Тетрәндергеч вакыйгалар Новозареченскта туган (»Баулы» совхозы) Илдар Шәмсетдиновны бала чагында ук сагалый.
Баштан әтисе, күп тә тормый 1979 елда әнисе фаҗигале төстә һәлак була. Бу хәбәрне ишеткәч, бәләкәй Илдар аңын җуеп егыла. Бөтенләй ятим калуына ышанасы килми . Әти-әнисез аның дөньясы караңгылана... Баланы Бөгелмәдәге балалар йортына урнаштырганнар.
Үсмерлек чоры авыр булды
– Әниемнең сеңлесе 18 яшьлек туган апам мине нык жәлләп опека рәсмиләштергән, – дип хатирәләргә бирелә Илдар хәзрәт. – Аның гаиләсендә үстем. 8 яшемдә Суворов училищесына җибәрергә тиешләр иде. Тик никтер җирле җитәкче миңа характеристика бирмәде. Ә бит кече яшьтән үк хәрби булырга өметләнгән идем. Кече яшьтән үк эштә чыныгып үстем. Комбайнчы ярдәмчесе дә булдым, көтү дә көттек. Хуҗалыкта нинди эш бар. Барысын да башкардым. Үсмерлек чоры авыр булды. Җитмәсә, апамның ире йодрык уйнатучан булып чыкты, түзмичә күпме тапкыр өйдән чыгып качуымның исәбен дә хәтерләмим.
Сигезенче сыйныфтан соң Илдар апасы үгетләве белән Әлмәт нефть техникумына укырга керә. Үсмерлек чоры үзенекен ала, уку белән катлаулыклар килеп чыга да, үсмер егет Әлмәттә бер ел укыганнан соң, авылдагы СПТУга күчә, киң профильле машина йөртүче-механизатор белгечлеген алып чыга. Язмышның бормалы юллары Илдарны ерак Себер якларына илтә. Янәсе, анда яшәргә дә, эшләргә дә урын бар.
– Биредә буровойда эшләдем. Себер салкыннарында чыныктык. Әле 1990 елларда ук Украинадан килгән кешеләр белән эшләргә туры килде. Шул вакытта ук безгә карата бик начар мөнәсәбәттә иде алар, мыскыллап көләргә яраттылар. Шуңа күп төрле низаглар да кабынды.
Шактый вакыт шунда эшләгәннән соң Казанга кайтырга булдым, туган як үзенә тартты. 1996 елда Вәлиулла хәзрәт белән танышып киттем дә, ул сиңа дин юлы буенча китәргә, укырга кирәк диде. Аның нәсихәте белән Мөхәммәдия мәдрәсәсенә укырга кердем, – ди Илдар хәзрәт.
“Күңелеңнең ихлас булуы кирәк”
Дингә килү – ул Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Аның күңел түрендә чәчәк атуы төрле кешегә төрлечә бирелә.
Дингә килү өчен күңелеңнең ихлас булуы кирәк. Ислам дине сабыр, тыйнак, кешелекле, мәрхәмәтле, юмарт, ачык йөзле, киң күңелле һәм башка күркәм сыйфатларга ия булуны хуплый. Бу сыйфатларның һәркайсы Илдар хәзрәткә хас.
– Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, билгеләнеш буенча Баулы мәчетенә куелдым, – дип сөйләвен дәвам итә Илдар хәзрәт. – «Өмет», «Гали» мәчетендә эшләдем. Дини йортларга газ кертү, электр энергиясе суздыру эшләре белән шөгыльләндем. Яхшы дипломат идем. Кайбер муеннан бурычка баткан мәчетләргә газын да үткәрдек, бурычлары да түләнде. Язмыш җилләре Оренбург өлкәсе Ибрай авылына илтте. Ул вакытта өйләнгән идем инде. 2008 нче еллар иде. Мәчеткә йөрүчеләр дә күп булды. Аларга карап минем күңелем сыкрый, безнең якларда халык "европаланышып" беткәннәр бугай. Анда алар бердәм, дини, биш вакыт намазларын калдырмый. Бирегә күченгәч, безгә хәтта йорт сатып алдылар. Шакката идем, әбиләр, апалар да хатыныма ярдәм итеп бердәмләшеп яшәдек. Берничә елдан соң чакыру буенча кире Баулыга кайттым, – биредә Илдар хәзрәт моңаеп китә.
“Иң югары бүләк зур сынаулар аша килә”
– Хатыным, өч балам бар. Зөлфия белән без мәктәптә укыганда ук таныш идек. Тик юлларыбыз беразга гына аерылды, ураулы юллар аша кавышырга язган. Булачак хәләлем беренче иреннән аерылган иде, улына 6 яшь иде. 2000 елда кавыштык. Улыбыз Мәлик мөселман банкында эшли, хәзер инде үзенең 3 баласы бар. Уртак улыбыз Муса Башкортстанда нефть компаниясендә эшли, Суфиябез кияүдә, банк өлкәсендә эшли, Әхмәтебезгә 19 яшь, – дип хәзрәт кыска гына гаиләсе белән таныштырып үтте.
Махсус хәрби операциягә китү турында озак уйлана ул. Җитди, төпле карарга килгәч кенә, хәрби комиссариатка барып килешүне имзалый. Бу хакта якыннарына хәбәр иткәч, ышанмый калалар. Дин әһеленә яу кырында бик авыр булачак бит, намаз уку буенча да, ашау ягыннан да.
– Әлеге махсус хәрби операцияне сынау итеп кабул итәргә кирәк. Сынаулар аша үткәреп, Аллаһ кешене гөнаһлардан чистарта. Хәдистә әйтелә: “Иң югары бүләк зур сынаулар аша килә”. Аллаһ яраткан бәндәсен сынауларга дучар итә. Кем тиешенчә кабул итсә, ул сөекле, әгәр канәгать булмаса, Аллаһның ачуына лаеклы булыр. Сәхабәләрнең берсе әйткән: “Әгәр сынаулар булмаса, Кыямәт көнендә без Аллаһ каршына буш кул белән килгән булыр идек”. Сынаулар иманлы бәндә өчен – ул, бәлки, ахирәт тормышына кадәр ирешә торган нигъмәттер. Хәрби комиссариатта миңа «Тимер» батальонына хәзрәт кирәк, диделәр. Дини тәгълимат, дини яктан рухларын күтәрү бер, әмма бу бәрелеш, ничек тә ярдәм итәргә, егетләрне рухи яктан куәтләп торырга кирәк. Айлар буе син көн дә шул ук кешеләрне күрәсең, көн дә бер үк күренеш, әлбәттә, мондый шартларда рухи яктан сынуы бик тиз. 2024 ел апрелендә безнең ротаны Работинога керттеләр. Биредә төрле күренешкә тап булырга туры килде. Җитмәсә, миңа, укыту аша үтмәгән кешегә яу кырындагы дәһшәтле вакыйгаларны күрү чынбарлыкка башкача карарга мәҗбүр итте. Мулла позывное алдым. Намаз уку өчен ният кылу кирәк, окоп янында гына намаз укыйм, ә шунда минометтан аталар. Егетләр моңа шакката, ә мин аларга: “Намаз укылган җирдә, фәрештәләр 50 йортны саклый”, дип әйтә идем. Әлбәттә, яу кырында һәр секунд соңгысы булырга мөмкин, тик Аллаһка ышану авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Шуңа хәтта рус егетләре дә яныма килеп: “Хәзрәт, безнең өчен дә дога кылыгыз”, дип әйтә. Мөселман егетләр исә үзләре белән догалыклар йөртә, дин юлына баса. Намаз укый башлыйлар, авырлыкларны җиңәргә дә Аллаһы тәгалә булыша. Минзәләдән Гарай позывнойлы бер егет бар иде. Механиклар булмагач, берсендә моны миналардан чистарта торган танкка утыртып, алгы сызыкка җибәрделәр. Дрон белән бәргәннәр боларны. Егетләр качып өлгергән, ә “Гарай” шартлаудан ишетми башлаган, күрәсең, контузия алган. Бронежилет кискәләнеп беткән, каскасы каядыр очкан. Позициягә кире кайтырга кирәк, ә анда тоташ миномет уты, әллә ничә дрон очып йөри. Ничә чакрым юлны йөгереп үтүен дә белми калган. Яу кырында мотоциклга тап булган. Бәхеткә, ул кабынган, шуңа утырып чыккан. Кичен егетләр белән ашап утырабыз, окопка “Гарай” кереп бара. “Заданиегә кергән идем, бәрделәр безне”, дип башыннан кичергәннәрне сөйләп бирде. Ут астыннан чыгып та тәнендә бер сызык кына калган. Бер аягында аяк киеме бар, икенчесендә юк. Менә шулай оекчан килеш күпме юл үткән. Бер могжиза бит инде. Аллаһы Тәгалә саклаган.
«Хәзрәт, ничек хәлләр. Әйдә дога кылабыз»
Алгы сызыкка 3шәр кеше йөгерә йөгерә керәләр. Снаряд, минометканың тоташ уты астында. Безнең «Тимер» егетләре легендар диңгез пехотасы хәрбиләрен алыштыра. Кайчандыр каршы як әзерләгән, ә хәзер безнең хәрбиләр яулап алган позицияләргә, окопларга урнашалар.
– Шуларда өчәр кеше яшәдек. Заданиегә, әйтик, боеприпаслар, ризык кертергә дә өчәүләп йөри идек. Җәяү йөгерәбез. Биш чакрым бу якка, икенче якка биш чакрым, Өстә 20 килограмм йөк төялгән капчык, өстәвенә бронежилет. Казан егете, «Тимер» батальоны легендасы Фаза белән таныштым. Аның турындагы истәлекләр күңелемнең иң түрендә сакланачак. «Хәзрәт, ничек хәлләр. Әйдә дога кылабыз», дип килеп күрешә, рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз. Нәкь менә ул яу кырында иң зур терәгем, таянычым булды. Ә Фаза белән күрешкән саен ул берәр вакыйгага куанып, ихластан “Аллага шөкер” дип әйтә иде. Ул гадәттә авыр яралыларны алып чыгу, аларны медикларга тапшыру белән мәшгуль булды. Алгы сызыкка кергәндә үзе турында уйламый — яралы янына ничек тизрәк барып җитеп, аны мөмкин кадәр тизрәк алып чыгу турында гына баш вата.
Дустының үлемен ишетү Илдар хәзрәт өчен чын шок була, хәер аның өчен генә түгел. Ә бөтен батальон кайгыга бата.
– Берникадәр вакытка барысы да тукталып калды кебек, аны югалтуыбызны һәм аның безнең белән булмавы фактын кабул итү авыр булды. Ул бит шулкадәр күп яхшылык эшләде, шулкадәр кеше гомерен саклап калды. Батальонның яртысын ул алып чыкты. Һәм Россия Герое исемен ул исән чагында алырга тиешле шәхес иде. Фазаның гомере 6 июньдә өзелде. Мөмкин кадәр күбрәк хәрбиләрне коткару өчен чираттагы эвакуациягә ашыкты. Аның мотоциклы «ноль»га оча, эвакуация ноктасын шулай атыйлар. Ләкин легендар «Урал»ның алгы тәгәрмәче юлда яшерелгән минага килеп бәрелә, шартлау ишетелә. Фаза шунда ук һәлак булды.
Үзенең «Урал»ында Фаза 126 яраланган һәм 29 һәлак булган егетне алып чыккан. Боларның барысын да, тоташ ут, Дрон-камикадзелар өере астында. Бу егетләрне чын каһарман дими ни дисең. Ә бит махсус хәрби операция кайчан да булса бер тәмамланачак, бер айдан, яки бер елдан соңмы, моны бары бер Аллаһы Тәгалә белә. Болар барысы да Илдар хәзрәт сүзләре. Үзенең шәһит киткән дусты “Фаза”, хәзерге вакытта яу кырында булган егетләрнең һәрберсен чын герой, чын патриот дип атый ул. Чөнки ил сагында тора. Ә каршы якта ничәмә-ничә ил, милләт вәкиле җыелган. Алар барысы да безгә каршы. Баштанаяк коралланган универсаллар белән аяусыз көрәштә башларын салган егетләребез мәңгегә безнең күңелләрдә булсын иде.
Уйланырга кирәктер
– 35 егет кереп, шулардан ничәсе исән калуы турында сөйләп тору, бәлки, урынсыздыр. Әмма күпләр кайдадыр меңнәрчә чакрым ераклыкта барган бу аяусыз көрәш турында уйламый да, белмәмешкә, күрмәмешкә тырыша. Илебезгә килгән афәттән ерак торуны хуп күрәләр, күрәсең. Әле менә яу кырыннан кайтып сәүдә үзәгенә кердем, һәркем күңел ача, каядыр ашыга. Ә махсус хәрби операциядәге егетләребез аларның шулай тыныч, рәхәтләнеп көн күрүләре өчен секунд саен үлем белән күзгә-күз очраша. Уйланырга кирәктер, җәмәгать, фронтка ничек ярдәм итә алам, дип фикер йөртергәдер, хатмы, маскировка челтәреме, алар һәркайсы кирәк, – дип җан ачысы белән мөрәҗәгать итте Илдар хәзрәт.
Шушы көннәрдә ул янәдән кире юлга кузгалды. Куркудан башын түбән ия торган кеше түгел ул Илдар хәзрәт.
– Нәкь шигырьдәгечә: “Чын иманлы ир-егетләр какшамас һәм каушамас.
Нурлы йолдызлар белән тулган аяз күңлем күген
Шик вә шөбһәле томаннар һәм болытлар капламас.
«Бу көрәш, алда бәхет бар», дип язылган күңелемә;
Әллә нинди иблисең дә пычрата алмас, тапламас! – менә шундый рухта саубуллаштык без аның белән. Күрешкәнчегә кадәр. Аллаһы Тәгалә сезне саклап, яклап йөртсен.
Комментарийлар
0
0
Исән йөреп сау кайтырга язсын сезгә, Хәзрәт. Аллаһ ярдәменнән ташламасын
0
0