16+

"Карчыгым минем кем икәнемне дә белми..."

Яшь барган саен сырхауханә юлларын ешрак таптарга туры килә. Анда барсаң, тиз генә кайтам димә, яртышар көн шунда үтә. Табибга керергә чиратта утырганда, нинди кешеләр генә очрамый. 80 яшьлек бер бабай аеруча исемдә калды.

Ул таягына таянып кабалана-кабалана килеп басты да: “Зинһар, мине алданрак үткәреп җибәрә алмассыз микән? Тугызда башка җиргә барырга кирәк”, - ди. Сәгатемә күз салдым – 8.30. Әлбәттә, мин каршы килмәдем. Ул рәхмәт әйтә-әйтә яныма утырды, үзе һаман сәгатенә карый, ашыга. 

Кая болай ашыгуын сорарга булдым. “Хастаханәгә барып, хатынымны ашатырга өлгерәсем бар”, - ди. Хатынында Альцгеймер авыруы икән, ягъни хәтере юк. “Ул хәтта минем кем икәнне дә белми”, - ди бабай. “Сезне белмәсә дә, көн саен янына йөрисезме?” – дип сорадым. Ул елмаеп, кулын әкрен генә иңемә куйды да: “Ул белмәсә дә, мине аның кем икәнен беләм”, - диде. Шул мизгелдә коридорга табиб чыкты: “Керегез!” – дип үзенә чакырды. Бабай таягына таянып кабинетка юл тотты...

Дөньяда мондый изге күңелле, мәрхәмәтле кешеләр булганда, киләчәккә өмет белән карыйсың, яшәүнең кадерен тоя башлыйсың икән ул...

Язилә, Казан 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading