16+

Гомере буе яшьлегендәге мәхәббәтен оныта алмады

Салкын бер кыш көне иде. Авылга кунак кызы кайтты. Кичен Инзилә ике туган сеңлесе белән клубка дискотекага чыгып китте. Авылга кунак кызы кайтса, бөтен кешенең күзе шул кызда була. Инзилә дә ул кичне игътибар үзәгендә иде.

Гомере буе яшьлегендәге мәхәббәтен оныта алмады

Салкын бер кыш көне иде. Авылга кунак кызы кайтты. Кичен Инзилә ике туган сеңлесе белән клубка дискотекага чыгып китте. Авылга кунак кызы кайтса, бөтен кешенең күзе шул кызда була. Инзилә дә ул кичне игътибар үзәгендә иде.

Авыл яшьләре кызны бик кызыксынып күзәтте. Чибәр иде шул Инзилә. Куе кара чәчләр, зифа буй... Егетләр кызыксынып карасалар, кызлар көнләшеп күзәтте. Инзилә исә горур гына атлап алар яныннан үтеп китте.

Шулчак талгын бию башланды. Егетләр кызларны биюгә чакырды. Әмма Инзилә янына килүче булмады. Инзиләнең моңа исе китмәде, ул сеңлесе белән сөйләшеп утырды. Шулчак аның янына бер егет килеп, кызны биюгә чакырды. Инзилә каршы килмәде. Бию барышында яшьләр танышып та өлгерде. Егет Айдар исемле булып чыкты, шушы ук авылныкы.

Клубтан кайтканда Айдар Инзиләне озатып кайтты. Капка төбендә бераз сөйләшеп тә тордылар. Егет кызның кайнар иреннәреннән үбеп, кабат авылга кунакка кайтуын үтенеп, кайтып китте. Инзиләнең йөрәге дөп-дөп тибә иде. Ниндидер дулкынландыргыч та, шул ук вакытта ләззәтле дә хисләр кичерде кыз. Шәһәргә кузгалганда да әлеге хисләр үтмәгән иде әле. Машина тәрәзәсеннән томырылып-томырылып артка карады ул.

Инзиләнең бөтен уе гел Айдар турында иде. Айдар – карап торышка гади генә авыл егете. Буе да Инзиләнеке кебек кенә, озын түгел. Күзлекле. Артык кыюга да ошамаган. Ничек кенә булмасын, Инзилә, үзе дә аңламастан, кайнар мәхәббәт хисләрендә йөзде. Укуын да онытты (кыз мәктәптә 11нче сыйныфта укый иде), кулыннан бөтен эш төште. Көн саен егет белән очрашу хакында уйлады. Айдар да шәһәрдә укый, авылга ялларда гына кайта иде.

Көннәр үтә торды. 8 март бәйрәме якынлашты. Инзиләләр бәйрәмгә янә авылдагы туганнарына кайттылар. Инзилә кич житкәнен зур түземсезлек белән көтте. Чөнки ул бүген Айдар белән очрашачак! Сеңлесеннән Айдар хакында сораштырды кыз, аның йөргән кызы юклыгын да белгәч, түбәсе күккә тиде!

Кич җитте. Инзилә сеңлесе белән клубка киттеләр. Клубта кыз дүрт күз белән яшьләр арасыннан Айдарны юллады. Егет исә күренмәде. Инзиләнең тәмам күңеле төште. Ничек инде алай? Кайда соң ул?

Ниһаять, ярым караңгы клуб эчендә таныш шәүлә күренде. Инзиләнең йөрәге тагын да ныграк тибә башлады... УЛ! Әйе, УЛ килде. Кызны кочып алып, хәлен сорашты, кайнар иреннәре белән кызның алсу битеннән үбеп алды. Бу мизгелдә Инзилә күкнең җиденче катында оча иде!
Яшьләр рәхәтләнеп биеделәр, егет кызны талгын биюгә дә чакырды. Күңелле кич бер мизгелдә узып та китте. Айдар Инзиләне озатып куйды. Яшьләр, авыл киченең тынлыгына чумып, бер-берсенә сыенып озак кына басып тордылар. Аерылышасылары килмәде аларның. Шунда берничә атнадан тагын очрашырга сүз куештылар.

Ул атналар сизелми дә үтеп китте. Әмма Инзиләләр кунакка кайта алмады. Сагынган иде ул аны... Нишлисең, тормыш без дигәнчә генә бармый шул. Кыз, борчу-сагышларын басар өчен, сеңлесе белән хат язышты. Айдар хакында сорады. Сеңлесе хатта клубта Айдарны күрүен, аннан Инзилә хакында сорашуын, Инзиләнең авылга кайта алмавын белгәч, клубта урындыкларны тибеп очыруын бәйнә-бәйнә язган иде. Инзилә сөенеп куйды – димәк, Айдар аны көткән, ул аңа битараф тугел!

Очып йөрде Инзилә ул көнне!
Айлар үтте. Инзилә, мәктәпне тәмамлап, үзләреннән ерак булмаган шәһәргә университетка укырга керде. Айдарны исә армия сафларына алдылар. Кызганыч, кыз бит аны армиягә дә озата алмады. Хәтта кайсы шәһәрдә хезмәт иткәнен дә белмәде.

Тулай торакта бергә яшәгән дус кызы белән эч серләрен уртаклашты ул. Зөлфия дә,  мәхәббәт утында кайнаган кеше буларак, кызны аңлады, аңа ничек та булса ярдәм итәргә теләде. Көннәрдән беркөнне иптәше танышлары аша, Айдар хезмәт иткән частьның адресын табып китерде Инзиләгә. Укудан кайту белән, Инзилә Айдарга хат язды. Эчкерсез хисләрен яшереп тормыйча, кыз бәйнә-бәйнә хат юлларында тезде.

Китте хат. Айлар үтте. Еллар да үтте. Айдардан бернинди җавап та килмәде. Кыз җавапсыз мәхәббәтен көтеп саргайды, сагыш утында янды.  Аһ, никадәр авыр икән ул җавапсыз мәхәббәт. Сеңлесе дә Айдарны онытырга кушты. Янәсе, яраткан булса, ул аңа хат язар иде, янәсе.

Инзилә Айдарны онытырга кирәк дигән карарга килде. Бөтен көчен җыеп, ничек тә булса онытырга. Горур иде кыз. Барысын да салкын акыл белән уйлады. “Очратырмын әле берәр яхшы егет!”, янәсе.

Дистә еллар узды. Айдар башкага өйләнеп, читкә китте. Ике балалары бар. Инзилә исә... кияүгә чыкмады. Яше дә бара югыйсә. Артыннан йөрүчеләр дә күп булды. Күңеленә якын кешене очратмады ул.  Яшьлегендәге саф хисле мәхәббәтен оныта алмады. Жавапсыз мәхәббәтен...

Энҗе Мәһәдиева
Фото:
https://pixabay.com/ru/photos/

Язмага реакция белдерегез

16

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мэгьнесез ярату,ике мэртэбе очрашып,...

    Мөһим

    loading