16+

Шулвакыт әниемнең бәрхет тавышын ишеттем: “Әбиең үлде...”

Безнең тормыш белән кемдер идарә иткәнен аңлаткан, бөек көчнең барлыгын күрсәткән вакыйгалар һәркемнең дә тарихында барлыгына иманым камил. Тик кайберәүләр аны таный, кайберәүләр күрмәмешкә салыша. Минем тормышта да алар байтак булды. 

Шулвакыт әниемнең бәрхет тавышын ишеттем: “Әбиең үлде...”

Безнең тормыш белән кемдер идарә иткәнен аңлаткан, бөек көчнең барлыгын күрсәткән вакыйгалар һәркемнең дә тарихында барлыгына иманым камил. Тик кайберәүләр аны таный, кайберәүләр күрмәмешкә салыша. Минем тормышта да алар байтак булды. 

...Балачак. Берничә йорт аша яшәүче дус кызымны капкадан керә-керешкә кычкырып чакырам. “Ди-лә, Ди-лә-ә-ә!” – дип урам яңгыратуыма җавап итеп, дустымның әнисе Рәсимә апаның: “Хәзер чыга”, – дигән тавышы ишетелде. Бик әйбәт, тыныч ханым булуына карамастан, ишегалдында басып торуымны яратмас дип, капка кырыенарак барырга уйладым. Ник алай фикер йөрткәнмендер – андый хәлнең гомердә дә булганы юк иде. Рәсимә ападан бер шелтә сүзе дә ишеткән кеше түгел мин.

Уйларыма буйсынып, капкага таба юнәлдем. Ике метр тирәсе атлагач, артымда бик каты гөрселдәү тавышы ишеттем. Куркуымнан сикереп куйдым һәм тизрәк артка борылдым. Артымнан алюминийдан ясалган авыр, юан торба тәгәри иде. Мин берничә секунд элек кенә басып торган урынның нәкъ өстендә эленеп торган. Яңгыр суларын башка җиргә агызыр өчен куелган булган. Шөрепләре бушагандыр, күрәсең... Әгәр башыма: “Рәсимә апа әрләр” дигән уй кермәсә, нинди хәлгә килгән булыр идем икән?.. Уйларга да куркыныч.

Икенче серле хәл район хастаханәсендә яткан чакта булды. Мәктәп укучысы идем, үпкәгә салкын тидердем. Яныма әти-әниләр, туганнар килеп йөри. Әбием авырганын миңа бөтенләй әйтмәделәрме, әллә “бераз авырып тора” дигәннәрдерме – хәтерләмим. Әмма каты чирләп киткәнен белмәдем. Таң вакыты тирәсе иде, үзем төш тә күрмим, уянмаганмын да. Шулвакыт әниемнең бәрхет тавышын ишеттем: “Әбиең үлде”, – ди. Мин хастаханәдә, әни 25 чакрым ераклыктагы авылыбызда. Ул көнне әтиемнең апасы килгәч, алдагы сүзләрнең хаклыгын раслады.

Бөек зат безне ишетеп, әйткәннәрне тормышка да ашыра. Алда сөйләп үтәчәк вакыйгалардан соң, сүзләрне үлчәп сөйләргә генә түгел, фикерләремнең дә начар булмавын күзәтергә өйрәндем.

Мәктәптә укыган еллар. Көн дә бер үк маршрут: өй – мәктәп – өй. Икесендә дә кысаларда гына яшәргә кирәк. Кәефем кырылып: “Туйдым, ичмасам, хастаханәгә кереп ятар идем”, – дип әйтеп ташладым. Бер ычкынган сүзне кире кайтарып булмый шул! Ике-өч көннән, лапаста сыер астын чистартканда, башымны ишек өстенә бәрдем. Авыртудан кире чүгәләдем. Әни керергә үгетләсә дә, эшемне ташламадым. Икенче көнне, баш әйләнүенә чыдый алмыйча, мәктәптән кайтып киттем. Нәтиҗәдә, баш мие селкенүе белән хастахәнәгә эләктем...

Шигырь язучының шигырьләре дә тормышка ашучан була икән...
“Бәлки мин иртәгә үләрмен
(Ә эчтән: “Сакласын, – дим, – Алла”).
Беркем дә белә алмый ни-нәрсә
Көтәсен барасы юлларда”, – дип башланган шигырьне язганның икенче көнендә үк автобуста эсселектән хәлем китте. Үз тукталышыма ерак иде әле, Кол Галидә төшеп калдым. Янымда су юк. Гомердә сыра эчмәгән һәм аның исен дә сөймәгән кеше тукталыштагы егеттән шул хәмерне сорарга теләде, тик базмады. Ике метр читтәге зебрага барып җитәрлек хәлем юклыгын аңлап, турыдан юлны кисеп чыктым. Машина йөртүченең, тәрәзәдән башын тыгып, миңа кычкырганы хәтердә. Бер сүз дә эндәшә алмыйча, кибеткә таба киттем. Ничек тә булса барып җитеп, су эчәсе иде... Ул кибет өч ишекле. Моңарчы анда кергәнем булмагач, кайсы ачык икәнен дә белмим. Беренчесен бар көчемне җыеп тарттым – ачылмады. Икенчесенә киттем. Анысы да бикле булса, өченчесенә барып җитә алмам ахры, дигән уй йөрәкне яндырып алды. Тоткага ябышканда күз алларым кап-караңгы иде инде. Ходай рәхмәте, ишек ачылды, кондиционер җиле хәл кертеп җибәргәндәй булды. “Су” дидем дә, нәрсәгәдер утырдым. Сатучы апа миннән су өчен акча да алмады, ашыгыч ярдәм машинасын да чакыртты. Аны әле дә исемә төшереп, рәхмәт укыйм.

Шулай итеп, “Сүзләреңне үлчәп яз, юкса...” дигән кисәтү алдым.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading