16+

Шәраб эчкәнне хәтерлим, ә калганы куркыныч төш кебек

Бервакыт иптәш кызым Динә белән кафега бардык. Анда безнең янга Марсель һәм Дамир исемле ике егет килеп утырды.

Шәраб эчкәнне хәтерлим, ә калганы куркыныч төш кебек

Бервакыт иптәш кызым Динә белән кафега бардык. Анда безнең янга Марсель һәм Дамир исемле ике егет килеп утырды.

Алар Динәнең танышлары булып чыкты. Марсель дигәне бер күрүдән ошады, очрашып йөри башладык.

Динә белән Дамир да аралашты, әмма аларның мөнәсәбәтләре безнеке кебек үк җитди түгел иде кебек. Һәрхәлдә миңа шулай тоелды. Ә бервакыт урамда дүртәү йөргәндә, Дамир миңа “күзләрең матур синең” дип әйтте. Шул вакытта ук шүрләп куйдым. Әллә ничек итеп миңа каравы эчне пошырды.
Көннәрдән беркөнне Дамир шалтыратып, Динә белән икебезне кунакка чакырды.

“Марсель киләме соң?” – дип сорагач, “Ул соңрак киләчәк, эше бар”, - диде. Шулай дигәч, ризалаштым. Барсак, табында – шампан шәрабе, роллы һәм җиләк-җимешләр. Динә белән шәраб эчкәнне хәтерлим, ә калганы куркыныч төш кебек. Күземне ачканда, Дамир белән бер түшәктә ята идем. Динә өйдә юк иде.

Ни булганын аңламадым. Бер бокал шәрабтан кеше исерми бит инде. Әллә нәрсәдер салганнармы анда? Тордым да, киемнәремне киеп урамга чыгып чаптым. Марсель телефонын алмады, аңа инде барысын да җиткергәннәр. Ул мине күрергә дә, аңлашырга да теләмәде. Бу хәлдән соң биш ел вакыт узды, ә мин һаман да Марсельне яратам, башкаларны якын да китермим...

Гүзәл, Казан
Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

6

0

4

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер күрүдә Марсельне ошата, Дамирны ярата...мин генә буталдыммы соң монда?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Не понятно ничего?

      Мөһим

      loading