16+

Кырда чүп утаучы апа үзен тәкъдим итте... Мин дә каршылык күрсәтмәдем...

Мәктәптә 7нче сыйныфны тәмамлагач, башкача укырга туры килмәде. Ул вакытта бөтен районга бердәнбер булган 10 еллык татар мәктәбе бездән 20 чакрым ераклыктагы Шәле авылында гына бар иде.

Кырда чүп утаучы апа үзен тәкъдим итте... Мин дә каршылык күрсәтмәдем...

Мәктәптә 7нче сыйныфны тәмамлагач, башкача укырга туры килмәде. Ул вакытта бөтен районга бердәнбер булган 10 еллык татар мәктәбе бездән 20 чакрым ераклыктагы Шәле авылында гына бар иде.

Укуның кирәклеген дә аңламаган, укырга кирәк дип әйтүче дә булмаган һәм укырга теләгең булса да, укырга мөмкинчелек булмаган замана иде бит ул вакытларда. Колхозда җигеп эшләгән атың яхшы булса, шуннан да яхшы эш булмас кебек күренә иде бит. Авылда беренчеләрдән булып 7 сыйныф белем алучы балалар арасында мин дә булганга канәгатьләнеп яшәргә туры килде. 

Армия хезмәтенә киткәнче, колхозда бригадир ярдәмчесе булып эшләргә куйдылар мине. Һәр кешенең өенә кереп, эшкә кая барырга кирәклеген әйтеп, эш көнен билгеләп, бер таяк куеп барсаң да, хезмәт хакы түләү юк иде. Көзге уңышларны җыеп алгач, бер көн эшләгәнгә берничә йөз грамм ашлык бирүне санамаганда. 

Кырда чүп утаучы апалар янына килгәч, анда бер апаның булмавы ачыкланды. Аның турында сорагач: “Ул үзе генә аерылып, югарыдагы участокка китте”, – диделәр. Аның янына килеп: “Нишләп үзең генә аерылып киттең?” – дип сорагач, “Әй, җаным, үзәнле җирдә чүбе дә күбрәк булыр дип килгән идем инде”, – ди. Бу, чынлап та, шулай. Ул вакытта хайван асрап яшәү өчен чүбе дә кирәк иде шул. Колхоз кырында утаган чүбеңне күтәреп алып кайтасы да була бит әле. Аның шул чүбе дә хезмәт хакы кебек саналгандыр инде.

Бу апа дип әйтик инде, бик ягымлылык белән үзен миңа тәкъдим итә башлаган кебек күренде. Мин дә каршылык күрсәтә алмадым инде. Бу беренче булган очрак, минем өчен дә үзенә күрә бер горурлык кебек булган иде. 

Фото: pixabay.com

Рәшит Ибәтуллин

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading