Бер атна элек Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәм улы Әхтәмовның тууына 90 еллыкны билгеләп үтәргә дип, яше-карты Космонавтлар урамындагы элек ул яшәгән йортка куелган мемориаль такта янына җыелган иде.
Коеп яуган яңгыр да батыр якташыбызга булган ихтирамны киметә алмады. Яшьлеген илебез азатлыгы өчен кызганмаган каһарман истәлегенә чәчәкләрне дә рәсми затлар:...
Бер атна элек Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәм улы Әхтәмовның тууына 90 еллыкны билгеләп үтәргә дип, яше-карты Космонавтлар урамындагы элек ул яшәгән йортка куелган мемориаль такта янына җыелган иде.
Коеп яуган яңгыр да батыр якташыбызга булган ихтирамны киметә алмады. Яшьлеген илебез азатлыгы өчен кызганмаган каһарман истәлегенә чәчәкләрне дә рәсми затлар: Татарстан буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров һәм Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Дамир Даниуллов куйды. Әлеге хәтер бәйрәменә күкрәкләре орден-медальләр белән тулган ветераннар да, тыл батырлары да, мәктәп лагеренда ял итүче балалар да килгән иде. Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов үз чыгышында: «Ул батырлык өчен туган иде», - диде. Батырның кызы Илсөя Кантимерова да әтисенең кешелекле, гадел булуын, соңгы минутына кадәр берәүдән дә ярдәм көтеп ятмавын искә алды. Сабир аганың яраткан җыры «Киек казлар» Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев башкаруында аеруча моңлы яңгырады. Чыгыш ясаучылар, батырны якыннан белүчеләр, ветераннар - барысы да аның тыйнак булуын ассызыкладылар. Ул мәктәпләргә очрашуларга еш йөргән, ләкин беркайчан да үзе турында сөйләмәгән, һәлак булган сугышчан дусларын искә төшергән.
Ә бит сөйләр нәрсәләре күп булган Сабир аганың. Кукмара районының Иске Өскебаш авылында җиде балалы гаиләдә баш бала булып дөньяга килгән. Тимерче әтисе Әхтәм ага, эш коралын улына калдырып, сугышның беренче көннәреннән үк яу кырына китә. Әтисеннән улына күчкән тимерче чүкече тик ятмый - халыкка хезмәт итә, самолетка кадәр төзәтә хәтта.
Шулай беркөнне авыл өстеннән кукурузник түбән генә очып үтә дә басуга төшә. Очучы, оста эзләп, тимерчелеккә килә.
- Бензин багын ябыштыра аласыңмы?-дип сорый очучы.
- Алам, - ди Сабир, - нәрсәсе бар инде аның! - Салдырып алып, ямап та бирә.
Рәхмәтле очучы Сабирны самолетка утыртып, күккә күтәрелә. Менә шунда дөньяның зур, матур икәнен өстән карап күрә дә инде киләчәктә батырлыгы турында телдән телгә сөйләнәчәк егет.
Әтисенең һәлак булуы турындагы кара кәгазь килеп озак та үтми, 1943 елда Сабирны да сугышка алалар. Бу вакытта аңа нибары 17 яшь була. Илгә куркыныч янаганда, яшьне санап торалар димени?! Әтисе өчен үч аласы да килә. Егет башта танкка каршы мылтыктан атарга өйрәнә һәм рядовой булып 3нче Белоруссия фронтында дошманга каршы аяусыз көрәшкә күтәрелә. Ул беренче көннән үк үзенең куркусыз, кыю икәнен күрсәтә, фашистларның танкларын утка тотып, чүпләп кенә тора.
Германиягә фашистларның өненә килеп җиткәч, Җиңү тәмен татыган егет тагын да ярсыбрак сугыша башлый. Неммерсдорф шәһәрендәге бер шактый ук ныгытылган пунктка һөҗүм иткәндә, батыр сугышчы берүзе бер танк, өч үзйөрешле артиллерия җайланмасын, ике бронетранспортер һәм дошман снарядлары төялгән ике йөк машинасын юк итә. Шушы һәм башка батырлыклары өчен гвардия рядовое Сабир Әхтәм улы Әхтәмовка 1945 елның 24 мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә, «Алтын йолдыз» медале һәм Ленин ордены тапшырыла.
Сабир Әхтәмов 1945 елның 24 июнендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында узган Җиңү парадында да катнаша. Башта, буең бәләкәйрәк дип, аны парадка алмаска уйлыйлар. «Сугышырга буем комачауламады бит», - дип, күкрәгенә тагылган «Алтын йолдыз» медален күрсәткәч кенә: «Мондый батырлар парадта булырга тиеш!» -дип рөхсәт итәләр.
Тыныч тормышта да Сабир ага хәрби киемен салмый. Арзамас 16, Мәскәү, Чернигов, Түбән Новгород хәрби частьларында хезмәт итә. Кайда гына булса да, туган ягына - Татарстанга, Казанга кайту турында хыяллана һәм батырның бу хыялы 1991 елда тормышка аша.
Сабир аганың 85 яшьлеген Татарстанда зурлап билгеләп үтәләр. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов аны үзе шәхсән котлый, истәлеккә фотога да төшәләр. Хәзер бу рәсем дә, батырның орден-медальләр белән тулы кителе дә, Герой билгеләре дә аңа багышланган музейда саклана. Җиңүнең 70 еллыгында Казан шәһәренең ул торган йортның күршесендәге 121нче лицеенда курку белмәс батыр якташыбыз хөрмәтенә музей ачылган. Искә алу тантанасының икенче өлеше дә шушы музейда дәвам итте. Башкалабызның бер урамы Сабир Әхтәмов исемен йөртә.
Әйе, батырлар үлмиләр. Алар яңа батырлар тәрбиялиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар