"Безнең мәхәббәт бик кызык — Телефонный мәхәббәт...". Ирексездән Фәнис Яруллинның шушы юллары искә төшә дә, замана шул дәрәҗәдә үзгәрдемени соң ул дигән сорау туа. Күпме гомеребез телефон экранына карап уза, ләбаса... Ә бит анда танышып, менә дигән гаиләләр дә коралар икән!
Берәүләр моннан зыян гына күрсә, икенчеләре социаль челтәрләр аша табышып-кавышып, гаиләләр кора! Интернетта “кызык өчен генә” дип башланып киткән мөнәсәбәтләр зур, көчле мәхәббәткә әверелә дә куя. Сораштыра торгач, андый парларның шул дәрәҗәдә күп булуларын күреп, исем-акылым китте. Болар гадәти генә танышу, мәхәббәт аңлашу түгел, ә үзенчәлекле кавышу тарихлары.
Кавышырга тиеш булганнар
Кемнәрдер очраклы рәвештә, уйламаган җирдән язышып, танышып китә, ә берәүләр тиң ярларын интернет челтәрләр аша озак күзәткәннән соң гына адым ясый. Шундыйлардан хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәүче Риназ һәм Ләйсән Сайфуллиннар гаиләсенә тукталыйк әле. “2018 нче елның җәе иде, Төркиядә ял итәм, – дип сүзен башлады Ләйсән. – Инстаграм битемә күңелле ялларымнан фотолар еш кертә башладым. Аларның һәрберсен миңа бөтенләй таныш булмаган бер егет карап бара. Кызыксынып китеп, мин дә аның битен карап чыгарга булдым. Икебезнең дә уртак дустыбыз бар икән. Минем белән бергә эшләүче кыз. Ялдан кайткач, түзмәдем, “Бу егетне каян беләсең?” – дип сорадым. “Студентлар клубында бергә булдык, шуннан гына... Аның кызы бар, оныт!” – диде ул миңа”.
Тик кызлар алай гына бирешә торган затлармы соң? Ләйсән бер дә өметен өзми, инстаграмнан фотоларын карап, егетнең туры эфирларын гел күзәтеп тора. Күпмедер вакыт узганнан соң, Риназ фотолар гына карап утырудан туеп булса кирәк, бөтен батырчылыгын җыеп, Ләйсәнне кинога чакыра. Бу күрешү тормышларын бөтенләйгә үзгәртәчәген белми әле алар. Ләйсән аны баштарак бик сәер егет буларак кабул итә. “Каушый, ояла, аның белән нәрсәдер барып чыгар дип уйламадым да” – ди. Ә кем уйлаган? Иң кызыгы шунда – бер уку йортында укып, алар берсен-берсе шушы күрешүгә кадәр белмәгәннәр. “Укыган вакытта университетта бухгалтер булып эшләп алдым. Ул шунда “обходной лист”ына миннән кул куйдырган булган. Анысын да хәтерләмибез,” – дип көлә Ләйсән.
Беренче күрешүдән соң атна да вакыт узмый, алар инде очрашып та йөри башлыйлар. Ә бу инде интернетта “лайк” куеп яту гына түгел! Ярты ел эчендә гөрләтеп туй да уздырырга өлгерәләр. Язмышыңа язган булу шушыдыр инде ул. Әгәр Риназ алга таба да фото карап, күрешергә кыймыйча торган булса, нәрсә белән бетәр иде икән бу мәхәббәт тарихы? Ә без юк өчен кайгырмыйк әле, алар хәзер бәхетле пар, мәхәббәт җимешләре – уллары да үсеп килә. “Улым тач әтисе, коеп куйган кебек. Ә мин үзем Риназның сеңелләре белән охшашмын. Димәк, без бергә булырга тиеш булганбыз”, – ди Ләйсән. Тиештерме-юктырмы, анысын әйтә алмыйм, ләкин мондый кавышулар меңгә бер генә була торган насыйп эше.
Артем түгел, Рамил эләккән
Азнакай районы Актүбә бистәсендә яшәүче яшь гаилә Рәмилә һәм Рамил Сөләймановларның танышуы - үзе бер могҗиза. Исемнәре үк бер бит – сайлап кушкан төсле! Рәмилә ул вакытларны көлеп искә ала: “Яңа ел аллары иде, Инстаграмыма бер егеттән “Танышабызмы?” дигән смс килеп төште. Кереп фотоларын карап чыктым да, әллә ни исем китмәгәч, җавап кайтаруны кирәк дип санамадым. Ул аннан соң икенче көннәрне дә язды язуын, ә мин оста гына “игнорить” иттем. Бәйрәмнәр узганнан соң “Вконтакте” битемә Артём дигән бер егет язылды, аның фотолары юк, ниндирәк кеше икәнен беләсе килә бит, язышып киттем инде. Сөйләшүе, миңа карата мөнәсәбәте ошады. Урамга чакыру белән үк чыктым”.
Бер караганда, бар да гади кебек. Мин инде Рәмиләнең ире Рамил икәнен белеп, бу Артём ошамагандыр да, ахры чиктә үзе шул инстаграмдагы егеткә язгандыр дип уйлап утырам. Ә юк... Хәлләр күпкә кызыклырак икән! “Вконтакте”дагы Артём белән “Инстаграм”дагы Рамил бер үк кешеләр булган ләбаса. Моны белгән Рәмиләне күз алдына китерәм: кызык та, кызганыч та. “Рамил үзе әйтмәгән булса, мин аны беренче күрешүдә дә, аннан соң да теге Инстагрмдагы фотолар буенча миңа ошамаган егет дип уйламас та идем. Чөнки чынлыкта, гади тормышта ул бөтенләй икенче кеше. Матур да, мөлаем дә”, – ди Рәмилә. Чыннан да, кешеләрнең эчке дөньясы никадәр гүзәл булса да, күп очракта, тышкы матурлыкка карап алданабыз бит. “Интернетта язышып, бер-беребезне шактый белеп бетергән идек инде. Күрешеп, бераз йөргәннән соң Рамил тәкъдим дә ясады. Ул көнне мәңге онытмам: “Апага чәчәк алам, матурмы?” – дип фото җибәрде. Янындагысы күпкә матуррак булса да, әйе, матурын сайлагансың, ал дидем инде. Ул вакытта аның миңа икәнлеген белгән булсам... (көлә) Йөзек күргәч, “әйе” дию урынына, рәхмәт әйтеп кереп китүемне искә алып, әле дә көлешәбез. Көтелмәгән хәл бит”.
Менә шулай, интернет дигән серле дөнья, яңа гаиләләр барлыкка килүгә дә сәбәпче булып чыга түгелме соң? Рамил кайчагында “Мин Инстаграмдагы чибәр кызга гашыйк булган идем бит, син ул түгел кебек”, – дип шаярта да икән. Ә Рәмилә исә бергә тора башлагач, озак кына Рамил исеменә күнегә алмаган. Виртуаль дөньядагы Артём тәмам аңын томалаган булган, күрәсең. Ә бүген исә алар нәни кызлары Риананың бәхетле әти-әниләре. Иң мөһиме, сабыйлары үскәч, искә алып сөйләрлек гаҗәеп мәхәббәт тарихлары инде әзер аларның.
Бөкедә утырган...
Кеше язмышлары төрле була. Без гадәттә кино-сериаллар карап, кызларның егетләрне көттереп кенә, хәтта берничә сәгатьләргә соңга калып, “свиданияләргә” килүләренә күнеккән. Ә менә тиздән үз гаиләләрен корырга теләүче Әминә белән Артурның беренче танышулары киресенчә була... Башыннан ук башлыйм әле. Алар да күпләр кебек Инстаграм дөньясында таба бер-берсен. Баштарак фотоларына “лайк” куюдан ары китмиләр. Шулай ярты ел вакыт уза. Артур эшнең болай гына баруыннан әллә ни булып чыкмасын чамалап ала күрәсең, чын ир заты буларак, Әминәгә хат яза. “Тик бер көн язса, аннан тагын бер-ике көнгә юкка да чыга иде”, - дип искә ала ул вакытларны сөйгәне. Кызлар алай озаклап көтәргә өйрәнгән мени инде... Әминә түзми: “Син миңа исеңә төшкәндә генә язасың бит” – дип дәгъва белдерә. Артурга шул сүзләр җитә кала, мөгаен. Бер көн дә калмый, “инстаграм мәхәббәтенең” хәлен белеп, матур-матур СМСлар юллый башлый. Бераздан телефон номерларын алышып, сөйләшүгә дә күчәләр.
Тик... очрашулар һаман юк. Әминә каникуллары башланып, Чаллыдан туган авылына ял итәргә кайтып китә. Ә менә сентябрь ае исә, салкын көзләр булуга карамастан, җылы очрашулар белән мәңге исендә кала аның. Артур белән күрешергә дип сүз куешалар. Билгеләнгән урынга барып, Әминә ун минут та, егерме минут та, ярты сәгать тә көтә – Артур гына юк. Ул бөкедә икән, ләбаса. Берәү булса, орып биреп, күптән кайтып китәр иде инде, ә Әминә бөтен горурлыгын җуеп, көтә бирә. Сабыр төбе сары алтын булса, кыз шул “алтынның” иң асылын табуга ирешә. Хәзер алар – иң бәхетле парларның берсе, Ходай алдында бер-берсен мәңге яратып һәм хөрмәт итәргә сүз бирешеп, никах та уздыралар. Алда иң күңеллесе – туй мизгелләре. Артур бу юлы озак көттермәс, юлларында бөкеләр очрамас дип өметләник. Ни дисәң дә, сөйләнү түгел өйләнү.
Бу тарихлар белән танышканнан соң, шуны әйтә алам: виртуаль дөньяда без барыбер башка кешеләр. Ә чын йөзне күрү, күңел түрендә генә саклап йөткән эчкерсез хисләрне аңлау өчен күрешеп сөйләшүләр, җанлы әңгәмәләр кирәк. Мәхәббәт тә шул чагында гына чын һәм ихлас була ала.
Инзилә Хөсәинова
Фото: https://pixabay.com/ru
Комментарийлар