16+

Каенанамнан котыласым килә...

Борынгы Кытайда бер кыз кияүгә чыгып ире йортында яши башлый. Алар белән ирнең әнисе дә гомер итә.

Каенанамнан котыласым килә...

Борынгы Кытайда бер кыз кияүгә чыгып ире йортында яши башлый. Алар белән ирнең әнисе дә гомер итә.

Тик ул киленне гел битәрли. Беркөнне исә килен базарда үләннәр сатучыдан агу бирүен сорый. «Ни өчен?» - дигән сорауга ул, каенанамнан котыласым килә, дип җавап бирә. Үләнче уйлап-уйлап тора да:

— Мин сиңа булышам, тик иң элек ике нәрсәне аңларга тиешсең, - ди. - Беренчедән, каенанаңны хәзер үк агулый алмыйсың, чөнки кешеләр бу эштә синең кулың уйнаганын аңлап алачаклар. Шуңа мин сиңа аны акрынлап үтерә торган агулы үлән бирәм. Икенчедән, шикләнерлек булмасын өчен, син ачуыңны йота, аны тыңлый белергә, сабыр итәргә өйрәнергә тиешсең. Мин әйткәннәрне тыңласаң, каенанаңның үлемен синнән күрмәячәкләр.

Кыз үләнче сүзләре белән ризалаша. Алып кайткан үләнен әни кешенең ризыгына салып бирә. Каенанасы да килендәге үзгә­решләрне күреп сөенә, аны үз кызы кебек күрә башлый. Күршеләренә, таныш-белешләренә, киленем иң әйбәте, дип мактана.

Берничә айдан килен кабат теге үләнчегә килә дә, зинһар, каенанамны мин биргән агудан коткарыгыз. Ул бик яхшы кеше, дип ялвара башлый. Үләнче исә аңа: «Мин сиңа бернинди дә агу бирмәдем. Ул гап-гади тәмләткеч кенә. Ә агу ул синең башыңда иде, син аңардан үзең үк котылдың», - ди.

Фото:http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading