16+

Гадәти булмаган, үзенчәлекле кешеләр җитәрлек: һәр клиентның язмышы китап язарлык

Республика Ярдәм фонды белән берлектә башлап җибәргән проектыбыз кысаларында кемнәр турында гына язмадык. Шуларның берсе – Асия апа Мөбәрәкшина. Әбигә 91 яшь.

Гадәти булмаган, үзенчәлекле кешеләр җитәрлек: һәр клиентның язмышы китап язарлык

Республика Ярдәм фонды белән берлектә башлап җибәргән проектыбыз кысаларында кемнәр турында гына язмадык. Шуларның берсе – Асия апа Мөбәрәкшина. Әбигә 91 яшь.

Коронавирус вакытында аның белән очрашмаска булдык. Шуңа да кызы Рәйсә ханым Гыйләҗева белән күрешеп сөйләштек. “Әйдә Горький паркында очрашыйк әле, бу әнинең дә яраткан урыны”, – дип чакырды ул мине. Саф һавада, табигать кочагында әңгәмә дә башкача уза. Асия апа турында гына түгел, ТАССР заманында булган вакыйгаларга, әби-бабайларының тормышына ук барып җиттек.
Бабай Салих Сәйдәшев белән аралашкан

Асия апа тумышы белән Казаннан. Кама Тамагыннан бер хәрби кешегә кияүгә чыккан. Ике балалары туган. Берсе – минем белән очрашуга килгән Рәйсә ханым. Тагын Рөстәм исемле улы бар.
Асия апа озак еллар тегү цехында эшләгән. Тегүче, бригадир... Һәрчак хатын-кызларны киендергән.

– Әни тегүче булганга мин дә “модница” идем. Урамда әнине күргәч кайберәүләр “Тетя Ася, без әле дә сез теккән күлмәкләрне яратып киябез”, – дип килеп әйтәләр иде. Әни үзе дә бик матур киенде. Хәзер дә күлмәкләре берничә. Пәлтәләрен дә гел заказга тектерде. Үзенчәлекле киенергә яратканга гына түгел, кыска буйлы булганга – буе метр ярым тирәсе генә. Аяк үлчәме дә 34ле, – дип сөйли кызы Рәйсә ханым.
Асия апа бик чиста. Пөхтәлек, матурлык ярата. Рәйсә апа 91 яшьлек әнисенең чәчләрен бүген дә буяп, кисеп тора. Асия апа бик акыллы хатын. Балаларына да төпле киңәшләрен бирә ул.

– Әни һәрчак күршеләр белән тату яшәргә куша. Аннары тагын бер еш кабатлый торган сүзе бар – кешене тикшермәгез. Ни өчен кешенең шундый адымга баруын сез белеп бетермисез, аннары гайбәт сөйләү гөнаһ, үзеңә әйләнеп кайтуы бар. Кешегә каты бәрелү дә дөрес түгел, һәрчак аңларга тырышырга кирәк, ди ул. Әни безнең өчен үрнәк. Нинди авыр чакларында да бирешмәде. Әле кыш көне уң кулы сынгач та, тырыша-тырыша сул кулы белән ашарга, эшләргә өйрәнде. “Кешегә йөк буласыннан куркам. Сәламәтлегем булмагач яшәү кызык түгел икән”, – дип тә әйткәли. Аллаһы биргән гомерне тынычлыкта яшәргә язсын иде аңа. Бүген төп юанычлары – онык, оныкчыклары, – ди Рәйсә апа.
Әңгәмәдәшем лаеклы ялда. Хәзер бакчачылык белән шөгыльләнә. Көн саен Дәрвишләр бистәсе янындагы бакчасына барып кайта.
Трактор хатын-кыз

Асия апаның әти-әнисе дә үзенчәлекле кешеләр булган.
– Исхак бабай бик иҗади кеше иде. Мөстәкыйль рәсем ясарга өйрәнгән. Казандагы “Победа” кинотеатрында рәссам булып эшләгән. Исхак бабай композитор Салих Сәйдәшев белән дә аралашкан. Берсендә бабай аны безгә кунакка чакырган булган. Алар сөйләшеп, гапләшеп утырганнар, дип сөйли иде әби. Кызганыч, бабайны хәтерләмим. Мин кечкенә вакытта 60 яшендә Кабан күленә батып үлгән ул , – дип искә ала Рәйсә апа.
Әбисе – Газизә апа да гаҗәеп кеше булган.

– Трактор хатын-кыз, диләр иде аның турында. Биш-алты кешегә җитәрлек энергия тупланган иде анда. Тәүлегенә 24 сәгать эшләргә дә әзер иде ул. Аның пешергән ризыклары әле дә исемдә. Пәхләвә, паштет дисеңме, ит пәрәмәчләре телеңне йотарлык. Совет заманында ит булмады берара. Ул ашларны итнең юклыгы сизелмәслек итеп пешерә белде. Яшелчә ашыннан да ит тәме килә кебек иде. Сугыш елларында кан сеңгән гимнастеркалар юарга туры килгән аңа, кер юу бүлмәсендә эшләгән, – ди әңгәмәдәшем.
Асия апаларның Казанда күңелләренә рәхәтлек бирә торган, җан тарткан урыннары бар – Иске Татар бистәсе. Мәрҗәни урамындагы бер йортта үз йортлары белән яшәгән алар. Хәзер ул йортларын төзекләндергәннәр. Асия апа гаиләсе белән шунда барып рәхәтлек алып кайта.
Рәйсә апа алып килгән альбомны карый-карый үткәнне барлыйбыз. Әңгәмәдәшем совет заманнарын сагынып искә ала.

– Халык бердәм иде ул чакта, йортларны да өмә белән генә салалар иде. Урамда ашлар пешереп җыелышып ашыйлар иде. Дөрес, эшләгән кешегә бик җиңел булмады. Күпме эшләсә дә, планны арттырып үтәсә дә, хезмәт хакы шул ук язылды. Ә хәзер эшләгәнеңә карап түлиләр. Кешенең күбрәк акча эшләү мөмкинлеге бар. Хәер ул заманда, күп акча булса да бернишләп булмый иде. Чит илгә юллар ябык, кибет киштәләре буш. Булганы кыйммәт. Хәтерлим, 1970 елларда балык бүлегендә эшләргә теләүче юк иде. Уылдык өелеп тора, алучы юк. Ә сатучыга план үтәргә кирәк. Хәзер киресенчә. Шөкер, начар яшәмибез, – Рәйсә ханым.

Тормыш яхшы, дигәннән авыр хәлгә тарып алган әле алар. Асия апа, кызы да акчасын банкта саклаган булган. Банк банкротлыкка чыгып, зыян күргән клиентлар арасында алар да бар. Республика Ярдәм фондына гаризаны соңгы минутта тапшырган алар.
– Фонд хезмәткәрләре безне бик ягымлы каршы алды, барысын да аңлаттылар, өлкән яшьтәгеләргә аерым караш тойдык, игътибарлы кызлар эшли анда. Гаризаларны язарга булыштылар. Әни үзе исән чагында акчаны кайтара алуына шатлана. Хәзер банкта акча сакламый. Булган акчасын да оныкларына өләшеп бетерде. Гомумән, бу мәсьәләдә сак ул. Карталарга ышанмый, саклык кенәгәсенә өстенлек бирә. Пенсиясен дә картага күчерүгә каршы, барысын да кәгазьдә яздыруны сорый. Ике ел элек газ анализаторы куябыз дип бер татар егете аны алдый язган иде. 3 мең сум акча сораган. Ярый әнинең үзе белән акчасы булмаган. Өлкән яшьтә һәр җылы караштан күңел эри бит, мошенниклар моннан оста файдалана. Шуңа әнигә барысын да аңлатырга, кешеләргә артык ышанмаска кушам, – ди Рәйсә ханым.

2017 елда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, кредит-финанс оешмалары банкротлыгыннан зыян күргән кешеләргә ярдәм итү максатыннан, Республика Ярдәм фонды оештырылды. «Президент карары белән, «Татфондбанк», «Интехбанк»тан зыян күргән беренче, өченче чираттагы вкладчыларның барысына да 100 процент күләмдә ярдәм итү бурычы куелган иде. Хәзерге вакытта фонд 6 меңнән артык кертемчегә барлыгы 1,9 миллиард сумнан күбрәк акча кайтарды”, – ди Республиканың Ярдәм фонды матбугат хезмәте җитәкчесе Айгөл Оюшина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading