16+

НАХАК СҮЗ – ҖАН ЯРАСЫ

Алсу сыйныф ишеген атлап кергән чакта башка әниләр инде мәш килеп бәйрәмгә әзерләнеп ята иде. Алсуның килеп кергәнен күреп, бөтенесе дә аңа текәлделәр.

НАХАК СҮЗ – ҖАН ЯРАСЫ

Алсу сыйныф ишеген атлап кергән чакта башка әниләр инде мәш килеп бәйрәмгә әзерләнеп ята иде. Алсуның килеп кергәнен күреп, бөтенесе дә аңа текәлделәр.

«Нәрсә булды?» - дип сорады Гөлназ, иң беренчеләрдән булып. Әйе, ниһаять, акчалар җыелып бетте», - дип сөенечен уртаклашырга ашыкты Алсу, елмая-елмая. Үзе сумкасыннан бер кочак рәсемнәр, открыткалар чыгарып өстәл өстенә җәеп салды. Юк-барны сөйләшә-сөйләшә, кәефләре күтәренке әниләр булачак афиша өчен рәсемнәр сайларга тотындылар. «Кая, акчаларны тагын бер кат саныйк та, тегүчебезгә илтеп тапшырасы булыр», - дигән фикер кертте Гөлназ. Алсу тиз генә үрелеп өстәл өстеннән акча салынган конвертны алырга теләде, ләкин аны таба алмый аптырашта калды. Әле генә шушында куйды бит, аермачык хәтерли. Кая гына китте соң бу каһәр төшкән конверт?
Башка әниләрнең үзенә төбәлгән сораулы карашларын күреп, Алсуның тәннәре чемердәп китте. Кат-кат өстәл өсләрен, парта араларын карау да көткән нәтиҗәләрне бирмәде. Акчалар суга төшкәндәй юк булды. Ә конвертта аз да түгел, күп тә түгел, нәкъ кырык мең сум акча ята иде бит. Менә табып кара син аны хәзер. Акчаларыннан да бигрәк балалары кызганыч. Җиденче сыйныфта укучы балалар ярты елдан артык театрга әзерләнәләр. Иң мөһиме: ул инглиз телендә булачак һәм аны карарга бөтен мәктәпләр генә түгел, хәтта район мәгариф идарәсеннән дә килергә җыеналар. Ата-аналар театр өчен киемнәр тектерергә акча җыйдылар. Дөресрәге, бу эш белән Алсу шөгыльләнде. Калганнар аңа тиешле сумманы тапшырып кул гына куйдылар. Бүтәннәр аны-моны эндәшмәсәләр дә, Гөлназ Алсуны тетеп ташлады. «Ничек тик торганда шуның кадәр акчаны югалтып була ди, аңламыйм. Үзең алгансыңдыр син аны», - диде ул кайгысыннан нишләргә дә белмәгән хатынга. Алсу бу гаепләрне ишетеп гарьлегеннән үләр дәрәҗәгә җитте. Гөлназның гына үз туксаны туксан. Ул һаман да Алсуны караклыкта гаепләде.
Югалган акча турындагы уйлары аңа өенә кайткачтын да тынгылык бирмәде. Үзенең конвертны кай җирдә югалтырга мөмкин булуы турында озак уйланды ул. Кайларга баруын, кемнәр белән очрашуын кат-кат күз алдыннан үткәрде. Ләкин һич кенә дә моның очына чыга алмады.
Гөлназ исә Алсуны гаепләүдән туктамады. Бөтен кеше алдында бичара хатынны кимсетеп кенә калмыйча, очраган кеше саен аны яманлады, карак дип атады. Бәлки Алсу гаепле түгелдер дип әйтүчеләргә каршы чәчрәп кенә чыкты. Ничек ул алмасын ди инде. Алсуның бертуган энесе бик авыр хәлдә хастаханәдә ята, операция ясау өчен тиз арада күп акча кирәк икән бит, шуны белмисезмени, янәсе. Тик ул егеткә операция күптән булганын, ә моның өчен гаиләнең җиңел машиналарын сатканын белми иде, билгеле.
Бер атна вакыт узгач, Алсуның кызы Әдилә мәктәптән бик дулкынланып кайтты. «Әни, - дип кычкырды ул килеп керешкә, - безнең сыйныфтагы Ирек белән Алисәне кич урамда полиция тоткан. Алардан акчалар һәм кыйммәтле телефон алганнар. Хәзер аларның кайдан килеп чыкканын тикшерәләр». Алсу бу хәбәрне ишетеп уйга калды. «Кызык бит ә, - дип уйлады ул эченнән генә. - Мине гел караклыкта гаепләүче Гөлназның улы Ирекне полиция тикшерә».
Соңрак, Алсу югалткан акчалар Ирек белән Алисәдә табылгач, барлык укытучылар, балалар, ата-аналар аптыраудан телсез калды. Алсуның сумкасыннан китаплар алганда конверт төшереп җибәрүен күргән һәм аны алып, вакытында кире тапшырмаган егет белән кыз кисәк кенә үз кулларына килеп кергән байлык турында берәүгә дә сөйләмәгән булырлар иде, билгеле. Ләкин яңа телефонлы буласылары килә аларның. Сак бүлегендә эшләүчеләр туктатып телефоннарын тикшергән вакытта, Ирекнең кесәсеннән телефонына ияреп биш меңлек акча да килеп чыга. Менә шулай килеп каба караклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading