16+

Герой-ана: “Бүген бала үстерү уен гына”

Үзенең – 18, ә 94 яшьлек кайнанасының 68 оныгы бар!

Герой-ана: “Бүген бала үстерү уен гына”

Үзенең – 18, ә 94 яшьлек кайнанасының 68 оныгы бар!

Гаражлары 4 машина сыярлык. Ишегалдында туй үткәрмәле. Ә аш-су ягындагы өстәле еш кына 3 метрга озыная. 10 бала тәрбияләп үстергән Галиевлар гаиләсенә боларның һәммәсе дә таман гына. 

 “Ничек ялгышмый?”
 Гаилә институтын ныгытуда һәм балаларны тәрбияләүдә күрсәткән хезмәтләре өчен Балтач районының Кариле авылында яшәүче 70 яшьлек Наилә Галиевага Президент В. Путин тарфыннан “Герой-ана” исеме бирелү хәбәре килеп ирешкәч, дәррәү куандык. Әлегә рәсми чараның кайчан үткерәләчәге билгеле түгел. Анысы да булыр. Ә без күп бала әнисенең яңа шатлыгын уртаклашырга юлга кузгалдык. 

Өй тулы кеше каршы алырмы дисәк, 10 баланың сигезе инде канат очырган. Тормышланган тугызынчысы – Рамиле да күршедә генә йорт сатып алган, башка чыгарга җыена. Төп йорт дилбегәсе 32 яшьлек Ранил улы кулына кала, әлегә ул өйләнмәгән. Кыз эзлиләр. Көчендә чакта анысын да башлы-күзле итәсе, гөрләтеп туен үткәрәсе килә Наилә апаның.

– Минем 18 оныгым, бер оныкчыгым бар, исемнәрен атаганда саташып бетәм. Кайнанам Зөлхәбирә әнинең оныклары – 68әү, үзе дә 94 яшенә җитте, бер генә оныгының да исемен ялгышмый, зиһенле! Кызы гаиләсендә яши, иртүк торгач та беренче минем белән хәбәрләшә. Һәр оныгымны аерым сорый. Алар бит аңа оныкчыклар әле, ничек ялгышмый? Аллаһыдан әнинекенә тиң бәхетле картлык сорыйм. Бүгенге көнемә дә бик куанам, балаларым килсә –  безнең өйдә бәйрәм, – ди Наилә апа.

Ни гаҗәп, Галиевлар авыл тутырып яшиләр. Тугыз баласы да Кариледә төпләнгән. Хәтта Әлмәт шәһәрендә яшәүче Рөстәме дә авылда йорт салып куйган. Лаеклы ялга чыккач, хәләле белән авылга кайтырга икән исәпләре.

– Гөлназым – олысы. Иртә ныгыды, балаларны ул карап үстереште. 48 яшеңдә дөнья көткән картлар зирәклеге бар, дим. Йортлары бакча башында гына. Башлангыч сыйныф укытучысына укыган иде, кибеттә дә эшләде. Хәзер өйдә генә. Айдар кияү белән терлекләр күп асрыйлар. Савым сыерлары гына да сигезәү! Авыл җирендә яшәгәч, салам-печән өяргә кирәкме, балаларым бер-берсенә бик ярдәмчелләр. Эшнең гомер кыска бездә – күмәкле, бәрәңге бакчасын 2 сәгатьтә алып бетерәләр, – ди ана.

“Үзләре эшләп тапканы”
Рәмзиясенә 46 яшь. Апасыннан да өлгерлек күрсәтеп, беренче кияүгә чыга. Наилә апаны оныкчыклы иткән кызы да ул. Ире Илшат белән 3 бала, бер онык сөяләр. Рөстәм (44 яшь) улы, әйткәнемчә, Әлмәттә яшәсә дә, ике арадагы 400 чакрым юлны да бакча арты гына күрә – еш кайта. Хатыны Гөлйөзем дә Кариле авылы кызы, димәк ике күңелне көйдергән җирсү хисе, һичшиксез, аларны уртак нигезләренә төпләячәк.

– Фәнисем 42 яшен тутырды. Рүзилә киленем дә тырыш булып чыкты. Үз көчләре белән өй җиткерделәр, 3 бала үстерәләр. Балаларымның һәркайсы эшчән, булдыклы, авыл халкы белә, барлыклы тормышлары – үзләре эшләп тапканнары, – ди әңгәмәдәшем.
Соң, әтиләре дә ярдәм иткәндер, дим Наилә апага. Гаилә башлыгы казыкны кайда кагарга кирәклеген күрсәтмәсә, балалары моның кадәр төшенер идеме тормыш җаена?

– Харис та булышты. Әтиләре бервакытта да кул күтәрмәде, үзләренә кычкырып та эндәшмәде. Артык шаярышсалар, бер генә карап куя иде. Малайларның төрле чагы булгандыр, үзара сугышып китсәләр: “Бездә почмак җитә...” – дип, берәмләп почмакка бастырып чыга иде. Бөтен җәза шул, тегеләренә дә сабак, – ди Наилә апа.

Әти-әни тәрбиясе, сүз дә юк, балалар буй җиткезгәч, үз җимешен бирә. Алмазлары да шәһәр ягына борылып карамыйча, хәләле Хәлимә белән бакча артларына гына өй корган. Ә менә Рәмисе – 37 яшьлек ир, авылда үз эшен булдырган. Эшчән Кукмара төбәгенең Дусай авылы кызына өйләнүе дә яраган. Әлфинә белән пилорам ачканнар, быел тагын ике бина торгызганнар. Анысында брусчатка белән калайдан төрле эшләнмәләр ясау станоклары да алып кайтып урнаштырганнар.

Һөнәрле авырлыкка бирешмәс
– Лилиям 35 яшендә, югары уку йортын тәмамлады, һөнәре тире эшкәртү белән бәйле иде, эшен яратмады. Үзе – парикмахер, ә ире Рәмис абыйсы кул астында эшли. Өй салдылар. Ранилем да абыйсының терәге. Араларында бик авырлык белән тапканы. Кендегенә чорналган иде. Озак яттык бала тудыру йортында. Шул чагында ук, бәхете соңлабрак ачылыр дип, уйлаган идем, дөрескә килер ахрысы. Алинәм (30 яшь) лаборант булып җөмһүрият клиник хастаханәсендә эшләгән җиреннән Фәриткә кияүгә чыгып, авылга күченделәр. Ике бала үстерәләр. Рамилемә 27 яшь. Аерым яшиселәре килә, гаепләмим, сөенәм генә,  – ди әңгәмәдәшем.

Рамил дә эшкә булган егет. Хәрби хезмәткә киткәнче үк, Рәмис абыйсы белән ишегалдында брусчатка ясарга керешәләр. Үзләре бу эшне сугу дип атыйлар. Интернеттан укыйлар, брусчатка ясаучы осталар янына барып өйрәнәләр.

– Кер юа торган машинаның моторын салдырдык. Тимер өстәл бит. Аңа ике форма гына сыя. Моторны өстәлгә беркетеп куйдык та, ул измә эчендәге һаваны чыгарыр өчен, калыпларны селкетергә тиеш. Теге мотор, дулаштыргалап мәтәште дә чыгып ук очты. Нәрсә дип кычкырганбыздыр, әнинең: “Үзегезне харап иткәнче тырышасызмы?” – дигәне генә истә калган. Абый зур мотор алып кайткач, 12шәр калып белән эшли башладык. Рәзинә апаның улы Ришат белән яшь арабыз бер генә ел, туган көннәребез дә бер үк көндә. Бергә укыдык, әле хәрби хезмәткә дә бер якка эләктек. Аның белән брусчатканы ясап та күрсәттек. Яз җитсә халык сорап кына тора. Әле кышын да ихтияҗ бар, бәясе артканчы дип, алып куясылары киләдерме. Без бит, сез күргән гаражның яртысында гына кайнаша идек, урын тар, киптерергә дә җайсыз. Абый менә шушы кәсепне күчерер өчен дә бина тергезде. Быелгы җәйдә брусчатка да эшли алмадык, төзелештән бушамадык, – дип сүзгә кушылды Рамил.

Әрсезлеге ташып тора. Әмма бик тәрбияле, тормышны аңлап сөйләшә. Хәләле Илүзә белән бәхетле яшәячәкләренә шигем юк.

Үз гамәлең – тәрбия
Балаларга төпле тәрбия бирү – нотык уку гына түгел. Тәрбия нигезе әти-әнинең бер-берсенә булган мөнәсәбәтенә дә салынган.
– Харис миңа “Наилә матурым”, дип эндәшә иде. Балаларымның тиң ярларына шулай эндәшүен ишеткән саен куанам. Тел белән дә гозерләмәдек, ә күңелләренә сеңгән! Мин 17 ел сыер саудым, балалар ишәйгәч, Харис абыегыз эштән туктатты. Авырга узгач, пычак астына ятарга күңелем кушмады. Баланы үз ризыгы белән туа, диләр. Бер-берсенең киемен киеп үстеләр, 10 бала үстереп тә урамнан кием ертып кайтканнарын хәтерләмим. Мунчадан соң 5шәр чиләк кер юа идем. Аны батареяга тезеп киптерүләр... Укытучылары килеп керде берсендә. “Карыйм әле, киемнәрен кайларга элеп куясың икән”, – ди миңа. Күрсәттем. Һәммәсенеке дә элгечтә. Исе китте. “Балаларың тәртипле, бик әйбәт укыйлар!” – дип мактаганы да исемдә. Бүген бала үстерү – уен гына, – ди бәхетле ана.

Әгәр дә тигезлегеннән киселмәсә, Наилә апаның тулы бәхетенә тиенер көннәре дә. Кызганыч, Харис абый 7 ел элек каты авырудан 65 яшендә дөнья куйган.

– Ныклап бер генә ел авырткандыр. Гомерлек тракторчы! Ул заманда тракторлар да салкын иде. Ватылса, гел үзе төзәтте. Салкын кышта кар өстенә ятып трактор караулары... Норма егете иде, 4 ел йөреп кавыштык, – ди әңгәмәдәшем.

Наилә апа үзе 12 яшендә ярты ятимлек ачысын тойганга да, тиңлек төшенчәсе аңа бик газиз. Әнисе Мөкәтдисә яшьли астма чиреннән интегә.
– Яшелчә бакчасында эшләгәндә, көзен кырда салкын суда яшелчәләр юып, күрәсең, салкын тидергәндер. Тын ала алмый иде. Әнидән соң кыен яшәдек, әтинең туганы Миңнегөл әби безнең белән яшәсә дә, әни назы икенче бит. Әтигә мең рәхмәт, әни үлүгә өйләнмәде, безнең исәйгәнне көтте. Аңа да авыр иде. 5-6 елдан йортка үги әни килде. Без аңа әни дип эндәштек, ул да какмады. Ул апа да бакыйлыкка иртә күченде. Әти 80 яшенә тиклем яшәде, – ди Наилә апа.
Мәктәптән соң алар сыйныфын мәҗбүриләп сыер саварга калдырмасалар, үзе нинди юлны сайлар иде икән? Паспорт бирмичә йөдәтмәгәнгә генә түгел, Кариледә төпләнгән бертуганнарын калдырып та читкә юл алмас иде ул. Алар нәселе туган ягына хыянәт итми! 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading