16+

"Картәти булган елда яшь хатын белән очраша башладым..."

Кыен булса да язам инде, соңгы елларда мин үземне бер карт итеп тоя башлаган идем. Ә үземнән 15 яшькә яшь булган бу хатын минем өчен яңа сулыш булды. Спорт залына язылдым, дөрес туклана башладым. Аңа туры килергә тырыштым. Нәтиҗәдә, чыннан да, күзгә күренеп яшәреп киттем.

Кыен булса да язам инде, соңгы елларда мин үземне бер карт итеп тоя башлаган идем. Ә үземнән 15 яшькә яшь булган бу хатын минем өчен яңа сулыш булды. Спорт залына язылдым, дөрес туклана башладым. Аңа туры килергә тырыштым. Нәтиҗәдә, чыннан да, күзгә күренеп яшәреп киттем.

"Хатыным белән бик яшьли өйләнештек. Бер-бер артлы кызыбыз һәм улыбыз туды. Авырлыкларны бергә үткәрдек, шатлыкларыбыз уртак иде. Картәти булган елда икенче хатын-кыз белән очраша башладым. Юк, мин үземне моңа кадәр дә идеаль ир дип атый алмый идем. Эчеп кайткан чаклар да булды, башка хатын-кызлар белән дә очрашулар... Ә менә бу юлы бөтен тормышым үзгәрде.

Кыен булса да язам инде, соңгы елларда мин үземне бер карт итеп тоя башлаган идем. Ә үземнән 15 яшькә яшь булган бу хатын минем өчен яңа сулыш булды. Спорт залына язылдым, дөрес туклана башладым. Аңа туры килергә тырыштым. Нәтиҗәдә, чыннан да, күзгә күренеп яшәреп киттем.

Кызым белән бөтенләй аралашмый башладык. Улым мине күргән саен: "Әти, син бөтенләй акылдан яздыңмы әллә?" , - дип кычкыра иде. Туганнар, дуслар - барысы да элекке хатыным яклы булды. Ә мин бернәрсәгә дә игътибар итмичә, рәхәт итеп яшәвемне дәвам иттем. Берничә тапкыр диңгезгә дә барып кайттык, шифаханәләрдә дә ял иттек.

Коронавирус инфекциясе тарала башлагач, эшем бармый башлады. Әле тегеләй, әле болай эшләп карадым - нәтиҗә юк. Билгеле, бу безнең кесәгә дә ару гына сукты. Өйдә дә гауга ешайды. Яшь хатыным мине еш кына акча эшләмәгәнлектә битәрләде. Мин эшсез булганлыктан, аңа күбрәк эшләргә туры килде.

Әлеге борчылулар эзсез үтмәде, миңа инсульт булды. Яшь хатыным мине 2 ай тәрбияләгәннән соң, улыма шалтыратып, мине килеп алуларын сораган. Янәсе, ул көн-төн эштә, ә миңа тәрбия кирәк. Улым мине алырга килмәде... Элекке хатыным үзе янына алып кайтты. Хатыным табиб кушканнарны җиренә җиткереп үтәргә тырышты. Даруларны да сәгатькә карап эчерә иде. Ул мине бик нык тәрбияләде, әмма якынаймады... Ничек кенә кайтарырга тырышсам да, аралашу минем авыру турындагы сөйләшүдән узмады...

Берникадәр вакыттан мин аякка бастым. Хатыныма йөк булып яшәсем килмәгәнлектән, тулай торакка яшәргә чыгып киттем. Бик үкенәм, алдагы картлыгымны уйлыйм. Яшәвемнең мәгънәсе калмады", - дип язган социаль челтәрләрдә бер ир.

Чыганак: "Кызыл таң"

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Акчагыз беткэч,кишерегез пэжегэч сез ящь хатынга кирэгегез калмаган. Сез чынлап та малаегыз эйткэнчэ тилергэн булгансыз. Бергэ картайган элеккеге хатыныгыз алдында мин баш иям. Сезнен килэчэк гомерегез картлар йортында яки алладан улем сорагыз. Яки эченче хатын эзлэгез.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эзлэгэн тапкан…

      • аватар Без имени

        0

        0

        Узегез телэп алган язмыш

        • аватар Без имени

          0

          0

          Хэрвакытта да алдагы коннэренне, килэчэкне уйларга кирэк. Яшь хатынга син тугел, синен акчан гына кирэк. Андый ирлэрне жэллэмим мин, шул кирэк аларга. Йорэккэ тимэсэ, язмас идем элбэттэ. Бот арасындагынын рэте бетэ башлагач беренче хатын кирэк.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Яшь матур, акчалы вакытта сез ирлэр кирэк азгын хатыннарга, шул вакытта уйлый белмисез бит, оятыгызда булмый тормышым тарала, мин нигэ болай эшлим, ахры нэрсэ белэн бетэр диеп, эх сез ирлэр, букадэр башсыз, сонгы конегезне уйламый чуплек башына каласыгызны бердэ белмисез. Тормышта акылын булмаса, узенне тоя белмэсэн вакытында, шундый ачы язмышлар картлыкка кала.

            Мөһим

            loading