16+

Татарстанның 51 ел элек берьюлы 4 «Комсомол туе» гөрләгән авылына СӘЯХӘТ (ЭКСКЛЮЗИВ)

1965 елның 18 декабрендә Минзәлә районының Бикбул авы­лында булган комсомол туе турында ул көннәрдә ишетмәгән кеше калмагандыр.

Татарстанның 51 ел элек берьюлы 4 «Комсомол туе» гөрләгән авылына СӘЯХӘТ (ЭКСКЛЮЗИВ)

1965 елның 18 декабрендә Минзәлә районының Бикбул авы­лында булган комсомол туе турында ул көннәрдә ишетмәгән кеше калмагандыр.

Бөтен авыл гөж килгән ул вакытта. Бер көндә дүрт пар бер табын артында туй үткәргән. Дүрт пар да тумышлары белән шул авылдан, бер колхозда эшләгәннәр. «Безнеке кебек туй беркемдә дә булмагандыр, туебыз­да хәтта Шәймиев тә бар иде», - дип искә ала әлеге парлар 51 ел элек булган туй мәҗлесләрен.

Гөлнәзирә белән Мирхәт Бәхтиевләр, Хәят белән Касыйм Басыйровлар, Кән­җимә белән Зөфәр Ну­риевлар, Мөнҗия белән Фәүзетдин Нуриевлар туй көн­нәрен махсус алдан сөйләшеп билгеләмәгән дә булган. Очраклы гына туры килде ул, ди алар. Моны белеп алгач, колхоз җитәкчелеге дүрт туйны бер зур мәҗлес итеп оештырырга була.



- Туебыз клубта узды. Моңа ка­дәр андый хәлнең булганы да юк иде. Барыбыз да туй күлмәкләреннән идек. Башка кияргә туй фаталарын Минзәләдән алып килделәр. Фата да түгел, калфаклар иде ул. Һәр пар кунак итеп алтмышар кеше чакырды. Районнан дәрәҗәле кунаклар да бар иде. КПСС район комитеты секретаре Гөлсабира Хәкимова, ул вакытта «Сельхозтехника» берләшмәсе җитәкчесе булган Минтимер Шәймиев тә килде. Район кунаклары безгә үзләренең теләкләрен җиткереп, чәй сервизы бүләк итте, - дип, Гөлнәзирә апа әле дә кадерләп саклаган дүрт чынаягын алып күрсәтә.



Кәнҗимә апаның хәтерендә колхоз исеменнән ике тукмаклы күкеле сәгать бүләк итүләре истә калган. Ул бүләккә без бик сөенгән идек, ди ул.
Табын әзерләүне колхоз үз өс­тенә ала. Яшьләргә үзләре белән ипи һәм эчемлекләр алып килергә кушалар.



- Ни җитте генә туй булмады ул, хәзерге кебек, официантларга хәтле булды. Без әзергә бәзер булып утырдык дип әйтергә дә була, - дип сөйли Кәнҗимә апа.



Алай гына да түгел, әлеге комсомол туен кино итеп төшереп телевизордан да күрсәткәннәр.

- Өч көн буена фотога төшереп аптыратып бетерделәр. Җигүле атларга утырып, баяннар уйнап, авыл урамнары буйлап узабыз. Икенче көнгә дә шул ук хәл кабатлана. Читтән, Казаннан килүчеләр булгандыр инде ул, безне фотога төшереп җәфалап бетерделәр. Ул фотолар клубта да бик озак эленеп тордылар. Мондый туй безгә кадәр дә, бездән соң да булмады, - ди Хәят апа.



Кәнҗимә апаның фотоальбомында яшьләргә бүләк итеп бирелгән открытка да саклана. Аның урта битенә: «Уртак мәхәббәткә корылган семья тормышы зур бә­хет бирә ала. Н.Крупская», - дип язылган.

- Шөкер, мәхәббәтләребезгә тугры калдык, матур итеп яшәргә тырыштык, әле бүген дә яңа гына өйләнешкән парлар кебек яшибез, - дип елмая әлеге парлар.

Туйга Минтимер Шәймиевның бүләге

Кызганыч, Хәят апаның ире Касыйм абый, Мөнҗия апа белән Фәүзетдин абый Нуриевлар - бүген гүр ияләре.

Гомерләре буе колхозда эшләп, бүген инде лаеклы ялда булган, матур гомер кичереп, балалар үс­тергән бу парлар бүген онык­ларына сөенеп туя алмый. Кайберләренең оныклары да башлы-күзле булган инде.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading