16+

Хисам Камаловның хатыны Роза белән бер үкенечләре бар

Язучы Хисам Камаловның «Һәркемнең гомере бер генә», «Түләнмәгән күз яше», «Бердәнбер ул», «Үлгәннән соң яздым» әсәрләре, үзләренең исемнәре белән үк, укучыны җәлеп итә. Шушы көннәрдә халык язучысы, Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Хисам Камаловка, 90 яшь тулу уңаеннан, «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды. Шул уңайдан аны мәдәният министрының беренче урынбасары...

Хисам Камаловның хатыны Роза белән бер үкенечләре бар

Язучы Хисам Камаловның «Һәркемнең гомере бер генә», «Түләнмәгән күз яше», «Бердәнбер ул», «Үлгәннән соң яздым» әсәрләре, үзләренең исемнәре белән үк, укучыны җәлеп итә. Шушы көннәрдә халык язучысы, Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Хисам Камаловка, 90 яшь тулу уңаеннан, «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды. Шул уңайдан аны мәдәният министрының беренче урынбасары...

Яшьлегенең иң матур чагында сәламәтлеген югалта Хисам абый. Волхов фронтында аягына пуля тигән егет бер ай госпитальдә яткач, кабат яу кырына әйләнеп кайта. Икенче мәртәбә яраланганнан соң, кыр госпиталендә аның аягын ампутациялиләр. Гангрена башлангач, Латвия госпиталенә озаталар. Өч операция... 18 яшендә бер аяксыз кала егет, 19 яшендә инвалидлык бирәләр. Авыртуы көчле булгач, иң көчле дару - морфий биреп торалар, әмма организм ияләшер дип, туктаталар. Егетне Ася исемле шәфкать туташы карап, тәрбияләп тора. Хәтта аңа үз канын да бирә. Ася Хисамны алдына утыртып тибрәтә торган була. Шунда егет, аяклары авыртуга карамастан, оялудан, тешләрен кысып булса да түзә. Латвиядәге госпитальдән Хисам Камаловны Татарстанга кайтарып җибәрәләр. Ел ярым госпитальдә яткан арада, бухгалтерлар курсын тәмамлый. Аннары авылга кайтып, әти-әнисенә йөк буласы килмичә, башта Бөгелмә педагогика училищесын, соңрак Казан педагогия институтын тәмамлый. Шул чагында аның тарих бүлегендә укучы Роза исемле кызга күзе төшә. Әтисе Сәет Гарипов тәрҗемәче, язучы булганлыктан, кыз үзе дә шул өлкәдән булган эчми-тартмый торган егеткә кияүгә чыгу турында хыяллана. Кайберәүләр инвалид егеткә кияүгә чыгуын белгәч, аны жәлләп тә куя. Әмма үзенә гомерлек яр итеп Хисамны сайлаганга һич үкенми Роза апа. Тормышыннан беркайчан да зарланмый. 57 ел буе алар тату гомер иткәннәр. Инде уллары Зөфәр белән Айдарның оныкларына сөенеп яшиләр. Заманында Роза апа - университетның Лобачевский исемендәге китапханәсендә, ә Хисам абый нәшриятның матур әдәбият бүлегендә эшли. Бүгенге көнгә хәтле Хисам Камалов 34 китап бастырган икән, монда Роза апаның да өлеше зур. Ул - аны иҗатка илһамландыручы да, иҗат итү өчен шартлар тудыручы да. Тиздән язучының «Сайланма әсәрләр»е дөнья күрергә тиеш.

Тик Роза апа белән Хисам абыйның бер үкенечләре бар. Гомер буе эзләсә дә, сугышта үзенә ярдәм иткән Асяны таба алмаган Хисам абый. Прототибы итеп, аны «Безне өйдә көтәләр» әсәренә дә керткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading