә. Күрешкән саен минем якка карап кыланып нидер сөйләшә. 

Күптән түгел дустымнан: “Нәрсәгә ул сиңа? Нинди икәнен күрдең, белдең бит”, - дидем. “Вакыт үткәрү өчен генә, җитди планнарым юк”, - диде. Кичә кич Зәринәдән смс килеп төште: “Мин кияүгә чыгам, соңгы шансыңны кулдан ычкындырма”. Нинди соңгы шанс? Бәхет теләдем үзенә.

Алар, чынлап та, өйләнешергә җыена икән. Зәринә балага узган. Дустыма туйга мине чакырмаска куштым, ул каршы килмәде. Дустым бик кызганыч, Алла ярдәм бирсен.

Альберт Х.

Язмага реакция белдерегез

8

1

2

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Дустыгызга рәхмәт әйтегез))))) Үзегезгә яхшы тәрбияле, уңган кыз насыйп итсен...

    Мөһим

    loading