16+

«Ике сәгать саен мәктәпкә әниең янына имезергә алып бара идем»

Оныкларына кадерле әбекәй ул. Үзе дә әбекәенең итәк астында үскәч, оныкларына да әбекәй назын бирергә тырыша.

«Ике сәгать саен мәктәпкә әниең янына имезергә алып бара идем»

Оныкларына кадерле әбекәй ул. Үзе дә әбекәенең итәк астында үскәч, оныкларына да әбекәй назын бирергә тырыша.

Нәсел дәвамчысы булган Софилина белән Әскәр зирәк әбекәйләренең һәр нәсихәтен тыңларга ярата. Чөнки ул аларга бар нәрсәне шулкадәр кызык, мавыктыргыч итеп сөйли белә. Бала хәсрәте күргән ананың төп юанычы шушы ике онык. 27 яшендә олы улы Марат мәңгелеккә күзләрен йома, ире Фәнилен югалта. Әле дә ярый төпчек улы Булаты бар, әнисенең яралы күңелне дәваларга, хәсрәтләрне җиңеләйтергә терәк булып яши ул.  

Казан шәһәрендә яшәүче Әлфия Сабирова балачагын сагынып, көлеп искә ала. Дөньяга аваз салу белән аны әтинең әнисе Өммегөлсем әбекәй тәрбияли.

Әлфияне тапканда әнисе Мәрзиягә 21 яшь була. Укытучы булгач, өйгә кайтып керә алмый. Ул чорда декретта утыру дигән нәрсә юк. Кызы тугач, тизләтелгән программа белән Минзәлә педучилищесын тәмамлый. “Сине күтәрә идем дә, ике сәгать саен мәктәпкә әниең янына имезергә алып бара идем”, - дип сөйли торган була әбекәе.  

Әлфия апа сугыш арты баласы. Әнисе урта мәктәп тәмамлау белән укытучы булып эшли башлый. Сугыштан кайткан күрше авыл егете Кыямга кияүгә чыга. Кыям 8 класс белемле егет, авыл советында секретарь вазыйфасын башкара. Икенче кызлары Альбина тугач, Мәрзия Кыямны урта мәктәпне тәмамларга күндерә. Иминиятче булып эшли башлаган ир, көндез мәктәптә укый, кичен эшли. Аттестат алгач, Чистай авыл хуҗалыгы техникумына көндезге бүлеккә укырга керә. Кыям абый техникумда укыганда, Мәрзия апа Алабуга пединститутына читтән торып укырга керә, аны уңышлы тәмамлап, Казан педагогия институтында да белем ала. Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең әйдәп баручы укытучыларының берсе була. 

Әтисе белән әнисе чиратлашып укып, белем ала. Икесе дә мәктәптә укытучы булып эшли. Дүрт бала - Әлфия, Альбина, Азат, Алия әбекәй тәрбиясендә үсә. “Мин кечкенә вакытта бик елак  булганмын. Үзем әнинең авылы Әнәккә кунакка барам, үзем баскыч төпләренә чыгып утырам да, әбекәйнең итәге дә күренми дип, өйдә калган Өммегөлсем әбекәйне сагынып елап утыра торган булганмын. Әнәктәге әбекәй менә бит итәк, дип үз итәген күрсәткәч, юк, синең итәк кирәкми, үз әбекәемнең итәге кирәк, дип әйтә торган булганмын. Өммегөлсем әбекәй янында үскәч, анысын үзебезнеке, дип тагын да якынрак иткәнбездер. Әнәктәге әбекәй янына еш бара идек, сирәк кенә кунып та калабыз, әмма үзебезнең әбекәй янына ашкынып кайтып керә идек. Төп йорттагы оныклар кадерлерәк дигән кебек, безне үстергән әбекәй дә якынрак булгандыр”, - дип көлеп искә ала ул бүген. 

Өммегөлсем әбекәе йортның тоткасы була. Алар гаиләсендә иртәнге аш сәгать җидедә, икедә - төшке, җидедә кичке аш. Бу вакытта бөтен гаилә бергәләп кайнар ризык ашарга тиеш. “Мәктәптән иртәрәк кайттым да, ашыйм да, чыгып китәм дигән нәрсә юк. Әтинең законы көчле иде. Өч тапкыр кайнар ризык ашарга тиеш идек без. Безнең әбекәй ризыкны бик тәмле әзерли иде. Мин аш яратмый идем. Әти кайтканчы алдан ашап куярга гадәтләндем. Әбекәйгә тәлинкә төбенә генә салып бирергә кушам. Сүземне аяк астына салмыйча алдан ашатып куя башлады. Әти кайтышка бер тәлинкә аш ашаган кыяфәт чыгарып, тәлинкәнең өстенә кадәр буяп куям. Әти бу хәйләмне сизеп алды да, әбекәйгә әйтте, без кайткач ашар, алдан бүлеп бирмә, диде. Безнең балаларны да шулай тәрбияләде. Җәйге каникулда оныклары аларда тора иде. Бөтен гаилә җыелып кайнар аш ашау гадәтен оныкларына да кертте. Балалар Кыям бабакайның нәрсә өчен орышканнарын белеп үсте. Ашаганнан соң тәлинкә чиста калмый икән, бу хәл Кыям бабакайга ошамый, ул тәлинкәне ялтыратып куйганнарын ярата. Тәлинкәгә салган ризык ашалып бетәргә тиеш”, - дип искә ала.

Кыям бабай вафатына да шактый еллар узды. Хәзер бу гадәт оныгы Булатка күчкән. Булат эштән кайткач бөтен гаилә җыелып, бер өстәл артында утырып ашарга тиеш. “Булат соңрак кайткан көннәрдә, балалар ашап куйган булсалар да, әтиләре янына утырып, җиңелчә генә булса да нидер ашарга тиеш. Булат хәзер бабайсының сүзен кабатлый – гаилә бер табын булып бергә ашарга тиеш. Моңа балалары да гадәтләнде, әтиләре кайтуга аның янына кухняга чыгып утыралар”, - ди Әлфия апа. 

Ә бит бу табында нәсел дәвамчылары тагын да күбрәк булырга тиеш иде дә бит. Ни кызганыч, олы уллары Марат әти-әнисенең йөрәген телеп 27 яшендә күзләрен мәңгегә йома. Белемгә омтылган, калын-калын китапларны кечкенә вакытында ук өч көн эчендә укып, китапханәдән башка әсәр алып кайтып, тагын укуга чумган малайның гомере яшьли өзелер дип кем уйлаган. Бу хәсрәтне күтәрә алмый 49 яшендә ире кинәт китеп бара. Әле ярый шул вакытта янында туганнары, улы Булат була. Бергәләп авырлыкларны җиңәргә, яңадан тормыш юлын дәвам итәргә көч таба, бер-берсенә терәк була алар.  
- Безнең Әлфия апа бабыкай ягыннан да, әбекәй ягынннан да үзенә барлык асыл сыйфатларын туплаган. Анда зирәклек бик көчле. Әлфия апа беркайчан да “юк”, дип кырт кисеп әйтми. Башта синең фикереңне җайлап кына тыңлый, аннан әйткәнеңне күтәреп алып, үз сүзен җиткерә. Шул вакытта син Әлфия апаның хаклы булуын төшенәсең. Булатка гына түгел, безгә дә аналарча киңәшен биреп, барыбыз өчен дә кайгыртып яши. Киңәш капчыгыбыз ул безнең, - ди энекәше Нияз.  

Лилия Нурмөхәммәтова

Фотода Әлфия ханым улы Булат, килене, оныклары, кода-кодагыйлары белән

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading