16+

“Синнән башка әниләр янына кайтмыйм. Өйләнмичә кайтма, диделәр”

“Безнең кавышу тарихы димчеләр ярдәменнән башка гына булмады. Икебез дә бик уңган-булган кешеләр булып та, гаилә кора алмый йөргәнбез. Әле дә ярый очраштырдылар безне. “Язмыш”ка да шундый игъланнар куегыз әле, ялгызлар күп бит, – дип шалтыратты безгә газета укучыбыз Зөлфия апа. Беренче күчтәнәч итеп үзләренең кавышу тарихын да сөйләде ул.

“Синнән башка әниләр янына кайтмыйм. Өйләнмичә кайтма, диделәр”

“Безнең кавышу тарихы димчеләр ярдәменнән башка гына булмады. Икебез дә бик уңган-булган кешеләр булып та, гаилә кора алмый йөргәнбез. Әле дә ярый очраштырдылар безне. “Язмыш”ка да шундый игъланнар куегыз әле, ялгызлар күп бит, – дип шалтыратты безгә газета укучыбыз Зөлфия апа. Беренче күчтәнәч итеп үзләренең кавышу тарихын да сөйләде ул.

“Яшәгән ди, булган ди Татарстанның бер районында егет белән кыз”, – дип сөйли башлыйсы килә бу мәхәббәт тарихын. Чынлыкта да бер районда яшәп тә, бер тапкыр да юллары кисешмәгән егет белән кызны Казан кавыштыра. Зөлфия эштән өйгә, өйдән эшкә чабып йөргәндә яшьлекнең узып барганын сизеп ала. “30 яшь тулды. Балам да, ирем дә юк”, – дип аптырап кала ул. Аралашкан, очрашкан егетләре дә аз булмый, югыйсә. Тик кызның йөрәген берсе дә яулап ала алмады шул.

Таныш-белешләренең дә “кияүгә чыгарга кирәк”, “баласыз каласың”, дип җелеккә төшүләренә түзәрлеге калмый кызның. “Кирәк дип кенә чыгып булмый бит әле ул кияүгә! Яратып та яшәрлек, чыккач-чыккач яхшы итеп тормыш корырлык та булсын инде ул кияү дигәннәре!” – дип уйлый Зөлфия. Күз алдына барыбер дә тырыш ир-егет килә. Ялкау кеше белән ул мәңге яши алмаячак. Тәртип мәсьәләсе дә беренче урында. Тартмасын да, эчмәсен дә. Шаярта да белсен, уен-көлкеле дә булсын. Тә-ә-к, кыз әнә шулай үзенең булачак тормыш юлдашын күзаллап берничә пункт язып куя. Уйламаганда аңа бер таныштыру үзәге турында сөйлиләр. Озак та уйлап тормый кыз шунда барып анкета тутырып кайта һәм бу хакта онытып та җибәрә.

Шул чакны бу үзәккә Зөлфия белән бер үк елгы, бер үк районнан бер егет килеп йөри башлаган була. Аның да өйләнү, тормыш кору теләге көчле икән. Таныштыру үзәгендә кызлар күп. Егеткә берничә кызның анкетасын бирәләр. Әллә ничә тапкыр күрешергә дә җибәрәләр. Юк, барып чыкмый. Шунда егет аптыраганнан: “Берәр яхшырак кызыгыз юкмы соң?” –дип сорап куя. Димче яшеребрәк куйган җиреннән Зөлфиянең анкетасын тартып чыгара. “Берәү бар”, – ди.
Тик Зөлфия белән тиз генә күрешә алмый әле алар. Кыз Мәскәүгә укырга китәргә җыена. Атна-ун көнсез дә кайтмаячак икән. Шуннан телефоннан сөйләшүләр, смслар язышулар башлана. “Синнән башка әниләр янына кайтмыйм. Өйләнмичә кайтма, диделәр”, – дип тәвәккәллек тә күрсәтә әле егет. “Әле бер тапкыр күргән кеше түгел, кара аны осталыгын, елгырлыгын”, – дип шаккатып кала кыз.

Башкаладан кайтуга кыз берничә көнгә авылына кайтып китә. Аннан беренче кат очрашулар, Кабан күле буенда сөйләшүләр, авылдагы “свиданиелар” – әнә шулай ике арада сизелмәс күперләр салына. Беренче очрашуда ук егет кызны Кабан күлендәге катамаранда йөрергә чакыра. Китәләр болар берни белмичә күл уртасына ук кереп. Шунда су эчендә йөргәндә ялтырап кояш та чыга, кинәт җил дә исә. Күк йөзе әле болытлап ала, әле яктырып китә. Күл уртасында бик матур кош та күреп соклана алар. Икесе дә беренче тапкыр чиратлашып катамаран әйләндерәләр. Алда булачак тормышларын бергә шулай алып барулары, Кабан күле аларның язмышларын тасвирлаган бер эпизод булмадымы икән? Бу хакта Зөлфия соңрак та уйлана әле.

Беренче очрашудан төп-төгәл бер ай дигәндә никах укыта алар. Бер ай эчендә үпкәләшеп алырга да, дуслашырга да өлгерәләр. Иң мөһиме – аларга бергә рәхәт булачагын яхшы аңлыйлар. Менә шундый гаилә тарихы.

– Икебез дә гаилә корырга үз кешебезне эзләгәнбез. Табышып кавышу өчен бер ай вакыт җитте безгә. Кавышканнан соң йорт та салдык, бала да үстердек, фатир да алдык. Машиналы да булдык. Хикмәт бер-береңә карап түгел, ә бер якка таба карап яшәүдә. Миңа аннан башка бу тормыш күңелсез булыр иде, – дип сөйли Зөлфия апа. 

Азат абыйга да шалтыраттык. “Зөлфия апаң белән күңелсез яшәп булмый. Хикмәтле хатын булып чыкты ул. Әле дә серләрен ачып бетерә алмыйм ”, – ди гаилә башлыгы.

Зифа Шәйдуллина.

Фото: http://pxhere.com

Язмага реакция белдерегез

19

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading