16+

Казанда 6 кешелек гаиләне йорт-җирсез калдырган янгын турында Алексей Кляшев: «Ике катлы агач йорт күз алдында көлгә әйләнде»

Казанда 6 кешелек гаиләне йорт-җирсез калдырган янгын турында Алексей Кляшев: «Ике катлы агач йорт күз алдында көлгә әйләнде»

Whatsapp мессенджеры аша көне-төне килеп торган хәбәрләрнең кайсының чын, кайсының ялган булуын да белеп бетерә торган түгел. Шуңа күрә Казанның Привольный бистәсендә алты кешелек гаиләнең йортлары тулысы белән янып беткән һәм алар ярдәмгә мохтаҗ, дигән хәбәр килеп ирешкәч тә, ышанырга да, ышанмаска да белмәдем. Шулай да әлеге мәгълүматның дөреслеген тикшереп карау нияте белән, гаилә башлыгы Алексей Кляшевның кесә телефонын җыйдым. Чыннан да, шулай икән. Һәм әлеге фаҗига турында тулырак мәгълүмат алыр өчен, без Привольный бистәсенә юл алдык.



Бәла аяк астында

Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, диләр. Әлеге гаиләгә дә бәла көтмәгәндә ишек кага.

- Мин үз эшләрем белән Казанга чыгып киткән идем. Иптәшем Арина да минем белән барасы иде, әле ярый ул өйдә калган. Бергә чыгып киткән булсак, балалар белән ни булып бетәчәге турында уйларга да куркыныч. Янгын электр чыбыкларының кыска ялганышы аркасында килеп чыккан булырга тиеш, диделәр. Ул көнне бистәдә яшәүчеләрнең барысының да утлары уйнаклаган. Безнең өйдәге янгын да компьютер тирәсеннән чыккан. Ике катлы агач йорт күз ачып йомганчы янып көлгә әйләнде, - ди йорт хуҗасы Алексей Кляшев.

Янгын көндезге дүртләр тирәсендә чыга. Бу вакытта өйдә өч бала (кечкенә уллары Максимга - 9, кызлары Таисага - 10, өлкәннәре Данилга - 15 яшь), хуҗабикә һәм аның әнисе була. Бәхеткә, барысы да исән-сау. Тик менә хуҗабикә Арина Гафарова гына нык пешкән. Һөнәре буенча ул - мал табибы. Шуңа күрә йортның аскы катының бер өлешендә «Зоозащита»ның төп пункты булган, биредә йорт хайваннарына ветеринария ярдәме күрсәтелгән. Янгын чыккан көнне дә монда унике эт һәм дистәдән артык песи яшәгән.

- Үзебезнең өч песиебез бар иде. Без беренче чиратта - балаларны, аннан соң хайваннарны коткардык. Әмма алар кеше кебек тик кенә басып тормый бит, кайсы кая йөгермәкче була, янгын сүндерүчеләргә дә комачаулык иттеләр. Күп вакытыбыз аларга ярдәм күрсәтеп, тынычландырып узды, шунлыктан йорттагы шәхси әйберләребезне бөтенләй алып чыга алмадык. Хайваннар да җан иясе бит, аларны ничек итеп ут эчендә калдырмак кирәк? Алай да бер песиебез янган, берничәсе югалган, шуңа йөрәк әрни. Хуҗаларына ни диеп җавап бирермен? Алар аңлар, әлбәттә, әмма минем җаным барыбер тыныч түгел. Хуҗалары йорт хайваннарын балаларны яраткан кебек ярата бит, - ди Алексей.

Шунысы кызганыч, Кляшевлар йортларын иминиятләштермәгән булган. Йортны төзи башлаганнарына ун ел үткән, әле һаман да эшләре ахыргача бетмәгән булган.

Тамчыдан күл җыела

Әлеге вакытта гаилә туганнары, якыннары янында яшәп тора. Балаларның мәктәпләре ерагайган. Шуңа да киләчәктә мәктәпкә якынрак җирдән фатир арендалап торырга уйлыйлар.

Янгын вакытында өйдә өч бала да була

- Киләчәккә планнар - аякка басарга! Ярдәм итәргә теләүчеләр дә күп. Акчалата булыша алмаганнар, эш белән ярдәм итәбез, дип торалар. Янгыннан калган хәрабәләрне дә җыештырышырга килергә теләк белдерүчеләр күп. Безнең кайгыны шушы кадәр кеше уртаклашыр дип уйламаган идем. «Зоозабота» оешмасына, күршеләргә, туганнарга, дусларга, элеккеге хезмәттәшләргә бик зур рәхмәт, - ди Алексей.

Шулай да, бер яктан, кешеләрнең киң күңеллелеге, ярдәмчеллеген тойсалар, икенчедән, битарафлык белән дә очрашканнар.

- Янгын сүндерә торган машиналар тиз генә килеп җитә алмады. Чөнки алар уза торган кыска юлга кешеләр бетон блоклар куйган булып чыкты. Шунлыктан янгын сүндерүчеләргә урап узарга туры килде. Аннан соң тиешсез урында торган машиналар да комачаулады. Инде килеп җитеп, янгынны яхшы гына сүндерә башлаганнар иде. Беренче катны коткарып калып булыр, бәлки, дигән өмет тә уянды хәтта. Әмма янгын сүндерүчеләрнең сулары бетте, андагы проблемаларны хәл иткәнче, шактый вакытны югалттык, - дип ачына хуҗа кеше.

«Күп вакытыбыз приюттагы йорт хайваннарына ярдәм күрсәтеп узды, шунлыктан шәхси әйберләребезне бөтенләй алып чыга алмадык», - ди хуҗа кеше.

Привольныйда яшәүче халыктан да бәлагә тарыган гаилә турында бары тик яхшы фикер генә ишеттек. Хәтта күрше бистәдә яшәүчеләр дә, берләшеп, «Сладкий дворик» кибетендә әлеге гаиләгә ярдәм итү пунктын оештырганнар.
- Искиткеч яхшы, ярдәмчел гаилә. Арина табиб булгач, бөтен бистә халкы аңа мөрәҗәгать итә. Хәзер инде кем ничек булдыра, шулай булышабыз. Аларның шундый хәлдә калулары бик кызганыч, - диде безнең каршыга чыккан бер төркем халык.



Алексей Кляшев, башкалар да алар хәленә тарымасын дип, йорт салганда берничә киңәшне истән чыгармаска өнди:

1. Агач йортны, һичшиксез, янгынга каршы чаралар белән бик яхшылап эшкәртергә кирәк. Моңа берничек тә акча кызганырга ярамый. Бу гамәл янгыннан тулысы белән сакламаса да, шактый вакыт утка каршы торырга ярдәм итә.

2. Йорт салганда пластик материаллардан файдаланмаска тырышыгыз. Утта эреп, ул коточкыч төтенли, эшләргә комачаулый.

3. Аннан соң электр чыбыкларын ялгауны да бары тик белемле һәм тәҗрибәле белгечкә генә тапшырырга кирәк!

4. Йорт-җирләрне иминиятләштерергә дә акча кызганмагыз!

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр әлеге гаиләгә ярдәм итәргә теләгегез булса (акчалата, кием-салым, көнкүреш кирәк-яраклары һәм башкалар белән), тулырак мәгълүмат алыр өчен редакциянең (843) 562-50-12 телефонына шалтырата аласыз. Бәлагә юлыккан гаиләгә ярдәм кулы сузып, хәлләрен аз булса да җиңеләйтә алсак иде.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язма өчен гаилә архивындагы фотолар кулланылды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading