16+

«Әнием, мин яшим бит әле?!.»

Инде чигенде, инде котылдык дигәндә генә... Кемдер өчен минуты-секунды да елга тиң булганда, төп-төгәл бер елны хастаханә диварлары эчендә үткәреп, 14 курс химия, 35 нурланыш терапиясе узган Дамирда кабаттан шул ук диагноз - Юин саркомасы... Әниемнең туганыбыз турында шалтыратып әйткән сүзләренә кайтарып әйтерлек сүз дә табылмый кебек - нишләп, ни...

«Әнием, мин яшим бит әле?!.»

Инде чигенде, инде котылдык дигәндә генә... Кемдер өчен минуты-секунды да елга тиң булганда, төп-төгәл бер елны хастаханә диварлары эчендә үткәреп, 14 курс химия, 35 нурланыш терапиясе узган Дамирда кабаттан шул ук диагноз - Юин саркомасы... Әниемнең туганыбыз турында шалтыратып әйткән сүзләренә кайтарып әйтерлек сүз дә табылмый кебек - нишләп, ни...

Беренче тапкыр яман хәбәр 2007 елда «ишек шакыган» иде. 2006 елның 30 декабрендә тормыш иптәше Рамил абыйны югалткан Лениза апаның ул вакытта ничек аягында басып калганын бер Ходай Тәгалә үзе генә беләдер. Яңа ел төне алдыннан гына юл һәлакәтенә очраган хәләлен югалту ачысыннан исенә дә килмәгән килеш, Дамирының аяклары кинәт кенә хәрәкәтләнүдән баш тартты ул вакытта. 4 яшьлек Дамирда Казан табиблары тугызынчы умыртка сөягендә яман шеш - Юин саркомасы таптылар. 2007 елның 25 сентябрендә Республика клиник хастаханәсенең балалар бүлегенә әнисе белән кергән Дамир 2008 елның 29 сентябрендә генә чыкты.
Аңлатырлык сәбәп юк
Узган елның декабрь аенда сул як кабырга яны авыртуга зарлангач, Лениза апа кабат Дамирны Казанга алып чыгып киткән. Инде 2007 елда җиңелгән шеш кабат баш калкыткандыр, дип берәү дә гөманламый шул - бөерләрендә ул-бу юкмы, дип, УЗИ уздыралар. Бар да тәртиптә булгач, кабат өйләренә - Актанышка җибәрәләр үзләрен. Гыйнварда исә Дамирда түзеп булмаслык авыртулар башлангач, яңадан ДРКБга юл тота ана кеше. Бу юлы бөтен яктан җентекләп тикшерәләр баланы. Кабат шул ук урында - умыртка баганасының тугызынчы сөягендә шул ук Юин саркомасы табылгач, табиблар да шок кичерә. Баксаң, ул зәхмәт дигәннәре биш ел эчендә кабатланмаса, бетте дип исәпләргә нигез бар икән. Ә монда җиденче ел китте дигәндә...
Гыйнварда хастаханәгә кергән Дамир Билаловка инде ике операция ясарга өлгергәннәр. Башта томография аша яман шеш арка миен кыса башлаган дип күрсәткәнгә, көтелмәгән паралич булыр дип куркалар. Әмма операция вакытында ул акланмый, Аллага шөкер. Табиб, булдыралганча, шешне ала. Ул вакытта биопсия дигәннәрендә рак күзәнәкләрен тапмасалар да, бераздан аяклары хәрәкәтләнми башлаган баланың аркасына кабат хирург скальпеле кертергә туры килә. Бу юлы шеш үзенә тидерттерми - кан китә... Кабаттан биопсия өчен генә күзәнәкләр алалар да ябалар. Бу юлы яман шеш даигнозы раслана. Әмма бирелә башлаган химия курсы гына ярдәм итми - шеш чигенергә теләми. Мәскәүдәге хезмәттәшләре белән дә киңәшләшкәч, онкологлар 2007 елгы химия курсын кабат язалар. Дамир инде өч химия курсын алган. Алда - тагын өчәү, аннан кабат томография үтәргә кирәк. Шунысы сөендерә - бала хәзер аякларын тоя, хәрәкәтләндерә башлаган, урыныннан төшеп йөгермәсә дә, физкультура белән шөгыльләнә.
- Табибларыбыз бик әйбәт, Аллага шөкер, - ди Лениза апа. - Кулдан килгәннең барысын да эшлиләр. Әмма безнең илдә аның кирәкле аппаратуралары, дәвалану курсы өчен шартлары җитми. Мисалга, хәзер химия терапиясеннән соң нурланыш алу өчен башка җиргә барып йөрергә кирәк. Кем генә булдыра ала инде аны? Аннан, авыруның аңлаешсыз кабатлануы аркасында, минем Германиягә барып дәвалану уздырасым килә иде - шешне җиңсәк тә, ул зыян күргән умыртка сөяген алып, индопротез куйдыртасы бар. Бәлки монда да җиңәрбез, балам тернәкләнер әле, дип кул кушырып утырасым килми бит инде - бердәнбер балам-багалмам бит ул минем...
Ярдәм итик бергәләп
Дамирны дәвалаучы табиблар да Лениза апага, мөмкинлегең булса, Германия онкологик үзәгенә күз тот, дип киңәш биргән инде. Монда - Казанда 6 тапкыр химия курсы алганнан соң, шунда барып операция (әгәр шеш бөтенләй юкка чыкмаса, операция ясату кирәк булачак), нурланыш курсы узарга, аннан инде зарарланган умыртка сөяге урынына индопротез куйдыртырга кирәклеген әйткәннәр. Социаль челтәрдә Дамир Билаловның үз төркеме бар - аны Лениза апа шул Германиягә баруны күздә тотып та алып бара. Интернет чыганакларга ышансак, Германиядәге операция үзе 2 миллион сум, индопротез куйдырту шулай ук 2 миллион, радиотерапия якынча 1 миллион сум тора. Тамчыдан күл җыела дисәк тә, моның кадәр «күл» җыю өчен, шактый гына кешеләрнең ярдәме кирәк була шул.
- 2007 елдан бирле баланы бер минутка да ялгызын калдырганым булмады, - ди Лениза апа. - Мәктәпкә үзем илтеп куйдым, үзем каршы алдым. Уйнарга да үзен генә чыгарганым булмады - имгәнә күрмәсен диюдән инде. Иптәш малайлары да өйгә килә иде уйнарга. Караусыз йөрсә, бу диагнозның кабатлануына аптырамас идем, инде күз карасыдай саклап үстердем кебек. Минем дә бит йөрәк парәмнең сау-сәламәт үсүен күрәсем килгән иде...
...Дамир исә үзен чын ир-атларча тота. Зур «егет» бит инде - 11 яшь. Беренче операциядән соң түзеп булмаслык авыртулар вакытында гына: «Әнием, мин үлмим бит әле, мин бит әле, хәлләнеп, Актанышка кайтачакмын, әйеме», - дигән малай тиз генә үзен кулга да алган. 2007 елда булган авыру тарихын да яхшы хәтерләгәннәндер, күрәсең, инде карар да кабул иткән: «Ярар, әни, бер ел ятарга туры киләчәк инде монда - син миңа китап-дәфтәрләремне алып килә күр. Аннан, Германиягә барып хәлләндереп кайтарырлар да, мин синең җил-давыл тидермәслек имән терәгең булырмын...»

Дамир БИЛАЛОВ нуждается в помощи
- Билайн: 8-960-066-07-01
- QIWI кошелек: 9534816442
- Яндекс-Деньги: 410011385684180
- WebMoney WMR: R417534541389(рубли)
- Счет «Сбербанка» 423 068 107 623 900 085 61/34
Банк получателя: ДО №8610/0210 отделения «Банк Татарстан»
№8610 ОАО «Сбербанка России»
К/с 30101810600000000603
Р/с 30301810462006006203
БИК 049205603
ИНН 7707083893
КПП 165002001
- Карта «Сбербанка»: 63 900 262 901 324 6581
Мадъярова Лениза Энгеловна
Номер лицевого счета «Сбербанк»:
408 178 102 620 337 074 79/54

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading