16+

Сәгате хуҗасы үлгәч туктап калган

Янган куаклар, сынган агачлар. Ачы суык җил уйнап торган Донецкның Кременное җирендә 2023 елның 5 декабрендә мобилизацияләнгән хәрби егет Алмаз Кәбиров соңгы яуга күтәрелә.

Сәгате хуҗасы үлгәч туктап калган

Янган куаклар, сынган агачлар. Ачы суык җил уйнап торган Донецкның Кременное җирендә 2023 елның 5 декабрендә мобилизацияләнгән хәрби егет Алмаз Кәбиров соңгы яуга күтәрелә.

Өстән яуган туктаусыз ут астында яраланган иптәшен яу кырыннан алып чыгарга тырыша ул.

...Алмаз Кәбиров Питрәч районы Карповка авылы егете. Биредә аның әти-әнисе тормыш итә. Егет аларның тату гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә. Төпчек булса да, иркәләнеп үсми ул. Авыл баласы бит. Яланаяк җир сулышын тоеп үсә, кышларын тауда чана шуа, кәшәкә тотып алка куа.

– Шәле авылыннан мин үзем, – дип сүзен башлады хәрбинең әнисе Раушания апа Кәбирова. – Карповкадагы каз фермасында эш булгач, гаиләбез белән бирегә күченеп килдек. Яшәребезгә йорт бирделәр. Олы кызыбыз Резедә, уртанчыбыз Азат һәм Алмаз шау-гөр килеп үстеләр. Аларның буй җиткезгәнен сизми калдык дисәк тә була. Шөкер, йөзебезгә кызыллык, бернинди авырлык та китермәде алар. Хәзерге әти-әниләр сыман үчтеки итеп кенә үстермәдек. Һәркайсы үзенә бүлеп бирелгән эшне белеп башкарды. Кичләрен бер табын артына җыелышып кичке аш ашыйбыз. Бик күңелле яшәгәнбез.Алмаз мәктәптә укыган чагында бию түгәрәгенә дә йөреп ала, аннан спорт белән мавыгып китә. Әтисе, абыйсы Азат белән гаражда мәш килә. Әтиләре алып биргән матайны эх тә итмичә сүтеп җыя егет. Техникага хирыслыгы кече яшьтән үк күренә. Карповкадагы башлангыч мәктәптән соң Колай урта мәктәбенә йөреп укый. Бердәм дәүләт имтиханнарын 98 баллга тапшыра. Ә бу менә дигән нәтиҗә! Техника белән җенләнүе егетне Казан автотранспорт техникумына алып килә. Бер ел гына белем алып кала ул, язын аны хәрби хезмәткә чакыралар. Йошкар-Олада стратегик максатлардагы ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, укуын дәвам иттерә. Кулана диплом алганнан соң һөнәре буенча эшләми. Дус-иптәшләре белән бригада төзеп, тирә-як районнар буенча йорт салып йөриләр. Алмаз ташчы һөнәрен үзләштерә, авыр эштән курыкмый. Мобилизация игьлан ителгәннән соң үзенә повестка тапшырулары турында Алмаз әти-әнисенә әйтми йөри. Борчылмасыннар дип уйлагандыр инде.

– Әти белән әни кичке аш артында, авылда повестка кемгә килде икән, дип сөйләшеп утыралар икән. Сүзгә Алмаз да кушыла, – дип искә ала Алмазның бертуган апасы Резедә, – “Әни, мин үземә тиешле повестканы алдым инде”, ди энем сүзне озакка сузмыйча. Баксаң, аңа алдагы көнне авыл җирлегеннән шалтыратып хәбәр иткән булганнар икән. Ул кәгазьне кереп тә алган. 26 сентябрьдә аны ЭКСПОга озаттык.

Резедә белән Алмаз бер-берсен бик якын итә. Ул аның  апасы гына түгел, сердәшчесе, киңәшчесе, ярдәмчесе дә була. Гел бергә, гел элемтәдә. Шуңа күрә энесе турында истәлекләрне барлау, үткән заманда сөйләү бик авыр булды аңа.

– Алмазыбыз туганда ук бик кечкенә булып туган, – ди Резедә. – Бер килограмм да 900грамм гына булган аның авырлыгы, курчак кебек кенә. Тугач ук әни энемне миңа ышанып тапшырды. Аны биләүгә төрәм дә күтәреп йөрим. Икенче әнисе сыман. Тәпи киткәч, үзем белән дус кызларым янына алып йөри идем. Кая барсам да минем белән булды. Бик тыйнак, сабыр, аз сүзле. Бер тапкыр да миңа каршы сүз дәшкәне булмады. “Сәлам, апай”, дигән сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора сыман.

Алмаз 7 ел дәвамында бер кыз белән очрашып йөри. Тик күкләрдә язылмаган никах булгандыр, күрәсең. Аралары суына.

– Ташчы һөнәрен үз итте. Яратып башкара иде, акчасын да яхшы эшләде. Ике ел элек социаль ипотека буенча фатир алдык. Фатирга җиһазлар алырга ярдәм итте. Акча биреп торды. Әле хәзер дә фатирны күз йөртеп чыгам да, аның кул җылысы тигән әйберләргә карап юанам. Менә моны эшләп куйган иде, дип искә алып йөрим. 27 октябрьдә Донецкка, Сватово ягына китте ул. Разведкага эләккән иде. Атнага бер тапкыр элемтәгә чыгып, аралашып тордык. – ди апасы.
Берничә тапкыр үлемнән калган Алмаз. Әмма туганнарына бу хакта ләм-мим.

– Яралануы турында да бик саран мәгьлүмат беләбез, – дип сөйли Резедә. – Бер иптәше никтер окоптан чыккан. Шуны гына көткән диярсең, өсләрендә дрон пәйда булып, аннан снарядлар килеп төшкән. Алмаз та шунда булган. Снаряд кыйпылчыгы муенына кереп, артериягә җитәргә миллиметр гына ара калган. Көмеш чылбыры саклаган. Снаряд кыйпылчыгы Алмазның муеныннан кереп умыртка сөяге янына хәтле төшеп урнашкан. Берәр нервка эләккәндер, энем уң кулын күтәрә алмый иде. Җәрәхәтләнгәннән соң аны Белгородтагы госпитальдә дәвалаганнар, аннан соң Наро-Фоминскка күчергәннәр. Без әле аның хәлен белер өчен шунда бардык та. Наро-Фоминскта ике атна ятты, аннан соң Казанга кайтарып җибәргәннәр. Бер айдан соң гсопитальгә килергә кушылган. Ә анда урын булмады, операциягә чират көтәргә, диделәр. Шулай ярты ел үтте. Җәй буе энем әти-әни янында булды. 28 июньдә аңа бик катлаулы операция ясадылар. Андый операциягә күп табиблар алынмый да, чөнки нервка эләксәң, кеше гомерлеккә инвалид булып калачак. Бер табиб тәвәккәлләгән. Операциядән соң да озак вакыт ярасы төзәлмәгән, ялкынсына, үлекли башлаган. Аркасындагы яраны янәдән ачып чистартканнар. Госпитальдән чыгару белән, Сватовога барып җитү өчен аңа 3 көн вакыт биргәннәр. Әлеге ярасы өчен тиешле түләүләрне алды, шөкер. Шул акчага хәтта Царевода бик матур урында урнашкан йорттан фатир алып куйды.

29 ноябрь көнне Алмаз якыннарына «Мине югалтмагыз, безне яңа позициягә күчерәләр», – дип смс-хәбәр язган. Шул көннән соң элемтә өзелә.

– 7 декабрьдә безгә хәбәр килеп иреште. Штурмнан бөтенесе чыкты, бары Алмаз гына юк, диделәр. Без ышанмадык. 8 декабрьдә, энегез һәлак булган, дигән смс килде. Авылга әти-әни янына җыелдык. Нәкъ шул көнне энем икетуганыбыз Лилиянең төшенә кергән. Бөтен туганнар да Украинада, җыйнаулашып Алмазны эзлибез икән, имеш. Алмаз да янәшәбездә, ул да үз-үзен эзләргә булыша, үзе бик күңелсез, башын аска игән, ди. Ахыр чиктә аны тапканбыз икән, - ди Резедә. 

Ни хикмәт, икетуганы Лилиянең төшенә бик еш керә Алмаз. Исән рәвештә ап-ачык булып. 

— Өчесе алдыннан да Лилиянең төшенә кергән ул. Табын алдында утыра, ди. Лилия аның белән төшендә сөйләшә икән. “Алмаз, иртәгә синең ашың бит, шуны беләсеңме”, дип әйтә икән. Беләм, беләм, дип җавап кайтарган энем.

Лилиянең “Ничек киттең, авыртмадымы берәр җирең”, дигән соравына Алмаз: “Бер җирем дә сызламады, сизми дә калдым”, дип әйтә ди. 1 февральдә 32 яшь тулырга тиеш иде. Әнием бөтен туганнарыбызны, энемнең дусларын җыеп, 2нче февральдә аның 40ын үткәрергә җыена.

Соңрак Алмазның йокы артериясенә снаряд кыйпылчыгы килеп эләккән булуы ачыклана. Ул мизгел эчендә җан биргән.

— Төнлә белән 5 декабрьдә штурм сызыгыннан чыккан вакытта булган бу хәл. Урман кырыендагы блиндажда бергә яшәгән Тимур дигән иптәше энем Азатка сөйләгән. "Атышлар тынып торган арада, мин посадка ягына торып йөгердем. Карасам – бер яралы солдатны сөйрәп, Алмаз килә. Мин дә яннарына йөгердем, яраланган солдатны икәүләшеп алып чыга башладык. Шул вакыт өстебездә дрон эленеп торганны күрдек. Алмаз теге солдат белән мине бер якка этеп җибәрде, үзе икенче якка сикерде". Аның сәгате дә 22. 35 минутта туктап калган. Могҗиза. Мәрхүмнәрнең сәгате, хуҗасы үлгәч туктап кала, дигән ышану бар бит. Бөтен әйбере, без язып җибәргән хат, сәгате, әни җибәргән догалар. көмеш чылбыры, сәгате барысы да кайтты. Энемне 24 декабрьдә җирләдек, - ди Резедә.

Алмаз Кәбиров, һәлак булганнан соң, «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән.


Фотолар: шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

4

2

64

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    8

    0

    Урынын ожмахта булсын, жимешем

    • аватар Без имени

      6

      0

      Алмазны Аллахы Тэгалэ хэерле урыннарга урнаштырсын, Раббым, Аллах ярдэменнэн ташламасын, эти-эниенэ, туганнарына алтын сабырлык бирсен, Раббым, Ээмиин Ин шээ Аллах, 24.02 миндэ уртанчы улымны, куз нурым ны жирлэдем, сабыр итегез, зинхар, Аллах коч-куэтем бирсен

      • аватар Без имени

        1

        0

        Алмазнын урыннары ожмахта булсын,укыган догалар кабуллардан булсын ярабби ходаем. Эти энисенэ куркэм сабырлык,туземлек,кунел тынычлыгы,салэмэтлектэн аермасын ходаем.Бик авыр кайгы бернишлэтептэ булмый язмыш.Калган балалар, оныклар очен куанып яшэргэ язсын ярабби ходаем. Узегез эшлэгэн яхшылыкларыгыз узегезгэ мене белэн кайтсын.

        Мөһим

        loading