16+

«Мин күргәнне беркем күрмәсен»

Дөнья кырык сыртлы бит ул - әсәренеп калырлык матурлыгы да, тетрәнерлек кайгы-хәсрәте дә, тәкъдир сынаулары да буа буарлык. Арча районы Югары Пошалым авылында гомер итүче Резеда Галәветдинованың башыннан кичкәннәрен тыңлагач та мин тагын бер кат шуңа инандым. Кырык сыртына кырык ияр кирәк икән дә дөньяның, кырык хәсрәтенә - кырык дәва...

«Мин күргәнне беркем күрмәсен»

Дөнья кырык сыртлы бит ул - әсәренеп калырлык матурлыгы да, тетрәнерлек кайгы-хәсрәте дә, тәкъдир сынаулары да буа буарлык. Арча районы Югары Пошалым авылында гомер итүче Резеда Галәветдинованың башыннан кичкәннәрен тыңлагач та мин тагын бер кат шуңа инандым. Кырык сыртына кырык ияр кирәк икән дә дөньяның, кырык хәсрәтенә - кырык дәва...

37 яшьлек Резеда апа чыгышы белән Балтач районы Сасна авылы кызы икән. Ике абыйсы, бер энесенә бердәнбер кадерле кыз туган булып үскән ул. Егерме яшендә яратып йөргән егетенә кияүгә чыккан. Бер-бер артлы уллары Рүзәл белән Рәмис туган. Әмма парлы тормыш бәхете татып яшәргә генә язмаган икән. Җиде елдан соң кинәт кенә ире үлеп китә аның. Шуннан соң Резеда ата-ана йортына кайтып төпләнә. Бу вакытта инде әтиләре мәрхүм, нигездә абыстай булган әнисе белән энесе гаиләсе яши. Аларның ике баласы, Резеданың ике улы - өй бала-чага тавышыннан гөжләп тора. Арчадан Илнур исемле егеткә димли башлагач та бераз югалып кала ул. Ничек кабул итәр ул аның улларын, ничек яшәп китәрләр?
Әмма эчми-тартмый торган, ул чагында Арчаның балыкчылык тармагында эшләүче егет тимерне кызуында суга - ике ай дигәндә, Резеданы Югары Пошалымга килен итеп төшерә. Улларын да бик якын итә, алар да әниләре белән бергә күченә. Резеданың яшьтәше булса да, Илнур моңа кадәр гаилә корып карамаган була - әллә шуңа да ул гаиләсе өчен үлеп тора. Шундук озак еллар иясез торган йортка башка чыга, күп итеп терлек булдыра алар.
Әле дә хәтерли Резеда - таудай корсагы белән иренең печән алып кайтышына йөгерә-атлый каршы чыга. Илнур, ике иптәш егете белән ишегалды уртасына йөкне аудара да, эшкә дә керешә. Резеда да чат ябышып эшли, дөбердәтеп дөнья көткән хатын буларак. Башаркан йөк ыргыткан хатынга карап баһадир ирләр дә сүзсез кала - кара син моның егәрлеген, вәт дөнья көтә бу! Әле шактый түгәрәкләнгән көмән белән!..
Инде вакыты җитсә дә, Резеда бала туар алдыннан башланган сызлануларны тоймый. Табибларга күренергә баргач та, инде яшең дә шактый, табарга кирәк, дигәннәренә аптырап кала. Бәй, тулгак булмаган көеме? Бәбиләтергә алып кереп китеп, системалар куйгач та, тулгак ачысын татымый ул. Аның саен аңа тырышырга кушалар: «Балаң үлә, көчән әйдә, тагын-тагын»... Сау-сәламәт баласын күкрәгенә салгач кына Резеда баш авыртуын тоя - шартлыймы бу баш, чатныймы?..
Илнур бер басасы урынга мең басып йөри - 37 яшенә җитеп, көтеп алган беренче нарасые бит! Өйгә чыккач та хатынына кадер-хөрмәтне жәлләми. Ә Резеданың хәле көннән-көн начарая гына. Башта ул каты баш авыртуларына түзә алмый җәфалана. Аннан Илназлары - бер айлык сабыйның кинәт кенә температурасы 39га кадәр күтәрелә. Ана белән бала хастаханәгә кереп ята. Шунда Резеда үзенең чын-чынлап авырый башлаганын тоя - ул өч көн, өч төн рәттән йокламый. Әнисенә - күпләрне өшкереп дәвалаучы абыстайга, үзенең хастасы барлыгын әйтә ул. Балалары хастаханәдән чыгуга, алар янына килеп тә җитә ана. Шул төнне Резеда төнге уникедә хәлләрнең хәтәренә тап була - беркем берни ишетмәгән, күрмәгән җирдән аның күзенә әллә ниләр күренә башлый, олы улларын уятырга керешә: «Торыгыз, алыгыз киемнәрегезне, өйдән чыгып китегез! Күрмисезмени, килделәр! Торыгыз дим, сезгә әйтәм!» Әнисе кат-кат өшкерә Резеданы. Әмма хатын күзенә күренгән затлардан, колагына ишетелгән шартлаулардан илерүен дәвам итә. Икенче көнне исә биләүсәдәге кечкенә нарасыен анасына атып бәрә: «Алыгыз бу күмерне, күрмисезмени, көеп беткән бу!» «Нишлисең син, - ди анасы. - Бер җире дә көймәгән ләса!» Хатынны им-томчы карчыкларга алып китәләр - тегеләре кул гына селти. Янәсе, моңа безнең теш үтми, бүлнис кирәк.
- Ирем белән сыер саварга чыгам, - дип сөйли Резеда, - башта карап торам - ул инде, бераздан күтәрелеп карасам, әллә кем карап тора... Менә шуннан тынгысызлана башлыйм инде, ул мине көч-хәл белән тынычландыра иде. Үзебезнең районнан абый юллама алып, Казанның Ершов урамындагы «теге» хастаханәгә барганда да кулларымны каерып тотып кына тынычландырганнар. Чөнки миңа әллә нинди кешеләр күренә иде, шартлаулар ишетәм. Имеш, өебез шартлап яна башлаган, терлекләребез тереләй яна...
- Ул вакытта кечкенә балагыз турында уйлар килә идеме соң?
- Юк, исемә дә кермәде. Казанда хастаханәгә урнаштыргач кына, сөттән ташып шешкән күкрәкләремне савып, кысып бәйләп куйгач кына, бераз искә алдым шикелле. Илнур килеп, бәбиебез үсә, чәбәләнеп ята, сине сагына инде, дип искә төшерергә ярдәм итә иде. Анда бер атна буе көчле дарулар кадап йоклаттылар, аннан дәваладылар. 45 көннән авылга кайттым. Аңарчы ике ай ярымлык булган улымны әнием белән Илнур караган, сөннәтләп куйганнар. Бик елаган ул мин киткәч, ә мин кайтасы көнне иртән көне буе шат булып, кинәт көлеп җибәреп, уйнап яткан. Әни әйтә, сизенде, ахры, кайтасыңны, ди.
Бала тапканнан соң башланган депрессия белән хастаханәдә ятучы кеше Резеда гына булмаган анда. Бер хатын үлеп чыккан әнә. Икенче берәвенә, Резедага тигән кебек, ярдәме тигән. Әмма өйгә чыккач та Резеда тиз генә калыбына кайтып утырмаган әле. Пошалымда озак еллар фельдшер булып эшләүче авылдашы «Ходайдан сора» дип киңәш биргән аңа. Резеда исә һәр иртәдә Ходайга ялварган: «Балаларым хакына, ирем хакына, бәхетем хакына»...
Бүген Резеда апаның тормышы көйләнеп киткән инде. Алар иң беренче эш итеп нигезләрен алыштырган. Илназны тапкач бирелгән ана капиталы белән 350 мең сумга өй сатып алганнар, 7 баш эре терлек, сарыклар, казлар тота алар. Колхоз эше белән мантып булмый, хуҗалыктагы шул терлек яшәтә инде, диләр.
Баштан узган әлеге вакыйгаларны искә дә аласым килми, - ди Резеда апа. - Бүген менә бу бәләкәй кеше (имезлек суырып, бик җитди генә кыяфәттә бөтен җирдә «тәртип» урнаштырып тәпи йөрүче бер яшьлек улына ишарәли. - Г.Җ.), берсе Лесхозда, икенчесе мәктәптә укучы олы улларым, ирем белән, Аллага шөкер, яшәп ятабыз. Эштән курыкмыйбыз без, эш кенә булсын. Шөкер, авыр чор артта калды. Аны табиблар да искә төшерергә кирәкми, диде. Ходай Тәгалә ярдәм итте, димен, ирем әйбәт булды. Ул әйбәт булмаса, мине яратмаса, котыла да алмаган булыр идем, бәлки. Без яхшы гына яшәп киткәнгә, кеше күзе тигән булгандыр, дип гоманлыйм хәзер. Аннан, элек без яшәп торган нигездә әни, дога уку да кыен, ди иде. Мине өшкергәндә дә шабыр тиргә бата иде. Баксаң, анда элек яшәгән хуҗаларның язмышы гыйбрәтле булган икән. Бабайның төгәл генә ничек үлүе билгесез, әби исә аның үлеменнән соң тилереп үлгән...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading