16+

"Кабереңә ятып еласам да, соң инде..."

Артур әнисенең кабере янында басып тора. Бүген әнисен җир куенына салдылар. Әнисе мәңгегә китте. Бик авыр иде аңа. Бер рәхәт тә күрсәтмәде  бит ул әнисенә. Кабереңә ятып еласам да, соңдыр шул, соңдыр – ир уртасы булып килгән Артурның күзләреннән тәгәрәп-тәгәрәп яшьләр акты. 

"Кабереңә ятып еласам да, соң инде..."

Артур әнисенең кабере янында басып тора. Бүген әнисен җир куенына салдылар. Әнисе мәңгегә китте. Бик авыр иде аңа. Бер рәхәт тә күрсәтмәде  бит ул әнисенә. Кабереңә ятып еласам да, соңдыр шул, соңдыр – ир уртасы булып килгән Артурның күзләреннән тәгәрәп-тәгәрәп яшьләр акты. 

Балачакта барыбыз да бертөрлерәк булабыз. Апа-абыйлар янәшәсендә тәгәрәп үскән вакыт күз йомганчы уза да китә. Тик шуклыкларның азагы хәерсез булыр дип, кем уйлаган?! 15 яшеннән колониягә эләкте ул. Аннан соң төрмә, тагын кулга алынды. Бөтен яшьлек еллары төрмәдә узды Артурның. Әнисе аркасына авыр сумкасын асып,  газиз баласы янына еш барды.  Күрешкәч аркаларын сөя иде әнисе. “Күңелең әйбәт бит синең, улым. Эчәсе суларың бардыр инде монда. Ходай сиңа тәүфыйк бирсен”, – дип теләде ана. Артур әнисенә күтәрелеп карагач, аның саргайган йөзләрен, елап шешенгән күзләрен күреп, башын түбән ия иде. 

Хәзер шуларны искә төшерсә дә, Артурга бик авыр булып китә. Бик соң аңлады ул, тик моның өчен шактый еллар кирәк булды шул. Башта беренче тапкыр ялгышты, чыккач кабат хулиганлык өчен эләкте, соңгысында гаепсездән гаепле булды, эчкәч ялгыш адым ясады. 22 ел төрмәдә узган гомерен кызганудан да авыр нәрсә юк иде аңа.  Үкенүдән файда юк, үткәнне дә кайтарып булмый. Артур әнисенең каберенә башын салды. “Кичерә алсаң, кичер инде, әни. Минем янга килеп йөрүләреңне, булышуыңны мәңге оныта алмамын. Мин башка юлдан китәрмен, әни.  Мин сиңа сүз бирәм”, – ир кабер янында шашардай булып елады да елады.

Иң башта Артур эчүен ташлады,  аннан өйләнеп җибәрде. Кызы туды. Өйләрен тәртипләде, машина алды. Аның дөньяга карашы үзгәрде. “Тормыш нинди матур икән бит, бәхетле булу үзеннән тора икән. Иң үкенечлесе – әни син минем кеше булганны күрә алмадың. Әни, син генә кайтмый торган җиргә киттең!” – бу уйлары ирне зиратка килгән саен үкендерә иде. 

Зифа Шәйдуллина

Язмага реакция белдерегез

16

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ананын йорэге ничек телгэлэнгэн бит.Хэзер укенудэн ни файда.Сонга калган гафу сорарга.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Укнусез утми шул язмышлар

      Мөһим

      loading