16+

Балалар үсеп, үзебез өчен яши башладык дигәндә, ирем өйдән чыгып китте...

Без Миләүшә белән бергә укыдык, бер парта артында утырдык. Ә безнең артта ике егет утырды, шулай ук үзара дуслар иде. Ләкин үсеп җиткәч, һәрберебез төрле якка таралышты. 

Без Миләүшә белән бергә укыдык, бер парта артында утырдык. Ә безнең артта ике егет утырды, шулай ук үзара дуслар иде. Ләкин үсеп җиткәч, һәрберебез төрле якка таралышты. 

Шушы еллар дәверендә без бөтенләй аралашмадык. Бик күп еллар узгач, Миләүшәне инстаграмда эзләп таптым. Баксаң, дустым 17 яшендә безнең артта утырган сыйныфташ егет белән очрашып йөри башлаган һәм 18дә болар өйләнешкән. Бер-бер артлы ике бала алып кайтканнар.

Егет төшеп калганнардан түгел иде, әти-әнисе дә хәлле кешеләр. Миләүшәләргә йорт төзегәннәр, гөрләшеп бик матур гаилә булып шунда яшәгәннәр. Тик күптән түгел гаиләләре таркалган. Аерылышканнар. 

“Балалар үсеп, үзебез өчен яши башладык дигәндә генә ирем өйдән чыгып китте. Кияүгә чыкмаган, баласыз ялгыз хатынга өйләнде. Ләкин озак яши алмаганнар, аерылышканнар. Сәбәбен белмим. Кире өйгә кайтыр дип көттем, тик кайтмады. Хәзер аның кая икәнен дә белмим, дустым”, - дип сөйләде Миләүшә.

Миңа бу хәл бик кызык һәм шул ук вакытта сәер булып тоелды. Шундук тегенең партадаш дустын эзләп таптым. Ул белми калмас дип уйладым. “Икенче хатыныннан ник киткәнен тәгаен әйтә алмыйм. Ләкин ул хәзер төзелештә эшли, тулай торакта яши”, - дигәч телсез калдым. 

Ни булган соң бу гаиләгә? Матур гына яшәп ятканда, тормышлары бозылган. Миләүшә кызганыч. Бер үзе хан сарае кебек йортта ялгызы гына яши. Ә ире бер мәхлүк!.. Миләүшә кебек хатынны күтәреп кенә йөрергә тиеш иде ул!.. 

Галия М.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шул яшкэ житкэч куп кенэ ир-атнын башына тай тибэ

    Мөһим

    loading