Мин аның һәр хәрәкәтен, һәрбер сүзен, һәр киңәшен, кайчан нәрсә һәм күпме салырга икәнен төгәл язып бардым. Иртәнге ашны әзерләп бетергәч, көндезгесенә аш куярга да өлгердек. Солдатлар уянганчы, апамны койманың икенче ягына озатып та куйдым. «Обед алдыннан килермен»,– дип ышандырып, китеп барды.
Бераздан режим буенча солдатлар тезелеп килделәр. Алар белән ике офицер да бар. Шуларның берсе: «Ул беренче тапкыр пешерә, кемгә ошамый, тавыш чыгармаска. Үзегез пешерерсез!» – дип кисәтте. Мөгаен, тәмсез булса да дәшүче булмас иде дип уйлыйм, чөнки кемнең повар буласы килсен инде.
Солдатлар ботканы ашап караганнар иде, чүт телләрен йотмадылар. «Болай пешерсә, без риза, бик риза», – дип миңа күз кысып, ризыкны мактадылар.
Пешекче апа минем янга ике атна килеп йөрде. Аңардан күп нәрсәгә – шул исәптән камыр куеп, камыр ризыгы пешерү серләренә дә өйрәндем. Мин дә аны буш калдырмадым. Ярма, тәмле солдат тушенкасы, май, чәй кебек кирәк-яраклар белән тәэмин иттем.
Әле әйтергә онытканмын. Безнең ноктада симертергә дигән ике чучка да бар иде. Элеккеге пешекчебез аларга солдатлардан калган ризыкны ашатып килде. Мин норматив белән пешергәч, беркайчан да ризык артып калмады. Шуңа күрә миңа ул чучкаларга махсус әзерләргә туры килде.
Комментарийлар