16+

"Иремнең башка хатын белән йоклаганын күрдем"

Тормышымда шундый авыр һәм башка сыймаслык хәл булды. Әле дә күңелем ышанмый. Миңа 26 яшь, кияүдә, балаларыбыз юк. Ирем белән шәхси йортларга хезмәт күрсәтәбез.

"Иремнең башка хатын белән йоклаганын күрдем"

Тормышымда шундый авыр һәм башка сыймаслык хәл булды. Әле дә күңелем ышанмый. Миңа 26 яшь, кияүдә, балаларыбыз юк. Ирем белән шәхси йортларга хезмәт күрсәтәбез.

Мин юам, җыештырам, пешерәм, ә ирем йорт тирәсендәге эшләрне һәм өйдә вак-төяк ремонт башкара. Мондый эш бездә киң таралмаган, ләкин яхшы түләнә.

Күптән түгел бик бай кешеләрнең йортына бардык. Исемләп әйтмим, алар шактый билгеле кешеләр. Бер айга килешү төзедек, чөнки өйләре бик зур, аны җыештырып чыгарырга ай гына да җитмәс иде. Баштагы мәлдә бар да яхшы иде. Ләкин берзаман хуҗа кеше миңа игътибар күрсәтә башлады. Аңа якынча 50-55 яшьләр тирәсе. Балалары аерым яши, хатыны белән икесе генә торалар. Бик хәлле кешеләр болар, икесе дә кыйммәтле машинада йөри.

Әлбәттә, мин нык булдым, хуҗа дигән кешегә бирешмәдем. Тик ул көннән-көн ныграк бәйләнә башлады. Ә беркөнне акчага йокларга тәкъдим итте. Күтемә утыра яздым! Китеп тә булмый, чөнки килешү бар. Иремә дә сөйләргә куркам. Кызып китеп әллә ниләр эшләве бар, Алла сакласын. 

Күптән түгел йорт хуҗасы яныма килде дә, каршыма телефонын сузып бер видео карарга тәкъдим итте. Ә анда!.. Ирем һәм аның хатыны мәхәббәт белән шөгыльләнә. “Менә кара, алар бит бергә. Әйдә, без дә бергә булыйк”, - дип сөйләнә үзе. Аның саен бәйләнә. Акылдан шашыр дәрәҗәгә җиттем. Өйдән ничек атылып чыкканымны хәтерләмим. Фатирга кайтып, киемнәремне җыйдым да сеңлемә киттем. 

Ирем белән әле дә күрешкәнебез юк. Кылган гамәле өчен үкенүе, мине өзелеп яратуы, миннән башка яши алмавы турында смслар яза. Әмма бәгырем катты. Аның хыянәтен беркайчан да кичерә алмаячакмын. 
Тегеләр дә башымнан чыкмый. Димәк, болар бер-берсенең хыянәте турында белеп тыныч кына яши? Оятсызлык бит бу! Акча кешене боза, дип белми әйтмиләр икән. Ирем дә шул тозакка эләккән булып чыга...

Рита, Казан

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X