16+

Иремне югалткач үз–үземә: «Бирешмә!» – дим

Ирем белән бик матур итеп яшәп ятканда, гаиләбезгә зур кайгы килде. Ике баламны кочаклап, ялгызым калдым.

Иремне югалткач үз–үземә: «Бирешмә!» – дим

Ирем белән бик матур итеп яшәп ятканда, гаиләбезгә зур кайгы килде. Ике баламны кочаклап, ялгызым калдым.

Җитмәсә, өч айлык авырым да булган икән. Мин аны белмәдем дә, сизмәдем дә. Хәлем китә башлагач, табибка бардым. «Тиз арада УЗИга бар», – диде. УЗИга баргач, 9 атналык көмәнле икәнем билгеле булды. Болай да ике бала белән калдым, монысын да тапсам, аякка бастыра алырмынмы? Туганнарым: «Туасы җан булгандыр, калдыр», – диделәр. Шулай итеп өченчегә кызым туды.

Сабыйларымны күтәрергә ике туган энем, аларның гаиләсе булыша. Күршеләрем миңа карап шакката. Мин төшенкелеккә бирелсәм, ни эшләргә белми ике кулымны салындырып утырсам, кайгы басып китә бит мине! Ә балаларны кем карар? Шуларга карыйм да, үз–үземә: «Бирешмә!» – дим. Менә шулай акрын гына тормыш дәвам итә...

Яшермим, танышырга, таныштырырга теләүчеләр күп булды. Әмма берсен дә яныма якын җибәрәсем килми. Килик әле, сөйләшик әле, дисәләр дә, шундук, килмәгез, кирәк түгел, дип кырт кисәм. Мине бәлки яратырлар да, ә балаларыма каты бәрелсәләр нишләрмен?

Исән чакта бер–берегезнең кадерен белеп яшәгез. Гаиләң тулы булганда, иң авыр эшләр дә бик җиңел эшләнелә. Киңәш кирәк булганда энеләремә шалтыратам. Язмыш кушуы буенча ярымнан аерылдым, инде балалар хәсрәте күрсәтмәсен дә, туганнардан, дуслардан аермасын иде, дип телим.

Сәлимә, Казан.
Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

11

1

3

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading