Үзенең еракта калган балачагын искә төшерергә яратмый Рәшидә апа. Чөнки коточкыч репрессия еллары аны бәхетле балачагыннан мәхрүм иткән. Әтисеннән мәңгелеккә аерылышкан көн йөрәгендә җуелмас яра булып кала. Минзәлә мәктәбендә немец теле укытучысы Миншәех Үтәев өстеннән кемдер шикаять яза. Югыйсә районда бик белемле, мактаулы укытучыларның берсе була ул.
1937 елның март иртәсендә капка төпләренә зур машина килеп туктый. Аннан төшкән өч кеше, өйгә керүгә, әниләре Бикә апага: «Ирегезне кулга алабыз», - диләр дә Миншәехнең кулларын бәйләп куялар. Гаиләдә берсеннән-берсе кечкенә биш бала кала. Ул чакта иң зурлары Рәшидәгә - ун яшь. Әтиләре белән бергә өйдәге бөтен әйберне машинага төяп алып киткән әлеге көн гомергә күз алдыннан китми. Ашарларына да берни калмый. Әле ярый әниләре күрше хатынына кунакка барганда үзенең затлы беләзеген биреп торган була. Шуны сатып, аз булса да азык-төлек юнәтә. «Халык дошманы» балалары дип, аларга бернинди медицина ярдәме күрсәтелми. Кечкенәләре - бер яшьлек Илгиз авырып, якты дөньядан китеп бара. Тора-бара өйләреннән үк куып чыгаралар. Дүрт баласын алып, Бикә Чаллыда яшәүче туган тиешле Бәян апаларына китеп бара. Хатын аларны курка-курка гына төн кундыра. Кунакларын берәр кисәк ипи һәм су белән сыйлый. Икенче көнне иртүк, кеше-кара күргәнче дип, уятып чыгарып та җибәрә. Ана кеше балаларын пристаньга алып төшә дә, көймәгә утыртып, Кама эченә таба алып бара башлый. Шунда аларга: «Без үләргә тиеш», - дип кычкыра. Көймә эченә су тула башлаганын күргән балалар: «Әни, кирәкми, безнең үләсе килми», - дип, елаша башлыйлар. Аларның тавышын ишетеп, тиз арада коткаручылар килеп җитә.
Әниләрен - психик авырулар хастаханәсенә, балаларны милиция бүлегенә алып китәләр. Балаларның икесен - Алабугадагы кече яшьтәгеләр өчен балалар йортына, икесен мәктәп яшендәгеләрнекенә тапшыралар. Балалар йортында да өлкәнрәкләр аларга көн күрсәтми. Үзенә бирелгән бер конфет белән шикәрне баш булып йөргән малайга бирмәгән өчен, Маликны бик каты җәберлиләр. Озакламый ул фаҗигале төстә үлеп китә. Мәктәп яшендәге балалар белән бергә, Рәшидәне Ташкенттагы интернатка җибәрәләр. Анда заводка эшкә урнаштыралар. Кыз шул чагында бию белән кызыксынып, түгәрәккә йөри башлый. 17 яшендә Кызыл Орда шәһәрендәге ансамбльгә биюче булып урнаша. Бервакыт декабрь аенда гастрольләргә барганда, үз коллективыннан бераз соңгарак калу сәбәпле, ул Сырдәрья кушылдыгы булган Арык елгасын турыдан гына кичәргә уйлый. Әмма елга уртасына җиткәч, боз убылып, кыз суга бата. Бәхетенә күрә, арттан килгән бер солдат күреп алып, кызны коткарырга ашыга. Рәшидә исән кала, әмма үзләре яши торган кунакханәгә кайтып җитүгә, аңын җуеп егыла. Ярты ел буе хастаханәдә яшәү белән үлем арасында тарткалаша. Бервакыт Мәскәүдән хастаханәне тикшерергә комиссия килеп төшә. Шул чагында авырулар әлеге кыз турында табибларга сөйли. Арадан бик тәҗрибәлесе, кызганып: «Мин аны үзем дәвалаячакмын», - дип ышандыра. Берничә көннән кызның күзләре ачыла. Әнә шул чакта Мәскәү табибының: «Ну, девочка, теперь будем жить», - дигән сүзләре Рәшидә апаның әле дә колагында яңгырый сыман.
Хастаханәдән чыккач, ул туган якларына кайтып китә. Сигез ел буе күрмәгән әнисенең бик тырыш, уңган бер иргә кияүгә чыгуына сөенә. Кызны әнисе көнаралаш мунча ягып, үләннәр эчертеп тагын да тернәкләндереп җибәрә. Рәшидә кабат бии башлый. Аның концертта биегәнен күреп, татарча начар сөйләшүенә карамастан, Минзәлә театрына эшкә алалар. Вакытлыча дип урнашкан җиреннән, анда җиде ел гомере сизелми дә үтеп китә. Бервакыт Әлмәт театрында оперетта оештырасыларын белеп алгач, Рәшидә Үтәева да шунда юл тота. Анда үзенең мәхәббәте Фатих Үтәевне очратып, кияүгә чыга. (75 яшендә ул ирен соңгы юлга озата.) Аннары бергәләп, Бөгелмә театрында хезмәт куялар. Кайсы гына театрда эшләсә дә, режиссерлар аңа баш рольләрне генә бирәләр.
Казанга кайткач, артист курчак театрына урнаша. 36 ел буе яраткан театрыннан аерылмый. Ватан сугышы ветераны буларак, күп кенә юбилей медальләренә, «Мәдәният өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен» билгесенә лаек була.
Татарстанның атказанган артисты Рәшидә Үтәева бүген дә бәйрәмнәрдә, кичәләрдә көтеп алынган кунак. Аңа һич кенә 90 яшь бирмәссең. Озын толымнары бераз кыскарса да, аларга бәс кунмаган әле. Энҗедәй тешләре дә үзенеке. Сәламәтлеген кайгыртып яши.
Кеше белән аралашу, хәлләр белешү Рәшидә апаның канына сеңгән. Репрессияләнгән дусларын да һәрвакыт барлап тора. Аларның елдан-ел сирәгәя баруына борчыла. 1938 елда атып үтерелгән әтисен искә алу өчен, Архангельск зиратындагы истәлек-такта янына еш барырга тырыша. Мәктәпләргә очрашуларга да бик теләп йөри. Балаларга ул елларның афәте, үзенең фаҗигале язмышы турында сөйли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар