16+

Мин – өйләнгән ирнең сөяркәсе

Без танышканда, аның өйләнгәнен белмәдем, андый уй башыма да килмәде. Бу сер миңа бер елдан соң гына ачылды.

Мин – өйләнгән ирнең сөяркәсе

Без танышканда, аның өйләнгәнен белмәдем, андый уй башыма да килмәде. Бу сер миңа бер елдан соң гына ачылды.

Безнең очрашулар кайда гына булмады – кунакханә, сауна, минем фатир. Ә менә өенә беркайчан да чакырмады. Шул вакытта шикләнеп куйган идем, ләкин ышанасым килмәде, дөреслекне белүдән курыктым. Бераздан соң сер йомгагы барыбер чишелде. Ул өйләнгән булуын үзе сөйләп бирде. Төне буе елап чыктым, икенче көнне хәтта эшкә дә бара алмадым. 

Бер көннән соң аңа: “Безгә аерылышырга кирәк, гафу ит”, – дип смс яздым. Ул каршы килмәде, ризалашты. Тик көннәр узган саен аннан башка яши алмавымны ныграк аңладым. Бер атнадан кабат смс яздым: “Мин синнән башка яши алмыйм, акылдан язам”. Ул килде. Шулай итеп, барысы да яңадан башланды...
Мин барысын да ничек бар, шулай кабул иттем. Яраткан кешемнең хатыны янына кайтып китүенә сабыр гына түздем. Әмма ул хатын төшләремә кереп яный башлады. Кайвакыт үземне күрә алмас дәрәҗәгә җитәм. Башка шәһәргә күченеп китәсем, югаласым килә. Ләкин сөйгәнем килеп кочаклап үбә дә, барысы да онытыла. 

Еш кына кичләрен үземне кызганып елыйм. Миңа 25 яшь кенә бит әле. Гомеремнең чәчәк кебек чагы узып бара. Ул кеше белән киләчәгебез юк икәне көн кебек ачык. Тик мин аны үлеп яратам. Без бергә булганда, бар дөньямны онытам. 

Күптән түгел ул миндә булганда, хатыны шалтыратты. Көндәшем сизенә бугай, чөнки телефон бертуктаусыз шалтырады. Сөйгәнемнең моңа бик нык борчылуын күргәч, аны хатыны янына кайтарып җибәрдем. Ә үземнең йөрәгем өзелеп төшә дип торам. 

Менә шундый кыен хәлдә мин. Араларны өзәргә кирәк, әмма бу адымга барырга кыюлыгым җитми. Теге чактагы кебек кабат смс язырмын да, ул килеп җитәр һәм барысы да яңадан башланыр дип куркам. Ничек яшәргә? Зинһар киңәш бирегез.

Чулпан,
Түбән Кама.
Фото: https://freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

5

5

8

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    4

    0

    Ну вообще уже оятсыз кызлар куптэ инде дэньяда...хатыны бар,хатынын янында гына Тор дип эйтергэ кирэк,иялэштереп яталар ,Син представь анын БН Тора башлыйсын и ул Сина тоже изменять итэргэ тотына,и Син Хэ представь анын хатыны нэрсэ кичерэ,бумеранг никто не отменял дорогая,хатыны эстеннэн ери икэн,синен эстеннэн ерми дигэн 100 % гарантия юк!

    • аватар Без имени

      5

      0

      Кеше Ире белән бәхетле була алмыйсың Чулпан.Никахлы ир дә ,сездә гөнах кына жыясыз.Бала хакы ,күз яшьләре тешмичә калмый ул, Аллаһы Тәгәлх барсында күрә.Соң булганчы туктагыз,араларыгызны эзегез.Үзегезгә тиң яр да килеп чыгар.

      • аватар Без имени

        5

        0

        Ничек кенэ булсада араны озэргэ кирэк! Ул ойлэнгэн бит, балалары да бардыр. Сез яшь, сойгэн ярыгыз насыйп булыр Аллаhы бирса . Кеше бэхетендэ узегезнекен този алмаячаксыз. Икенче яктан уйлагыз, ул хатыннан йоргэч, сездэн йормэсме дип уйлыйсызмы? Бер остерэлчек ир инде ул. Шун,а язмышыгызны бозмагыз, онытыгыз ул кешене.

        • аватар Без имени

          2

          0

          Акыл белән уйларга кирәк,һәм,иң мөһиме-Аллаһы Тәгаләдән куркырга кирәк!!!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Чулпан, бер мизгелгэ ул иргэ карата булган эмоциональ бэйлелекне бер якка куеп, уйлап кара: тирэ-ягында ул иргэ охшаган, яки аннан да ягымлырак ялгызак егетлэр юкмы? Шундыйлар белэн аралашырга тырышып кара. Курэ торып, кемнендер хэлэл ирен тартып алу яхшы эйбер тугел...

            Мөһим

            loading