16+

“Ирем мине кәрткә оттырды. Һәм мине көчләргә...”

Бер көнне ирем кайтты да, миңа кунакка баруыбыз турында әйтте. Баланы күршеләргә калдырырга кушты. Аның тагын кәефсез булуын күргәч, кемгә баруыбыз турында сорамадым, җыена башладым. Такси безне 5 катлы йорт алдына китерде.

“Ирем мине кәрткә оттырды. Һәм мине көчләргә...”

Бер көнне ирем кайтты да, миңа кунакка баруыбыз турында әйтте. Баланы күршеләргә калдырырга кушты. Аның тагын кәефсез булуын күргәч, кемгә баруыбыз турында сорамадым, җыена башладым. Такси безне 5 катлы йорт алдына китерде.

“Бу вакыйгага күп еллар үтте инде. Мин аны куркыныч төш кебек онытырга телим, әмма хатирәләр һаман да авыр таш булып күңелдә саклана.
Ирем белән беренче курста укыганда ук таныштык. Озак та үтмәде, өйләнешергә булдык. Ул вакытта, чыннан да, бер-беребезне бик ярата идек кебек. Мин тиз арада авырга уздым. Тулай торактан китеп, фатирга түләп яши башладык. Билгеле, акча җиткереп булмый. Ирем укуны ташлап, эшли башлады, ә мин академ ялы алдым. Ирем көне-төне эштә булса да, акча җиткереп булмый иде. Тора-бара ул бик агрессив кешегә әйләнде. Мине генә түгел, улыбызны да төрлечә рәнҗетә иде. Мин боларның барысына да түздем. Тизрәк баланы балалар бакчасына тапшырып, эшкә чыгу турында хыялландым.

Бер көнне ирем кайтты да, миңа кунакка баруыбыз турында әйтте. Баланы күршеләргә калдырырга кушты. Аның тагын кәефсез булуын күргәч, кемгә баруыбыз турында сорамадым, җыена башладым. Такси безне 5 катлы йорт алдына китерде. Ирем белән өченче катка күтәрелдек һәм кыңгырау төймәсенә бастык. Ишекне эчүдән шешенеп беткән бер егет ачты.
– Менә молодец. Сүзеңдә торасың икән, – дип елмайды ул.

Ирем мине җитәкләп алды да эчкә үттек. Каршымда бүлмә ишеге ачылды. Тәмәке төтененә күмелгән бүлмә уртасында зур карават тора, 4-5 ир аның янында басып тора. Мин куркудан иремнең кулларына ныграк ябыштым. Аяклар буыннары калтырады, йөрәгем күкрәгемнән чыгып очардай булып типте.
– Кемнәр бу? Кая алып килдең мине? – дип сорауга арада берәү: “Сине ирең кәрт уенында безгә оттырды”, – дип көлеп тә җибәрде. Шул вакыт ирем кулын тартып алды да, мине шул ач бүреләрне хәтерләткән ирләргә таба этеп тә җибәрде. Мин караватка килеп төшүгә теге ирләр чишенә башлады...

Мин бик бәхетле кеше микән, әллә, киресенчә, Ходайның бар сынауларга түзеп яшәр бер колы микән? Һаман бу сорауга җавап таба алмыйм. Теге исерек ирләр чишенә генә башлагач, бүлмә ишеген өлкән яшьтәге бер ир ачып килеп керде.
– Китегез аннан! Хәзер полиция чакыртам! – дип кычкырды ул.

Теге яшь егетләр, шунда ук бүлмәдән чыгып китте.
- Бу минем онык. Менә шушы компаниягә эләгеп, юкка чыкты инде. Син көчләргә уйлаулары өчен полициягә гариза бирә аласың. Әмма анда минем оныкны да утыртачаклар, – диде ул.

Мин бер сүз дә эндәшмичә фатирдан чыгып йөгердем. Ирем өйдә түгел иде. Баланы күршеләрдән кереп алдым да, аерылышуга гариза бирергә киттем. Икенче көнне бала белән әйберләрне җыеп, өйдән чыгып киттем. Иремнең бу төнне кайда кунганын белмим.

Хәзер инде улым үсте. Мин дә тормышта үз урынымны таптым. Адәм баласы әллә нинди авырлыкларны да җиңә ала икән, тик үз-үзеңнән генә качып булмый шул”, – дигән социаль челтәрләрдә бер хатын.

Гөлия Мөгаллимова,
“Кызыл таң”.

Фото: https://ru.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

11

0

3

3

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading