16+

“Син бит төрмә кошы! Син бик минем малайга чын бабай түгел!”

Дача бакчаларыннан су савыты урлап чыкканда тотып күршесен кыйнаган өчен җиде ел төрмәдә утырып, Айзат ниһаять иреккә чыкты.

“Син бит төрмә кошы! Син бик минем малайга чын бабай түгел!”

Дача бакчаларыннан су савыты урлап чыкканда тотып күршесен кыйнаган өчен җиде ел төрмәдә утырып, Айзат ниһаять иреккә чыкты.

Хатыны Илүзә, Айзат күпме генә өметләнсә дә,  ирен көтүне кирәк тапмады, беренче бер-ике елда атна саен килгән хатлар соңрак бөтенләй тукталды, һәм иреккә чыгарына ике ел кала Илүзә аерылышу турында гариза бирүен һәм Айзатның кул куюын сорап соңгы хатын юллады. Балалары юк иде, икесе дә яшьләр, өйләнешеп фатир яллап яшәүләренә ике ел дигәндә яшь ир төрмәгә эләгер дип кем уйлаган?!

Озак борчылып йөрде Айзат хатынының китеп баруына, гәрчә аңа камерадашлары башта ук: “Синең дә хатының аерылачак, менә күрерсең”, - дип әйтә килсәләр дә. Аның иң зур хыялы – ишле гаилә, балалар иде. Инде хатыны да аерылып үз шәһәренә китеп баргач, болай да соры төрмә көннәре бөтенләй үтмәс булды Айзатка. Шулай булса да, җиде ел үтте, һәм менә ул туган шәһәренә кайтты.  

Озак та үтмәде, Айзат Алинә исемле кияүдән аерылган, бер балалы хатын белән яши башлады. Беренче көннәрдән үк аның Алинә фатирындагы тыйнак һәм гади җиһазларга исе китте. Хәер, мәктәп ашханәсендә эшләп ялгызы бала үстерүче хатын-кыз берүзе нәрсә эшли алсын инде?! Үзе төрмәдә чакта үлеп киткән әнисеннән калган бер бүлмәле фатирны сатып, Алинәнекендә бөтен тәрәзәләрне алыштыртты, хатынның малае Илдар бүлмәсенә тулаем ремонт ясап, яңа җиһазлар кайтартты.

Үзләренең йокы бүлмәсе белән зал да читтә калмады, кыскасы, фатирга яңа сулыш өрелде. Моны читтән күзәтеп торучы танышлары Айзатка тилегә караган кебек карадылар: ничек инде, үзең рәхәтләнеп шунда яшисе урынга, булган фатирыңны сатып, бер белмәгән хатынга ремонт ясыйсың? “Ул балалы хатын торамы әле ул синең белән, юкмы? Куып чыгарса? Баласына да ата кулы кирәк!” Мондый сорауларга Айзат: “Минем дә малай бит инде ул хәзер, без - бер гаилә”, - диюдән узмады. 

Еллар үтә торды, Илдар да яшүсмерлек чорына керде. Менә шунда ишетте инде Айзат ишетәсе сүзләрен. Кичләрен урамда озаграк йөргән өчен Илдарны шелтәли башласа, Айзат тарафына “Син миңа әти түгел! Өйрәтмә мине!”, - ише сүзләр  оча иде. Ә Илдарның урамда озаграк йөргән кичләрен аеруча ярата иде Айзат. Хатыны Алинә белән икәүләшеп чәй эчәләр, бер-берсенә сыенышып утырып кино карыйлар, рәхәтләнеп сөйләшә иде алар. Алинәсе бигрәк йомшак күңелле, тәмле телле шул, ирне тиз арада үзенә каратып, яраттыра белде. Улы белән ире арасында бәхәс чыккан очракларда да, хатын җайлап кына ике якны да татулаштырып куя иде. 

Илдар, өйләнергә теләк белдереп, өйгә йөргән кызы Оксананы алып кайткач та, анда хатыны чалымнарын күреп Айзат сөенеп бетә алмады. Үз улы булмаса да, егерме елдан артык бергә яшәү егет белән үги атаның арасын якынайткан иде, һәм ул Илдар өчен чын күңелдән сөенде. Туйдан соң яшьләр өлкәннәр белән бергә яшәп калды, һәр гаиләнең үз бүлмәсе, яшь килен дә Алинә белән уртак телне тиз табып, аш бүлмәсендә бергә кайнаша иделәр. Менә бит, Айзатның да хыялы чынга ашты: гаиләсе ишәйде, кичләрен өй гөрләп тора, аяк арасында кечкенә онык Булат чуаланып йөри. Анысы бабасын бигрәк тә үз итте: әтисе белән әнисе көне буе эштә, әбисе өй мәшәкатьләреннән арына алмый, ярый әле бабасы бар! Бергә кибеткә баралар,   күлгә балыкка йөриләр, подъезд төбендә күгәрчен ашаталар. Бәхет дими ни дисең!

Бәла аяк астында диләр, әллә бу гаиләгә күз тиде шунда, Илдарның үз-үзен тотышында сәерлекләрне башта Айзат сизеп алды. Инде ир уртасы булып килгән Илдар наркотик куллана башлаган түгелме соң?! Үги, ләкин үзенекенә әйләнгән улы күз алдында сыза башлады, Алинәдән “Нәрсә җитми сиңа?!”, - дигән сүзләр көн дә яңгырый, ә Оксана исә нишләргә дә белмәде. Айзат тарафыннан ирләрчә сөйләшеп карау “Төрмә кошы, миңа сүз әйтәсе булма! Син монда беркем түгел!” кебек йөрәкне яралый торган сүзләрне ишеттерде.

Ул бу йортта үзен ят кеше дип санамый, кайчандыр төрмәдән чыккач йортка керүе инде онытылган да иде. Илдарның авыр эштән арып кайтуны басар өчен дип әз-мәз наркотик татып карый башлавы аны танымаслык итеп үзгәртте, өйдә талаш, күз яше, йодрык селкәү башланды. Куркытып, үгетләп дәвалануга барырга күндерә алмагач, Оксана кечкенә улын алып әниләренә кайтып китте.  Соңгы вакытта болай да йөрәк дип зарланучы Алинә, бу хәлләрне күтәрә алмый, якты дөньядан китеп барды.

Җылы, нурлы өй әкренләп бушый башлады, Илдар шикле дуслары белән еш кайта торган булып китте. Картлык көнендә урамда калу куркынычы бик куркыта иде Айзатны. Алинәнең кинәт үлеме аны ашаудан калдырды, кисәк картаеп киткән үги атасына Илдар кырын сүз әйтмәсә дә, карашы уңай түгел иде. Кәефе әйбәт чагында кайчак янына утырып сөйләшкән дә булды әле, ләкин анысы да Айзатның пенсия акчасын сорау максатыннан булып чыкты. Оныгын бик сагына иде Айзат, ләкин колагында Илдарның “Син бит төрмә кошы! Син бик минем малайга чын бабай түгел!”, - дигән сүзләре яңгырап торды.

...Ишектәге звонок тавышына Айзат сискәнеп китте. Вакытлы-вакытсыз килүчеләрдән җүнле хәбәр көтми иде ул. Я Илдар томанлы күзләре белән акаеп килеп керер, я аның турында берәр начар хәбәрдер инде. Шундый уйлар белән ишекне ачып җибәрсә, анда аскы катта яшәүче күршесе Лилия басып тора иде.
- Күрше, нихәлләр?! Тагын синең ярдәм кирәк инде, ачулана күрмә. Шкаф ишеге каерылып төште, борып кына бирче.

Өч ел элек ире үлгән Лилия ялгыз яши иде. Шундый вак-төяк эшләре белән булышырга, гел булмаса да, Айзатка туры килә иде. Яз башыннан көз ахырына кадәр дачада яшәүче Лилиянең өе тулы помидор, борыч, кыяр үсентеләре иде. 

- Боларны нәрсә белән алып барасың инде бакчаңа, күрше? – дип Айзат кызыксынып сорап куйды. 
- Малай бүген килергә тиеш иде, эшеннән китә алмый. Такси кыйбат булыр инде. Белмим, баш каткан инде. - Лилиянең бу җавабына Айзат үзе дә сизмәстән: 
- Ник, әйдә илтеп куям, машина бар бит”, - дигәнен сизми дә калды. 
- Юк ла, кеше күрсә ни дияр?
- Ни дисен, бер яшь кызны чибәр егет утыртып алып китте диярләр! Помидорлары белән! - Айзат кеткелдәп көлеп җибәрде, күптән үзен болай яхшы хис иткәне юк иде аның. 

Контейнер-контейнер үсентеләрне машинага төяделәр дә, юлга кузгалдылар. Лилиянең бакчасы шәһәрдән байтак ерак иде, кичкырын гына барып җиттеләр, машинаны бушатканчы караңгы төште. Төнлә юлга чыкмаска үгетли торгач, Айзат ризалашты. 
Яңа көн туды. Көн яктысында Айзат әлеге бакча йортына ир-ат кулы күптән тимәгәненә игътибар итте. Лилия иртәнге ашка йомырка кыздырган арада, булган инструментлар белән аз-маз тәртип ясады. 

- Улың еш килми ахры, Лилия? - Сүз югында сүз булсын дигәндәй, Айзат сорап куйды.
- Әй, аларны көтсәң. Аталары исән чакта бер кайгым юк иде, аларга ялынып ятмый идем.
-    Ярар күрше, рәхмәт сыеңа. Мин кузгалыйм, юлдагы кешенең юлда булуы хәерле.
-  Карале, Айзат... Ниме соң....Бәлки кайтмассың? Син дә ялгыз, мин дә ялгыз дигәндәй... Анда сине кем көтә? Картлык көнендә бер-беребезгә иптәш булырбыз... 

Лилиянең әкрен тавыш белән оялып кына әйткән бу сүзләреннән Айзат уйга калды. 
-Улың ни дияр соң, Лилия?
- Ни дисен, бер яшь әбине яшь бабай бакчага утыртып алып китте дә, шунда яшәп калды дияр! - Айзатның кырт кисеп каршы килмәвенә күңеле булган Лилия көлеп җибәрде. 

Уртак фикергә килеп, яши башладылар. Лилиянең улы кабул итү-итмәү мәсьәләсе күңелен тырмап торса да, Айзат сер бирмәскә тырышты. Җәй башында мунча мичен сүтеп җыйды, бакча рәшәткәләрен рәткә китерде. Лилиянең, улы гаиләсе белән бирегә килергә юлга чыккан дигән хәбәре, аны каушатып җибәрде. 
Ул көн килеп җитте. Төптән калын, гәүдәгә биек Рамил белән күрешергә кулын сузган Айзат аның: “Айзат абый, син бөтенләй дөньяңны оныткансың икән, нехорошо так”, - дигән сүзеннән имәнеп китте. Бөтен гәүдәсе белән җыерылып килеп, үз тарафына гаепләү сүзе көтте. 

-Оксана югалкан бит сине! Булат та бабай дип елый. Сезгә барган булганнар, син юк. Ә син монда ял итеп ятасың икән. Мин аңа әни белән синең адресны бирдем, тиздән кунакка килергә җыеналар.
Айзат бу сүзләрне ишеткәч елмаеп җибәрде. Аңа бигрәк тә Рамилнең “Әни белән синең адресны” дигән сүзе ошады, димәк аны кабул иткәннәр! Оксана белән Булатның кунакка килергә җыенуы, аны эзләүләре дә күңелен эретте. 

Лилия дә шат иде. Теле белән әйтмәсә дә, Рамил киләсен белгәч Айзатның эче пошып йөрүен күрә иде ул. Улы белән телефоннан сөйләшкәндә дә Айзатка каты бәрелмәвен үтенде. 
Ул арада Лилиянең төпчек оныгы 3 яшьлек Камилә, йөгереп килеп Айзатның аягына сарылды.  
- Син бит безнең бабай хәзер, да, бабай?

Лилия көлеп җибәрде.
- Әйе кызым, безнең бабай, безнеке!

Айгөл Имамиева, Мәскәү шәһәре.
Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading