16+

Күңел күзе кирәк

Бу гыйбрәтле вакыйганы безгә Спас районы Болгар шәһәреннән Исхаковлар гаиләсе сөйләде. Рәмилә апаның әбисе Әнисә апа тумышы белән Чувашия республикасыннан. Беренче бөтендөнья сугышы вакытына ул чәчәк авыруы эләктерә. Табибларга кытлык булганлыктан, авыруны тәҗрибәсез практикант кызлар караган. Ябык күзен ирексезләп ачтырып, нерв күзәнәгенә зыян китерәләр. Берничә көн күзеннән канлы яшь килеп...

Күңел күзе кирәк

Бу гыйбрәтле вакыйганы безгә Спас районы Болгар шәһәреннән Исхаковлар гаиләсе сөйләде. Рәмилә апаның әбисе Әнисә апа тумышы белән Чувашия республикасыннан. Беренче бөтендөнья сугышы вакытына ул чәчәк авыруы эләктерә. Табибларга кытлык булганлыктан, авыруны тәҗрибәсез практикант кызлар караган. Ябык күзен ирексезләп ачтырып, нерв күзәнәгенә зыян китерәләр. Берничә көн күзеннән канлы яшь килеп...

- Каюм бабай исә алты айлык чагында ук күрми башлаган. Әлеге дә баягы шул чәчәк авыруы сәбәпче. Авыру баланы әти-әнисе мунча керткән, бу исә чәчәк авыруы вакытында катгый тыелган була. Мунчадан соң, баланың хәле начарланган. Авылдагы абыстай күзгә ниндидер үлән яфрагы куеп карарга кушса да, файдасы тими. Хәтта ак тавык кикриге канын тамызырга, биттәге кытыршы тирене кырып, суга бутап, күзенә салырга кирәк дип әйтүчеләр дә табыла. Шундый им-томнардан соң, бала бөтенләй сукырайган, - дип сөйли Рамилә апа.

Каюм абый белән Әнисә апа Кукмара районы Түбән Искебаш авылында танышканнар. Язмышларын уртак итеп, шунда төп­ләнеп тә калганнар. Күзләре күрмәсә дә, аңлашып, тату яшәгәннәр. Сукырлар өчен махсус мәктәптә белем алырга, үзләре кебек физик яктан мөмкинлеге чиклеләргә белем бирергә, концерт, театрларда уйнарга, җырларга гына түгел, өч кыз бала тәрбияләп үстерергә дә өлгергән алар. Рәмилә апа Болгар кадет мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Наил абый Болгар үзәк хастаханәсендә табиб, хирург. Искаховлар балаларын да кешегә карата мәрхәмәтле булырга кирәк дип үстерә.

Рәмилә апа сөйләвенчә, ни хикмәт, сугыш елларында сукыраюга китерә торган йогышлы авырулар бик таралган булган. Кукмарада сукырлар җәмгыятен Каюм бабай җитәкләгән. Алар шул көйгә дә эшсез тормаганнар: юкә агачыннан мунчала әзерләгәннәр, баулар ишкәннәр. Күбесе ялгыз яшәгән, бары Каюм бабай белән Әнисә апа гына кавышып гаилә корганнар.

- Бабай Казанга кадәр барып, сукырлар өчен махсус әдәбият алып кайта торган булган. Брайль системасын белмәүчеләргә әсәрләрне үзе кычкырып укыган, - дип искә ала бабасын әңгәмәдәшем.

Маңгай күзе генә түгел, күңел күзе мөһимдер, күрәсең. Каюм бабай кая гына бармасын - адашмаган. Урманнан утын да алып кайткан, маллар да асраган. Елга аша күперне дә туры чыккан, өйгә юлны да тупыллар шавыннан таба торган булган. Исхаковлар гаиләсе өчен әби-бабаларының язмышы гыйбрәт. Ул авырлыкларны беркемгә дә күрергә язмасын иде, дип тели алар.

Сүз уңаеннан, Исхаковлар гаиләсе быел «Нечкәбил» бәйгесендә катнаша. 10 сентябрь көнне «Казан Арена» стадионында Татарстан гаиләләре фестивале узачак. Әлеге фестивальдә быел республиканың 30 районыннан 50 гаилә катнашыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading