16+

Үләсем килде, тик мин әле әниемә кирәк...

Һәркемнең тормышында авыр, катлаулы вакытлар буладыр ул. Үземдә дә андый куркыныч чаклар булды. Кара полоса озакка сузылды, алда яктылык күренмәде.

Үләсем килде, тик мин әле әниемә кирәк...

Һәркемнең тормышында авыр, катлаулы вакытлар буладыр ул. Үземдә дә андый куркыныч чаклар булды. Кара полоса озакка сузылды, алда яктылык күренмәде.

Әниемдә яман шеш таптылар, әтигә эштә акча түләмәделәр, мин дә эшсез калдым, 8 ел яшәгән ирем ташлады. Ашыгыч рәвештә яшәргә урын кирәк иде. Фатирга түләп торырга акчам җитмәгәч, тулай торак бүлмәсен арендага алып яшәдем.

Шулай итеп, ни өем, ни ирем, ни балам, ни акчам булмады. Үләсем килде. Тик ярамый, мин әле әниемә кирәк. Аңа миңа караганда да авыррак иде, ләкин ул түзде, сынмады, бирешмәде. Дус кызларыма рәхмәт, алар миңа рухи һәм матди яктан ярдәм итте.

Тора-бара әниемнең хәле яхшырды. Әкрен генә тормыш җайлана башлады. Дустымның туенда булачак ирем белән таныштым. Хәзер ике балабыз, иркен фатирыбыз бар. Теге кыен чакларны җиңеп чыкканым һәм бүгенге тормышым өчен Аллаһыма рәхмәт укыйм. Авыр чаклар килә дә китә ул, сабыр булырга кирәк.

Земфира Р.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

32

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading