16+

Үги әтиемне сагынам...

09 октября 2022, 11:02
9678
0
14
Уку өчен 2 минут

Миңа 14 яшь булганда, әнием онкологиядән үлде. Яман шеш барлыгын бик соң белдек. Әни хәтта химиотерапиягә барырга да өлгермәде. Әнинең мәңгелеккә киткән көнен беркайчан онытмыйм. Ул көнне үги әти каршыма килеп утырды да, елый-елый аның белән калуын үтенде, чөнки мине әбием үзенә алып китәргә теләгән иде.

Үги әтиемне сагынам...

Миңа 14 яшь булганда, әнием онкологиядән үлде. Яман шеш барлыгын бик соң белдек. Әни хәтта химиотерапиягә барырга да өлгермәде. Әнинең мәңгелеккә киткән көнен беркайчан онытмыйм. Ул көнне үги әти каршыма килеп утырды да, елый-елый аның белән калуын үтенде, чөнки мине әбием үзенә алып китәргә теләгән иде.

Ә миңа кайда яшәсәм дә барыбер иде, шуңа күрә өйдә калдым. Үги әти әнине дә, мине дә бик яратты. Безгә гел бүләкләр ала иде. Без аның фатирына әнинең вафатына ике ел кала күчендек. Әни үлгәч, тормышның яме китте. Үги әти дә, мин дә автомат режимда яшәдек. Өй-мәктәп арасы, кичләрен дәресләр. Мин үги әтиемә рәхмәтле, чөнки мәктәптә укыганда, укуым белән кызыксынды, җыелышларга да йөрде. Кирәк җирдә яклады, гел терәгем булды.

Әнисез беренче Яңа елны икәү каршы алдык. Мин салат ясадым, үги әти бәрәңге белән тавык пешерде. Менә шул вакытта янымда якын һәм бик тә кадерле кеше булуын тойдым. Ә бервакыт без икәү гөмбәгә бардык. Урманда ашарга тәм-томнар, термос белән чәй дә алдык. Тамак ялгап утырганда, үги әтием: “Менә ул бәхет! Якын кешең белән бергә булу!” – диде. Шул көннән бирле мин аңа “әти” дип эндәштем.

Аннан соң мин университетка укырга кердем. Анда да әтием ярдәм итте, ташламады. Хәзер инде миңа 40 яшь. Мин кияүдә, балаларым бар. Берничә ел элек әтием шалтыратып, безне сагынуын, кунакка килергә теләвен әйтте. Килде, рәхәтләнеп оныклары белән уйнады. Табын артында утырганда, ачылып сөйләште. Әни турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Аны соң очратуына һәм иртә югалтуына үкенүен әйтте. Әти белән соңгы сөйләшү, соңгы күрешү шул булган икән. 

Сентябрь аенда әтине җирләдек. Мин аны бик яраттым. Аның кебек мәрхәмәтле әтиләр җир йөзендә сирәк була. Бик сагынам сине, әтием... 

Миләүшә,
Әлмәт. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading