16+

Тормыш язган хикәя «Әни җылысы»

Әнисе төнлә белән килеп керде, Гөлия инде юынып, йокларга ятарга җыена иде.

Тормыш язган хикәя «Әни җылысы»

Әнисе төнлә белән килеп керде, Гөлия инде юынып, йокларга ятарга җыена иде.

Әнисе ашханә бүлмәсенә үтте дә өстәл янындагы урындыкка утырды, чәйдән баш тартты, иреннәрен чәйнәп, үз алдына нидер сөйләнеп утыра бирде.
- Әни, нәрсәдер булдымы әллә?
- Юк, әбизәтелне нидер булырга тиешме?
- Белмим, бик соң килдең бит.

- Кызым янына кунакка килә алмыйммыни, - дип җавап кайтарды дорфа гына ана кеше. Гөлия аның шул рәвешле сөйләшүенә күнеккән иде инде. Гәрчә, күңел кыллары меңгә өзелсә дә. - Син болай да бездән көннән-көн ераклаша барасың, хәтта безнең белән санлашмыйсың да. Безгә бернинди файдаң тигәне юк. Әнә ничек яшисең, елына ике тапкыр ял итәргә йөрисең, акчаңны кая түгәргә белмисең.
- Беләсең килсә, ул акчаны айлар буе берничә эштә эшләп җыям, әни! - Гөлия бу әңгәмәнең азагы яхшы тәмамланмаячагын сизеп, сүзне башка якка бору ягын карады. Ә әнисе кызганнан-кызды гына.

- Акча җыя имеш, фатирыбызга күптән ремонт ясаган юк, булышырга уйламыйсың да. Әнә сеңлең акчасыз бәргәләнә. Балаң да, ирең дә юк, сеңлеңә ярдәм итәр идең бераз.
- Ягьни, мин берничә эштә эшләп тапкан акчамны аларга  бирергә тиешме? Гомерем буе сеңлемне, аның ире һәм балаларын сөйримме? 
- Ә без әтиең белән аларга ярдәм итәргә тиешме?
- Әни, аның ире бар. Ике кулы, ике аягы, үзе исән-сау. Бераз акыллырак булса, сездән теләнеп йөрмәсләр, ә акчалы эш табарга тырышырлар иде. Мин хатын-кыз башым белән аларның гаиләсен туендырырга тиешме?

- Без гаилә, - дип әнисе уч төбе белән өстәлгә сугып алды. - Бер-беребезгә булышырга тиеш. Фатирың өч бүлмәле, ә сеңлең бер бүлмәледә яши. Машинаң да чит илнеке. Хәтта сеңлеңнең ире дә андыйны ала алмый. 
- Фатир һәм машина алыр өчен мин көне-төне эшләдем. Әле дә шулай. Ә сеңлемнең гаиләсен мин туендырырга тиеш түгелмен. Ире бераз уйланса, бишәүләп бер бүлмәдә ятмаслар иде. Машинасы бар, акча кирәк булса, кичләрен таксига чыга ала. Ә ул бер тәүлек эшли дә, өч көн арыдым дип өйдә ята. Кеше өчәр эштә эшли. Дөньясы шундый аның хәзер, ялкауланып ятар вакыт түгел. Арыдым, әни, иртәгә иртән иртүк эшкә чабасы. Бер генә түгел, ә ике эшкә. Йокым килә, - диде Гөлия мәгьнәсез бәхәстән туеп. Шәфкать туташы булган кыз бер сменасын дәүләт хастаханәсендә, икенчесен шәхси клиникада эшләп үткәрә иде. 

Әнисе пыр тузып урыныннан торды. 
— Син мине куасыңмы әллә?
- Юк, миндә куна аласың.
- Димәк, сеңлеңә ярдәм итүдән баш тартасың?
- Нәкь шулай.

- Вөҗдансыз.
- Әйе, сиңа охшаганмын.
- Мәңге монда аягымны да басмаячакмын!
— Аллага шөкер.
- Син...син...

—Сезгә бүтән килмимме? Минем сезгә болай да барганым юк, соңгы тапкыр ирең мине куып чыгарды, исеңә төшерәле. Урында яткан әтиемнең әнисен, әбиемне берүзем карадым. Аны соңгы юлга озатканда да Аллага шөкер күршеләр ярдәм итте. Шул вакытта янымда сез бар идегезме? Хәтта килеп элекке каенанаңның хәлен дә белмәдең. Аның миннән башка беркеме дә юк иде. Бәлки оныткансыңдыр. Алты яшемдә хәзерге ирең кушуы буенча мине әбиемә китереп аттыгыз. Чөнки мин синең яңа гаиләңдә артык кашык идем. Көн дә минем аркада иреңнең тавыш чыгарулары, юк-бар өчен, хәтта ватылган уенчык өчен дә миңа кул күтәрүләр. Барысы да менә монда, әни. Күңелем түрендә саклана. Ә синең үз әниең оныгы барлыгы турында күп еллар дәвамында исенә дә төшермәде. Хәзер исә авылга кайтарырга кирәк булса, беркатлы Гөлия исләренә төшә. Ә икенче әбием иң якын кешем булды. Син элек кайда идең? Хәлемне белгәнең булдымы? Әйе, мәктәптәге җыелышларга йөри идең. Ә мин тырышып-тырышып, яхшы билгеләргә укыдым. Янәсе, син горурланырсың да, мине үзең белән алып китәрсең дип уйладым. Әмма туган көнем белән котларга да оныта идең бит. Гарьләнүләрем, елап үткәргән төннәрем күп булды. Миңа утыз яшь, әмма гаилә корудан куркам, ни өчен икәнен беләсеңме? Синең кебек булудан куркам. Мин сине әле дә яратам, чөнки син минем әнием, һәр кешегә дә әнисе кирәк. Нинди булуына карамастан. Шуңа күрә мин әле дә синең белән аралашам, аңлыйсыңмы? Ә син килгән саен тавыш куптарасың, мине гаепләп китәсең. Мин синең әниеңне яратмыйм, ул миңа беркем дә түгел, мин синең иреңне һәм кызыңны да яратмыйм, гафу ит, минем өчен алар чит кеше. Исеңә төшер, мин кызың белән дуслашырга тырыштым, әмма ул эгоист. Ул кыйммәтле бүләкләр бирермен, чит илгә алып китәрмен дип уйлады. Ә моның булмаячагын аңлагач, ул мине үз тормышыннан сызып ташлады. Аның бер тапкыр гына булса гына да мине туган көнем белән котлаганы булдымы? Юк. Мин синең белән аралашудан баш тартмыйм. Әмма миннән башканы көтмә. 

Гөлиянең әнисе тавыш-тынсыз гына чыгып китте, кыз аның артыннан ишекне ябарга чыкты. Шулчакны әнисе янәдән әйләнеп керде. Гөлиянең күңеленә җылы йөгерде.
— Мин аңламадым, - диде әнисе, - Шулай да син безгә ремонтка акча бирәсеңме?
- Бар чыгып кит, - дип пышылдады Гөлия. - Кит, ишетәсеңме?..

Әнисе горур атлап, артына борылып та карамыйча чыгып китте.

Язмага реакция белдерегез

12

0

11

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    4

    0

    Вот оятсыз ана

    • аватар Без имени

      2

      0

      Бывают же такие мамы, которые и вовсе не мамы.

      Мөһим

      loading