16+

Сынауларны җиңгән сөю…

Айнур Галимовны күпләр «Шәһри Казан» битләрендә дөнья күргән язмалары аша белә. Япь-яшь егетнең инвалидлар арбасына утырырга мәҗбүр булуы, Айнурның гомерен саклап калу өчен хәйрия акцияләре уздырылганны да хәтерлидер әле укучыларыбыз. Коллегабыз турында күптән язганыбыз юк иде, шуңа да күпләр, кыйммәтле операциянең ярдәме тидеме икән, Айнур хәзер кайда, кебек сораулар белән...

Сынауларны җиңгән сөю…

Айнур Галимовны күпләр «Шәһри Казан» битләрендә дөнья күргән язмалары аша белә. Япь-яшь егетнең инвалидлар арбасына утырырга мәҗбүр булуы, Айнурның гомерен саклап калу өчен хәйрия акцияләре уздырылганны да хәтерлидер әле укучыларыбыз. Коллегабыз турында күптән язганыбыз юк иде, шуңа да күпләр, кыйммәтле операциянең ярдәме тидеме икән, Айнур хәзер кайда, кебек сораулар белән...

Айнур - 1988 елгы, Арча районының Казанбаш авылыннан. Аның КДУның татар журналистикасы бүлегендә укып йөргәнен яхшы хәтерлим. Иҗат практикасын «Шәһри Казан» газетасында узган чагында ук саллы, мәгънәле, анализлы язмалары белән шатландыра иде ул безне. Айнурның авыруы кинәт башланды. «Аркамда шеш барлыкка килде. Артык зур игьтибар бирмәдем, чөнки элек бернинди сызлау юк иде, борчымады да. Аннан, студентның табибларга йөрергә акчасы да санаулы гына бит. Шул сәбәпләр тоткарлап торды, күрәсең. Операция ясатканчы, ел ярым чамасы шулай йөрдем. 2009 елда хастаханәгә яткач, узган ел ясаткан рентген нәтиҗәләрен табып алдылар. Баксаң, ул чакта ук шешем барлыгы күренгән, әмма ул вакыттагы табибларның һәм үземнең дә битарафлыгым аркасында, игьтибар ителми калган, күрәсең», - дип искә ала Айнур.
Егеткә Казанда операция ясыйлар, әмма табибның тәҗрибәсезлегеме, сызланасы тән булганмы - барысы да киресенчә килеп чыга. Айнур, савыгасы урынга, инвалидлар арбасына утыра. 21 яшьлек егеттә хондросаркома, ягъни сөяк яман шеше табалар. Ул умыртка баганасы эченә урнашып, арка миен кысып тора, шуның аркасында, аның аяклары хәрәкәтләнми. Ләкин Айнур бирешә торганнардан түгел. Түзеп булмаслык авыртуларга теш кысып түзү, әти-әнисенең, әбисенең бертуктамый Ходайга ялварулары, Айнурның бар көченә тырышып физик күнегүләр ясарга омтылуы, авыруы турында мәгълүмат җыеп, соңгы өметкә ышануы... Болар барысы да бүген артта калды. Татарстан һәм Мәскәү табиблары, арка миенә кагылып хәлен тагын да авырайтырбыз, дип куркып, операциягә алынудан баш тартсалар да, Айнурга чит илдә ярдәм тәкъдим итәләр. Ләкин операция бик кыйммәтле, тулысынча дәвалану хәтта 8 миллион сумнарга да төшәргә мөмкин. Ләкин Айнурны туганнары, танышлары, якыннары ташламый. Алай гына да түгел, бер белмәгән кешеләр, аның язмышына битараф булмаганнар барысы да егеткә ярдәм итәргә ашыга. 50 сумнан 50 меңгә кадәр акча күчерүчеләр дә була Айнурның исәп-хисап счетына. Ниһаять, кирәкле сумма җыелып беткәч, Айнур тәвәккәлли.
- Соңгы операция Германиядә булды. Ул чакта терелүгә ышаныч бик зурдан иде, операция аякка бастырыр, дип өметләнгән идем. Хәзер күпләр минем һаман да арбада утыруымны белгәч, операциянең ярдәме тимәгән, дип тә уйлыйлардыр. Германиягә килеп, тикшеренү узгач, барысы да күпкә мөшкелрәк булуы ачыкланды. Умыртка баганасындагы шеш кабыргаларга да күчкән, үпкәләргә һәм йөрәккә «һөҗүм» итәргә әзерләнгән. Ярый вакытында килеп өлгердек. Кыскасы, әҗәл бик якын йөргән янымда. Катлаулылар рәтенә кергән операция 8 сәгать дәвам итте, берничә умыртка сөяген титан пластинага алыштырдылар, ике кабырганы алып аттылар, көчле наркоз аркасында, 4 көн аңыма килә алмадым.
- Хәзер хәлең ничек соң?
Иң мөһиме - яман шешне жиңдек, инде аякка басарга тырышсак та була. Умыртка баганасына гел операцияләр ясау нәтиҗәсендә, нервлар киселеп беткән, аларны тергезү өчен, озак вакыт кирәк булачак. Физкультура белән туктаусыз шөгыльләнәм. Рак күзәнәкләре калмадымы икән, дип, өч ай саен томография сурәтләрен Германиягә җибәреп торам. Германиягә барырга акча җыярга ярдәм иткән кешеләргә тагын бер кат зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Кирәкле сумма тиз арада җыелмаса, мин хәзер бәлки булмас та идем. Мөмкинлекләрем чикләнгән булса да, сулыйм, эшлим, яшим! Һәм яшәвем өчен мин авыр чагымда ярдәм кулы сузган эчкерсез кешеләргә бурычлы.
- Айнур, Лилия белән танышуыгыз ничек булды?
- Танышуыбыз тәкъдир кушуы булгандыр, дип уйлыйм. Ныклы мөнәсәбәтләр очраклы рәвештә танышулардан башлана да, миңа калса. Лилия 8 ел элек бер телефон номерын ялгыш җыеп, дустыма эләккән. Дустымның телефонында акчасы беткән булып, ул аңа минем телефоннан смс хәбәрләр яза башлады. Мин ул чакта авылда идем. Казанга килгәч, Лилиягә үзем шалтыраттым да очрашу турында килештек. Бүгенгедәй хәтерлим: 15 февраль - чәршәмбе көн иде ул. Безнең төркемнең иҗат көне иде, мин «Шәһри Казан»га практика үтәргә бармыйча, Лилия белән очрашуга киттем, шул көннән бирле без бергә. Ул вакытта Лилиягә 15 яшь тулган гына иде, миңа - 17.
- Авырый башлагач та Лилия сине ташламады. Казан урамнарында реклама тактасына игъланнар куйдырту, фатирларга махсус белдерүләр, матбугатта хәбәрләр урнаштыру дисеңме - барысында да Лилия башлап йөрде. Аның батырлыгына сокланырлык...
- Әйе, Лилия гел янымда булды. Операциядән соң, арбага утырачагым билгеле булгач та, ул мине ташламады. Инвалидлыгымнан гарьләнеп, Лилияне куган чакларым да, тормышыңны бозасым килми, дип әйткәнем дә булды. Шуңа да карамастан, ул минем белән калды. Кайсы япь-яшь кызның (ул вакытта Лилиягә 19 яшь иде) гомерен инвалид белән бәйлисе, кайсы әти-әнинең кызларын инвалидка кияүгә бирәсе килсен?! Лилиянең минем белән бергә калырга карар итүе, аның әти-әнисе Тәлгат абый белән Минзилә апаның мине үз уллары кебек гаиләләренә кабул итүләре өчен гомерем буе рәхмәтле булачакмын. Лилия белән мөнәсәбәтләребез яшьлек җүләрлеге мизгелләрен дә кичерде, вакыт һәм ара тикшерүен дә узды, язмыш сынавына да сынмады. Тормышның барлык сикәлтәләрен дә үтеп, никахка кадәр килеп җиткәч, хәзер Алла каршында бергә булырга сүз куешкач, безнең мөнәсәбәтләргә инде бернинди дә авырлыклар киртә була алмый, дип уйлыйм.
Яшьләр никах туйларын нәкъ менә сигез ел узгач, танышкан көннәрендә - 15 февральдә уздырганнар. «8 саны чиксезлек билгесен хәтерләтә, бу көнне кавышуыбыз безнең гомерлеккә бергә булуыбызны аңлата», - ди Лилия.
- Алга таба нинди хыяллар белән янып яшисең, Айнур?
- Киләчәккә планнарга килгәндә, мөнәсәбәтләребезне дәүләт каршында да рәсмиләштерергә кирәк, дип уйлыйбыз, шуңа күрә, җәйләргә туй үткәрергә дип исәпләп торабыз, Алла кушса. Авыруым белән, укуымны тәмамларга да җаем булмады. Хәзер менә, 4 ел академия ялында булганнан соң, быел укуыма кайттым. Имтиханнарны биреп, диплом язасы калды. Язларга бәлки нурланыш ясатырга тагын Германиягә барырга кирәк булыр. Быел минем өчен бик тыгыз ел булырга охшаган, бөтен ниятләрне чынга ашырыр өчен Алла ярдәменнән ташламасын иде.
Амин, Айнур, теләк һәм хыялларың тормышка ашсын, Ходай сезне якласын, сакласын. Күпләргә үрнәк, нинди авыр чакларда да мәхәббәтләрен саклап кала алган, язмыш сынауларын җиңеп чыгып, гел яктылыкка омтылган, тормышны яраткан яшьләргә бәхет телик! Никах туегез котлы булсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading