17 октябрь – Әсхәт заданиедән чыгасы көн. Ничек кенә тилмереп көтмәсен, әнисенә хәбәр килми. 18 е көнне Гөлшат ханым сеңлесе белән Төркиягә кузгала. Ярышка. Шахмат буенча Европа беренчелегенә дәгъва кылган сеңлесе аның ярдәменнән башка йөри алмаганга, ике ут арасында калган ханым, бик авырлык белән юлга чыга.
– Хәбәр көтеп, юл сумкамны да җыймыйча тордым. Капка төбенә такси килеп туктагач, бик кирәкле берничә әйберемне генә салдым да, чыгып утырдым. Төнлә очтык, кунакханәгә иртәнге якта гына урнашып беттек. Сеңлем, кызым белән хәбәрләштек, тавышлары сәер боларның. Болай да эчем тулы ут, Чулпанны борчымыйм дип, икенче бүлмәгә чыгып, кызыма шалтыраттым. Әйтегез дөресен, Әсхәт үлгәнме, дидем. “Күп җиргә шалтыраттым, исәнлеген дә белмиләр, үлгәнен дә төгәл әйтмиләр”, – диде. Чулпан янында берни сиздермим, ул ярышка кереп киткәч, бөгелеп кенә төшәм. Ярышның бишенче көнендә хәбәр килде... Иртәгә алып кайтып җиткерәләр, диләр, ә мин Төркиядә. Чулпан белән икәү утырып еладык та, ул калды, мин аэропортка киттем. Ярдәмгә бер төрек егетен бирделәр. Мәскәү аша бер көнгә соңрак кайтыла иде, билетны Стамбул аша алдык. Стамбул аэропорты коточкыч зур икән. Кая барасын белмим. Таблоны эзләп таптым да басып торам. Халык ыгы-зыгысына күзем төшсә – Әсхәт... Чемоданымны җилтерәттем дә йөгердем. Кул селким – күрми, артына борылып карый да, алга атлый. Эскалатордан әллә ничә мәртәбә аска төштек, өскә мендек, берничә зал үттек, мин йөгерәм, ул атлый. Пыяла ишеккә килеп төртелгәч, күтәрелеп карасам, Казанга очучы самолетка регистрация нәкъ менә шушы җирдә икән. Артымнан, җан-фәрманга йөгереп, тагын 7 хатын килеп басты. Киемегезнең аркасына Татарстан дип язылган сүзне күрдек тә, белеп барасыздыр дип, сезгә тагылдык, рәхмәт, адашмадык, диләр. Адашкан да булыр идем, улым алып килде бит мине. Казанда Балтач җитәкчеләре каршы алды. Бер генә теләгем бар – улымның йөзен ачып карыйсым, башында миңе бар, шуны күрәсем килә, дидем. Карарлык җире генә булсын, борчылмагыз, табутны ачып, улыгызны мөселманча җирлибез, диделәр. Андый чакта йомшак сүз дә бер дәва, – ди Гөлшат ханым.
Сүзләрендә торалар, табутны ачалар. Улын танырга дип моргка да ана үзе керә. Миңе дә урынында, өстендә үзе җибәргән киемнәре. Яралы...
– Митингтан соң, улымны өйгә алып кайтырга сорадым, төштән соң күмәргә килештек. Мулла, югач, шәһит китү дәрәҗәсен югалта, дип, җаны чыккан киемнәреннән кәфенләттерде. Өйгә алып кайткач, Әсхәт сораганча, кочаклап ятып тордым, – ди ул.
“Бәхеткә томан төшкән”
Әсхәтнең һәлак булуы, хезмәттәшләрен дә, гаиләсен дә ике кулсыз итә. Егет яуда да үз урынында бик кирәкле көч иде дә...
–Хәбәрләштек. Тыныч холыклы, шул кадәр акыллы егет иде, күз алдыбызда геройларча һәлак булды, ансыз безгә бик кыен булыр инде, диделәр. Заданиедән алар иң соңгылары булып чыкканда, беспилотниклар очып килгән. Ике иптәшен чокырга этеп төшергән дә, үзе алар өстенә яткан. Пуля аягындагы кан тамырына эләккән. Андый ярадан, кеше йоклап китеп, җан бирә икән. Әсхәтнең йөзендә бик нык авырту төсмере “ябышып” калган иде. Ләкин бер нәрсә хак, әгәр дә иптәшләре үлеп, ул калса, Әсхәт тыныч кына яши ала торган егет түгел, холкын беләм бит, коткарып кала ала алмадым дип, үз-үзен ашаячак иде ул. Без аның алдында бурычлы, гомеребезне саклап калды, ди егетләр. Бәхеткә, томан төшкән. Томан булмаса, без аның гәүдәсен алып чыга алмый идек, диләр, – ди ул.
...Әнисенең бертуган сеңлесе Чулпан исә Төркиядә мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында үткәрелгән шашка ярышында алтын медаль яулый һәм ул бу җиңүен батырларча һәлак булган Әсхәт энесе рухына багышлый. Ул аны төшендә дә күрә. Энесе ап-ак күлмәктән, минем бер җирем дә авыртмый бит, дип елмая икән...
Комментарийлар
0
0
Сабырлыклар эни кешегэ
0
0
0
0
Сабырлык эни кешегэ
0
0
0
0
Аллах Тэгалэ сабырлыклар, коч куэт бирсен узегезгэ
0
0