16+

Интим хезмәт күрсәтүең өчен, доллар белән түлиме, әллә...?

Танышым Гөлнисаның (исемнәр үзгәртелде – Авт.) унсигез ел бергә тормыш йөген тартып барган ире Надир, уйламаганда-көтмәгәндә эштән соң эчеп кайтырга һәвәсләнде.

Интим хезмәт күрсәтүең өчен, доллар белән түлиме, әллә...?

Танышым Гөлнисаның (исемнәр үзгәртелде – Авт.) унсигез ел бергә тормыш йөген тартып барган ире Надир, уйламаганда-көтмәгәндә эштән соң эчеп кайтырга һәвәсләнде.

Хатыны ризасызлык белдерә башлагач, лачын кебек ике улыбызның әнисе дип тормады, хатынын юк-барга гаепләп, авыр сүзләр әйтеп, нахакка рәнҗетергә кереште.

Айлар буе баш күтәрми эчкән ирен айныту өчен, Гөлниса нәрсә генә эшләп карамады. Үгетләп-җайлап наркологка алып барды, тик кодлаштыруның файдасы ике генә айга җитте. Күпме акчасы җилгә очты. Ире тагын аракы чоңгылына чумгач, аннан тартып чыгару өчен, өшкерүче карчыкка барып, шифалы үлән төнәтмәсе алып кайтты. Шуны чәенә салып эчермәкче иде, ире котырына ук башлады. 

– Нәрсә, агулап үтереп, миннән котылмакчы буласыңмы? Мине теге дөньяга олактырып, сөяркәң белән типтереп яшәргә җыендыңмы? – дип, бер гөнаһсыз хатынын сугып екты да, көрәктәй куллары белән бугазына ябышты. Әгәр шул мәлдә кече уллары Илһам мәктәптән кайтып, әнисен яклап арага кермәгән булса, иреннәре зәңгәрләнеп, йөзе агарынып каткан Гөлнисаның җаны кыл өстендә иде.

Хатын гарьлегеннән бермәл телсез калды. 

– Ни сөйлисең, әтисе? Нинди сөяркә? Унтугыз яшемдә сиңа саф кыз килеш кияүгә чыктым. Миңа синнән башка берәүнең тырнак очы да кагылганы юк! – дип сулкылдады ул. Хатыны ничаклы акланырга тырышса, хәтта ипи тотып ант итсә дә, Надирның үз туксаны туксан иде. Үсмер улларын каршысына утыртып: “Мин хәсрәтемнән эчәм, балакайларым. Йөрәк януын аракы да басмый ичмасам. Анагыз – себерке! Моның хурлыгын кичергәнче, үлүем артыграк!” – дип канга тоз салды. Гөлниса чарасызлыктан нишләргә дә белмәде. Әгәр улларыбыз әтиләренең сүзләрен дөрескә санаса? – дип борчылды ул. 

Атналар буе салмыш килеш, эленке-салынкы селкенеп йөргән ирне эшеннән кудылар. Тамак – тәмугътыр. Гөлниса үзенең ундүрт мең сумлык хезмәт хакын, ничаклы тәртипләп тотса да, җиткерә алмый азапланды. Әзмәвер чаклы гәүдәле кырык сигез яшьлек ир, эш эзлисе урынга, хатынын төрлечә мәсхәрәләп, бер елга якын өйдә бот күтәреп, диванда аунап ятты. Беркөнне Гөлнисаның квартплата түләргә дип җыеп куйган акчасын табып алды. “Рюмочная” тирәсендә иснәнеп йөрүче әшнәләре белән бергәләшеп, тиененә чаклы эчеп бетерделәр. Хатының чарасызлыктан кычкырып елавына исе дә китмәде.

– Нәрсә балавыз сыккан булып кыланасың? Бай сөяркәң ашатсын! Интим хезмәт күрсәтүең өчен, доллар белән түлиме, әлле евро беләнме? – дип, мәсхәрәле көлде. Бу нахак сүзләрне уллары да ишеткәнгә, Гөлнисаның сизгер йөрәге меңгә теткәләнде. Беркөнне Гөлниса олы улы белән үзенең гөнаһсызга рәнҗетелүе турында сөйләшмәкче иде. 

– Әни, яшереп маташма инде! Әти генә түгел, Алма апай да, бабакай да синең турында шулай сөйли бит. Дания апа төнге сәгать унбердә тукталыштагы эскәмиядә озын буйлы бер ир-ат белән кочаклашып утырганыңны күргән. Шул турыда Алма апайга сөйләгән. Ә ул авылга кайтып бабакайга серне чишкән. Бабакайның әтигә килеп сөйләгәнен үзем ишетеп тордым. “Хатының тәмам бәйдән ычкынган икән, улкаем. Матри, авыз ачып калма. Ир бул! Соң булганчы, акылга утырт хатыныңны. Арт сабагын укыт. Юкса, сөяркәсенә ияреп өйдән чыгып качуы ихтимал. Балаларың ятим калыр. Үзең адәм көлкесенә әверелерсең. Урамга чыгарлыгың, авылга кайтырлыгың калмас. Үзеңә “Мөгезле Надир” кушаматы тагарлар” , – дип сөйләде. Нигә мөгезле диде икән ул, әни? Хатыны хыянәт иткән иргә мөгез үсә башлыймы әллә?
 Гөлнисаны гүя ток сукты.

– Чеп-чи ялган бит бу сүзләр, балакаем! Нинди тукталыш ди ул? Кем белән кочаклашыйм? Булмаганны! Шәһәрнең икенче башында яшәүче Дания апаң, ярты төн җиткәч, үзе безнең тукталышта нишләп йөргән икән соң? 

Гөлнисаның сабырлык савыты мөлдерәмә тулды. Баласы алдында кычкырып елап җибәрмәс өчен, авырттырып иреннәрен тешләде. Тиз генә киенде дә урамга чыкты. Каршыдагы паркка кереп, аулак эскәмиягә барып капланды да, туйганчы балавыз сыкты. Бу чаклы мине пычратырга, килендәшем Даниягә ни зыяным тигән? Вакытында ире Кәримгә дөресен әйтеп, туган-тумача алдында адәм рисвае итмәгәнем өчен, рәхмәте шушыдыр. Ит яхшылык, көт яманлык, диләр шул. 
Икебез дә бер урам тыкрыгында тәгәрәшеп үстек. Сигезенчене тәмамлагач, икәүләп Казанга килеп, һөнәри училищеның аш-су әзерләүчеләр төркемендә белем алдык. Бер тулай торакта яшәп, янәшә караватларда йокладык.

Бер кабымлык икмәкне бүлешеп ашадык. Бер завод ашханәсендә тир түктек. “Соцгород”тагы татар дискәтүгенә күңел ачарга баргач, Даниянең күзе нык бәдәнле, тулган айдай түгәрәк, көләч йөзле Надирга төште. Кыз аны үзе биергә чакырды, егет тулай торакка чаклы озата кайтты. Берничә ай чамасы дуслашып йөреп маташтылар. Дания Надирны тәмам үзенеке иткәндәй санап, тиздән аңа кияүгә чыгам дип сөйләнә, ашыгып бирнә сандыгы тутыра башлады. 

Беркөнне завод проходноеннан чыкканда, Надир Гөлнисаны беләгеннән эләктереп алды. “Нишләвең бу? Данияң белән бутадыңмы әллә мине?” – дип, кулын тартып алды кыз. “Бутамадым. Миңа син баш ташлап гашыйкмын. Төнлә төшләремә керәсең, көндез күз алдымнан китмисең. Дания үзе миңа сагыз кебек ябышты бит ул. Эт кебек артымнан тагылып йөрде. Мин аны башта ук яратмадым. Вакыт уздырыр өчен генә озаткаладым. Син авылда чагында, тулай торактагы бүлмәгезгә дәшеп, аракы белән сыйлады да, юмалап үз янына яткырды.

Мин шунда аның сафлыгын күптән җуйган “тишек ләгән” икәнлеген сизеп алдым. Миңа кеше калдыгы кирәкми! Саф кызга өйләнәчәкмен!” – диде. “Надир, ялгышмыйсыңмы? Даниянең синнән башка егете юк иде бугай ла. Юкка ташларга җыенасың. Үзең өчен җанын ярып бирергә әзер кызны нахакка рәнҗетсәң, каргышы төшәр, үзең дә рәхәт күрмәссең”, – дип, Гөлниса тиз-тиз атлап, тукталышка таба юл тотты. 

Даниянең чираттагы ял вакыты килеп җиткән иде. Профсоюздан юллама юнәтеп, диңгезгә китеп барды. Үзгәреп, чибәрләнеп кайтты. Ял килешкән үзенә. Авызы ерык, күзләре янып тора. Карашына серлелек иңгән. Көньяк кояшында кызынып, аксыл тәне матур төскә кергән, битендәге сипкелләренә тиклем сизелми башлаган иде. Гөлниса авылда әнисе янында уздырган чираттагы ялыннан килгәч, Даниядә сәер үзгәрешләр күреп, өнсез калды.

Битенә туткыл чыккан, иреннәре кабарыбрак тора башлаган, үзе ризык талымлый. Тозлы кыяр алып кайтып, авызын чәпелдәтә-чәпелдәтә, өч литрлы банканың төбенә төшкәнче умырып ашавын күреп алгач, әллә Ходаем Дания авырлымы икән, дигән шик төште. Шулай да бу хакта авыз ачарга базмады. 

Надир Гөлнисага иркен суларга да ирек калдырмады. “Өзелеп яратам! Сиңа гына өйләнәм! Тату гаилә корып, без бик бәхетле яшәячәкбез! Чык миңа кияүгә, үкенмәссең! Синең кебек зәңгәр күзле, нечкә билле, уймак авызлы кызлар, баһадир гәүдәле уллар үстерербез. Өйләнсәм, миңа яңа төзелгән йорттагы малосемейкадан аерым бүлмә бирәчәкләр. Кысан, тараканлы, көн- төн мыжгып торган тулай торак түгел инде, ни дисәң дә үз почмагыбыз булачак. Икебез дә бер заводта эшләгәч, тиздән иркен фатирлы булып куюыбыз да ихтимал”, – диде. 

Надирның Гөлниса тирәсендә бөтерелүен күрү Даниягә ошамаса да, нихәл итсен. Аралары өзек. Бер кискән икмәк кире ябышмый. Хәер, артык кайгырырлыгы юк. Кара диңгездә танышкан әрмән егете Арсеннан бик тә өметләндергеч хат килгән. “Сагынам. Юксынам. Казанга командировкага килгәч, һичшиксез, очрашырбыз. Сине туганнарым белән таныштырырга уйлыйм. Уртасы бөгелебрәк торган борыныңа тиклем күңелемә якын, чөнки минем әнкәйнекенә охшаган. Ул да сине үз итми калмас”, – дигән. Көннәр бер- бер артлы үтә торды. Арсенның үзе түгел, эзе дә җуелды. Даниянең сөю хисләре тулы хатына ”Адресат выбыл” дигән пичәт сугып, кире кызның үзенә юлладылар. 

Октябрь бәйрәме алдыннан Надир Гөлнисага тәкъдим ясады. Туйны авылда зурлап үткәрделәр. Дания кыз ягыннан шаһидә булып, кунакка кайтты. Туй барган өч көн эчендә тәҗрибәле “туташ” тик ятмады. Надирның моңарчы кызлар кулы тотып карамаган энесенә бер чәркә “утлы су” эчерде дә, юаш Кәримне су буендагы җылы мунчага ияртеп алып төшеп, гаҗәеп серле хатын- кыз ләззәтен татытты. Рәхәтлектән мие чуалган, аңы томаланган Кәрим, Казанга килгәч тә Дания белән аулакта очрашкалап йөри башлады.

Үзенең әрмән егетеннән авырлы икәнлеген тәгаен белгән, бу халәтендә адәм мәсхәрәсенә калмыйча гына ничек котылырга, дип көне-төне баш ваткан Даниягә Кәрим белән гыйшык-мыйшык уены уйнап йөрү мач килде. Карындагы баласы “шул авыл мокытныкы” булып туачак! Очрашып йөргән чая-үткен назлы хатынның корсагы түгәрәкләнүен күргән Кәрим, юаштан юан чыга, дигәндәй эшне тиз тотты. ЗАГСка барып язылышып кайттылар да, тулай торак бүлмәсендә яши башладылар. 

Элеккеге ике дус кыз килендәшләр булып куйды. “Сабыебыз җиде айлык кына булып туса да, иллә дә терчә. Бер яше тулганчы йөри башлады. Ул музыкага мөкиббәнлеге тагын! Телевизордан дәртле көй ишетеп алуга, боргалана-сыргалана селкенергә, үзенчә тәтелдәп биергә керешә. Үскәч биюче булыр, мөгаен”, – дип мактанды Кәрим. Дания авыз чите белән генә елмаеп, ияк какты. Арсен да ут чыгарып бии иде шул. Дәртлелеге, утлы карашы, татлы сүзләре, юмартлыгы белән үзенә каратты. Кыйбатлы бүләкләргә, чәчәкләргә күмде. “Бүләк”нең иң саллысы...

Даниянең карынына салган оеткы булган икән. Ярый әле Дания үзе дә төшеп калганнардан түгел. Карачутыр кызын әтиле итеп үстерү җаен тапты. Мокыт ир Кәрим, Назаны үлеп ярата, иркәләп, сөеп туймый. Хатыны өчен дә җаны фида. Дания салам сыйраклы, дәртсез юаш ирен ярата алмады. Бертуганы булса да, абыйсына охшамаган. Менә Надир – ир дисәң дә ир ичмасам! Алыпныкыдай киң күкрәгенә сеңеп, бер кочаклап ятуың үзе ни тора! Иргә дә миргә дә ярау серләрен шактый әйбәт үзләштергән Дания, каенагасы Надирга янәдән күз аткалап, арт уйнаткалап караган иде дә, максатына ирешмәде. “Сырпаланма, әнчек! Кем икәнлегеңне күптән беләм! Кызганычка энекәшемнең күңел күзләре сукыр!” – дип гарьләндерде Надир.

“Ничава, утлы табада биетәчәкмен әле мин сезне!” – дип ысылдады Дания. Ул Гөлнисаның бәхетеннән үлеп көнләште. Уйлап карасаң, уелыплар китәрсең. Минем кай җирем аныкыннан ким? Бәлки артыграктыр да әле. Рәхәтләнеп шаярам, көләм. Чытлыклана, яраттыра беләм. Кирәк булса, теләсә кайсы ир-атны дуга итеп бөгәм. Ә Гөлнисаның бар белгәне – эш тә, бетмәс-төкәнмәс өй мәшәкатьләре. Аныңча, өе чиста, табыны тулы мул ризык булсын. Өендә матурлык тудырам дип, тәмам эштән чыга. Хәтта чәчтарашка барып чәч буятуны да кирәксенми бит ул, бизәнми дә. Чып-чын гаилә колы. Өйдәгеләр кубызына бии торгач, үз мәнфәгатьләрен тәмам оныткан. Иренең авызына гына карап тора. Ул ни сораса, шундук алдына китереп куя. Арыдым дими, төн йокламаса йокламый, уллары, ире яраткан тәм-томны пешереп, алларына куя. Ире кая теләсә, берсүзсез шунда җибәрә. 

Даниянең авырлы килеш беркатлы Кәримгә чәердәй ябышуын тәгаен белсә дә, Гөлниса ул чакта телен аркылы тешләде. Нихәл итәсең, ир-атның тасма теленә алданган кызлар бихисап. Һәркемнең бәхетле булырга хакы бар. Максатына нинди чаралар аша ирешсә дә, җиңүчене хөкем итмиләр. Бәлки матур гына бергә яшәп китәрләр. Даниянең карындагы баласын ятимлектә үстерергә теләмәве гаеп мени, дип уйлаган иде ул. Азагы менә ничек аянычлы килеп чыкты... 

P.S.  Гөлнисаның ире эчеп үлде. Бөтен туган-тумача Надирның харап булуын хатыныннан күрде. Уллары аналарын яклап бер сүз әйтмәде. Кәрим, картайган әти-әнисен карарга дип, авылына кайтып китте. Наза Төркиягә сәяхәткә барган җирендә чит ил кешесенә кияүгә чыгып калды. Азгын, әләкче Дания, коронавирус йоктырып, хастаханәдә вафат булды. Мәрхүмнәрне туган авылларына алып кайтып җирләүне оештыручы, каберләренә чардуганнар куйдыручы, зурлап мәет ашларын уздыручы, аларга багышлап “Корьән”укучы изге күңелле бәндәне кем дип уйлыйсыз? Ире үлгәч, ихластан дин юлына баскан, намаз арты саен, мәрхүмнәрнең дөньялыкта белеп һәм белмичә кылган гөнаһларын кичерүне Аллаһтан сорап дога кылучы мәрхәмәтле зат – хаксызга рәнҗетелгән Гөлниса иде.

Хәмидә Гарипова,
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

19

0

5

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    0

    Дивана хатын, ашлар укытып акча эрэм итеп ятмаса оч тиенлек кеше очен

    Мөһим

    loading